Азат Гаеткулов

(Azat Ğäyetqulov битеннән юнәлтелде)

Азат Гаеткулов, Азат Миңлегали улы Гаеткулов (баш. Азат Миңлеғәле улы Айытҡолов, 1956 елның 27 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Матрай районы, Юлдыбай) – курайчы артист. Россия Федерациясенең атказанган артисты (1998). Г.Сәләм (1990), С. Юлаев (2000) премияләре лауреаты. БР курайчылар берлеге рәисе (2007-2010).

Азат Гаеткулов
рус. Азат Аиткулов
баш. Азат Айытҡолов
Туган телдә исем Азат Миңлегали улы Гаеткулов
Туган 27 гыйнвар 1956(1956-01-27) (68 яшь)
Җылаер районы Юлдыбай авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре курайчы артист
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
Россиянең атказанган артисты — 1998

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 27 гыйнваренда БАССР Матрай (хәзерге Җылаер) районы Юлдыбай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, сәнгать укуханәсен (1977, Г. Сөләйманов сыйныфы), дәүләт университетын (1994) тәмамлаган. Уфада сәнгать укуханәсендә укыта (1975-1978). 1978 елдан эстрада артисты (Росконцерт). Уфа филармониясендә әдәби-музыкаль лекторий солисты (1994 елдан).

Иҗаты үзгәртү

Курайда виртуоз уйнау остасы, әлеге уен коралында классик уйнау традицияләрен дәвам иттерүче. Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. Халык уен коралларында уйнаучыларның III бөтенроссия конкурсында (Тула, 1986) дипломга ия була. Финляндия, Әфганстан, Перу, АКШ, Канада, Испания, Австралия, Яңа Зеландия, Сингапур, Һолландия, Алмания, Төркиядә гастрольләрдә була.

  • РСФСР халык артисты Флюра Килдиярова, БАССР атказанган артисты В. Хызыров белән чыгыш ясый.[1]

Ансамбль җитәкчесе үзгәртү

Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Җылаер, Кырмыскалы, Миякә, Чишмә районнарында, Курган, Пермь өлкәләрендә, Мәскәүдә курайчылар ансамбльләре оештыра.

Репертуар үзгәртү

Озын көйләр үзгәртү

«Ашкадар», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Тәфтиләү», «Таштугай», «Уел», «Урал», «Чыңрау торна», «Җәяүле Мәхмүт», «Зарифа», «Мөгълифә», «Чук шомырт», «Перовский», «Порт Артур».

Шәкертләре үзгәртү

  • Р. Р. Карабулатов
  • Н. М. Каикбердин
  • Р. Х. Нәдергулов һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны Фәния Кырмыскалы районы Мөхсин авылыннан. 1982 елда Уфада туган улы Азат Украинадагы сугышта 2022 елның ноябрендә һәлак булган, өч баласы калган [3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү