Венера Шакирова

(Әфият Шакирова битеннән юнәлтелде)

Венера Шакирова, Венера (мулла кушкан исеме Әфият[1]) Мансур кызы Шакирова (ире фамилиясе буенча Петрова, 1960 елның 11 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1983 елдан). Татарстанның халык артисты (2016).

Венера Шакирова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Венера Мансур кызы Шакирова

Туу датасы:

11 октябрь 1960(1960-10-11) (63 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1983 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Фидакарь хезмәт өчен» медалеТР атказанган артисты — 2003Татарстанның халык артисты — 2016

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 11 октябрендә Казанда туган. Әтисе Мансур — Казанныккы, әнисе Арча районы Мөрәле авылында туып-үскән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә (Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин сыйныфы) укырга керә. Сабакташлары — Рафил Сәгъдуллин, Лениза Заманова , Фәрит Бикчәнтәев, Гафур Каюмов, Данил Салихов, Роберт Мортазин. 1983 елда театр укуханәсен тәмамлагач, Камал театры труппасына кабул ителә. Камал театрында беренче башкарган роле — Марсель Сәлимҗанов куйган «Зифа» спектаклендәге (Нәкый Исәнбәт әсәре) Эсмеральда роле[2]. 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Аны тәмамлап, Казан театр укуханәсендә студентлар укыта.

Иҗаты үзгәртү

Төрле холыктагы образлар иҗат итә, бигрәк тә характерлы образларны уңышлы башкара. Җырлый (тавышы — колоратур сопрано).

Уйнаган рольләре үзгәртү


«Киномәүлид» проектында катнаша (төп авторы — «Иман нуры» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров), кинода уйный («Пустота», 2018, режиссёр Павел Москвин)[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Ире Рәниф Андрей улы Петров (2016 елда вафат)[6], Камал театры директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

кызы Алия Рәниф кызы, юрист белеме алган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әфият — гарәп. сәламәтлеге яхшы, яшәү көче нык, бәхетле, сәгадәтле
  2. Лилия Гәрәева. Венера Шакирова: «Мин мәхәббәт корбаны !» 2019 елның 3 ноябрь көнендә архивланган. «Сөембикә», 2016 ел, декабрь
  3. Венера Шакирова. Известные люди нашего города. Сайт столицы РТ
  4. Пустота. afisha.ru
  5. Венера Шакирова «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Камал театры сайты, 26.03.2021
  6. Венера Шакированың ире Рәниф Петров вафат. matbugat.ru, 08.04.2016

Әдәбият үзгәртү

  1. Ильтани Илялова. Шакирова Венера Мансуровна. Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. К.: ТКН, 2005.
  2. Нәзилә Хуҗина. Әфият Шакирова: «Исемемне алыштыргач, икенче тормыш белән яши башладым». «Акчарлак», 2019 ел, 31 октябрь, 2-3нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү