Киров (Киров өлкәсе)

(Vätka битеннән юнәлтелде)

Киров (искергән тат. Колын, рус. Киров) — Россия шәһәре, Киров өлкәсенең административ үзәге.

Киров
рус. Киров
Байрак[d]
Сурәт
Рәсми исем Киров
... хөрмәтенә аталган Сергей Киров
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Киров өлкәсе, Муниципальное образование «Город Киров»[d][1], Киров крае, Вятский район[d], Нократ өязе[d], Нократ губернасы, Вәтке правинсәсе, Кировский район[d] һәм Нократ җөмһүрияте
Административ-территориаль берәмлек Муниципальное образование «Город Киров»[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Хөкүмәт башлыгы Валерий Николаевич Владыкин[d][2] һәм Ковалёва, Елена Васильевна[d]
Халык саны 471 754 (1 гыйнвар 2023)
Административ бүленеше Кировның Ленин районы, Кировның Октябрь районы, Кировның Беренче Май районы һәм Кировның Нововятск районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 150 метр
Кардәш шәһәр Чедлсе
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 169,73 км²
Почта индексы 610000–610050
Кышкы күренеше
Беренче язма телгә алу 1374
Җирле телефон коды 8332
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Карта
 Киров Викиҗыентыкта

Халык саны — 473 668 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 498 340 кеше.[3]

Киров өлкәсенең тарихи, мәдәни, сәнәгый һәм фәнни үзәге.

2021 елның 21 маеннанХезмәт даны шәһәре.[4]

География

үзгәртү

Шәһәр Нократ елгасы өстендә, Мәскәүдән 940 километрга төньяк-көнчыгышрак урнаша. Горький тимер юлының Киров һәм Киров-Котласский станцияләре.

Шәһәр аша Р159 (Киров — Түбән Новгород), Р166 (Киров — СлободскойБелая Холуница), Р167 (Киров — Цапели — Стрижи), Р168 (Киров — Советск), Р169 (Киров — МалмыжНократ Аланы), Р176 «Нократ» (ЧабаксарЙошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.

Победилово аэропорты.

Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[5]
Петрозаводск ~ 1420 км
Архангельск ~ 1212 км
Сыктывкар ~ 424 км
Березники ~ 846 км
Глазов ~ 396 км
Вологда ~ 802 км
Ярославль ~ 690 км
 
Роза ветров
Кирово-Чепецк~ 36 км
Пермь ~ 471 км
Түбән Новгород ~ 563 км Советск ~ 129 км
Казан ~ 409 км
Ижау ~ 393 км
Файл:Map of Russia — Moscow time zone.svg

Киров халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

үзгәртү

Климат — уртача континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −15,0 °C), иң җылысы — июль (уртача 18,9 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,5 м/с, һава дымлылыгы — 76%.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1892 елда тәшкил ителгән — 36,9 °C, иң түбән 1921 елда — −41,9 °C.

Киров климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,8 4,4 13,9 27,3 34,2 36,9 36,6 35,9 30,1 22,6 11,0 7,0 36,9
Уртача максимум, °C −8,7 −7,4 0,4 8,8 16,9 22,0 24,2 20,6 14,0 5,9 −2,6 −7,1 7,2
Уртача температура, °C −11,9 −10,9 −4 4,0 11,2 16,5 18,9 15,6 9,7 3,0 −4,9 −9,9 3,1
Уртача минимум, °C −15 −14 −7,6 −0,1 6,3 11,8 14,1 11,6 6,4 0,6 −7,2 −12,8 −0,5
Абсолют минимум, °C −41,9 −40,5 −33,8 −21,2 −10,5 −2,4 2,7 0,0 −8,3 −23,2 −39,8 −45,2 −45,2
Явым-төшем нормасы, мм 49 33 37 34 54 78 77 77 61 64 57 55 676
Чыганак: Погода и климат 1981-2010 гг.


Исем чыганагы

үзгәртү

Шәһәр совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Сергей Киров хөрмәнә аталган.

 

«Повесть о стране Вятской» елъязмасы буенча, Вятка шәһәре 1181 елда нигезләнә.[6]

XIV—XV гасырларда — Вятка җире үзәге. 1489 елда Мәскәү дәүләте составына кертелә.

1457 елда Вяткада кремль төзелә, шул вакыттан ул Хлынов исемен йөртә, әмма «Вятка» исеме юкка чыкмый — ул шәһәрнең рәсми булмаган исеме буларак кала.

1710 елда Себер губернасы составында кертелә, 1727—1780 елларда — Казан губернасы составында.

1780 елда шәһәргә Вятка исеме кире кайтарыла, Вятка Вятка калгайлыгы үзәге була.

Вятка сәяси сөрген урыны буларак таныш, монда сөргендә А. Һерцен, М. Салтыков-Щедрин, Ф. Дзержинский, Н. Бауман булганнар.

1856 елда Вяткада 21 чиркәү, 1036 йорт һәм 219 лавка (кибет) булган.

1898 елда Вяткага беренче пуез килә.

1915 елда Вятка шәһәрендә керәшеннәр, арлар, чирмешләр өчен милли телдәге беренче газеталар дөнья күрә.

Совет чоры

үзгәртү

1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, Вятка шәһәре Түбән Новгород крае составына кертелә.

1934 елда шәһәрдә иҗтимагый транспорт хәрәкәте ачыла.

1934 елның 5 декабрьдә БҮБК карары нигезендә Вятка шәһәренә Киров исемен бирелү турында карарын кабул итә.

1934 елдан Киров крае, 1936 елданКиров өлкәсе үзәге.

1940 елда Киров шәһәренең башкарма комитеты трамвай юллар челтәре төзү турында карарын кабул итте. Беренче линиянең ачылышы 1941 елның 1 ноябредә планлаштырылган, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану аркасында төзелеш туктатыла.

1943 елда шәһәрдә троллейбус хәрәкәте ачыла.

1959 елда шәһәр составына Коминтерновский шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.

1966 елда Киров Хезмәт Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

1989 елда Нововятск шәһәре Киров составына Кировның Нововятск районы буларак кертелә.

1811[7] 1840[8] 1856[7] 1897[9] 1913[7] 1926[7] 1931[7] 1939[7] 1959[10] 1970[11] 1979[12] 1989[13] 2002[14] 2010[3]
~4 200 10 951 ~15 500 25 008 ~46 400 ~61 200 ~73 500 ~142 000 252 416 332 503 389 533 440 240 457 578 473 668

Милли состав (2010): руслар — 96,7%, татарлар — 0,8%, украиннар — 0,6%.[15]

Православие
Ислам
 
Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте урнашкан Киров җәмигъ мәчете

Административ бүленеше

үзгәртү

  Киров 4 районына бүленә:

  •      Октябрь районы
  •      Ленин районы
  •      Беренче Май район
  •      Нововятск районы


Икътисад

үзгәртү

Эре ширкәтләр: «ЛЕПСЕ» электро—машиналар төзү заводы, Авитек заводы, «Сельмаш» заводы, «Маяк» заводы, шиналар заводы, иткомбинаты, сөт комбинаты, һ. б.

Югары уку йортлары

үзгәртү
  • Вятка дәүләт университеты
  • Вятка дәүләт һуманитар университеты
  • Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе
  • Киров дәүләт медицина академиясе

Шәхесләр

үзгәртү

Кардәш шәһәрләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. http://duma.mo-kirov.ru/glava/
  3. 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-12 
  4. Указ Президента Российской Федерации от 20.05.2021 № 304 «О присвоении почетного звания Российской Федерации „Город трудовой доблести“».
  5. Яндекс.Карты. Яндекс.Карты. 2011-09-22 тикшерелгән.
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-07-22, retrieved 2012-12-12 
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 http://www.mojgorod.ru/kirovsk_obl/kirov/index.html
  8. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=311
  10. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-10-17, retrieved 2012-12-12 
  16. Городские подробности — В Киров приехал президент польского города Седльце, archived from the original on 2014-07-09, retrieved 2013-03-15 

Тышкы сылтамалар

үзгәртү