Ярдәм:Башлаучыларга ярдәм
(Ярдәм:Başlawçılarğa yärdäm битеннән юнәлтелде)
|
Татар Википедиясе эшчәнлегендә индивидуаль һәм оештырылган уку-укыту процессы чикләрендә катнашудан күп төрле файда табып була.
Бу биттә Википедия белән таныша башлаучылар өчен төп мәгълүматлар җыентыгы күрсәтелгән.
Тат.Википедия җәмгыяте тормышы үзәкләре, элемтәгә керү
үзгәртү- Җәмгыять үзәге • Хәзерге вакыйгалар • Соңгы үзгәртүләр • Яңа битләр
- Telegram'да
- Татарча Википедияне үз итүдә @ttwpHELP ярдәм күрсәтү
- Татарча Википедиядә узучы бәйгеләр буенча @wikiyaz
- Бүлекнең волонтёр-идарәчеләренә сораулар @wikitatar
- Татарча язучы викимедиачылар берләшмәсе @wugtat
Википедия тәртипләре белән танышу
үзгәртү- Максатыбыз, идеалларыбыз, үсеш планыбыз һәм Википедия нәрсә түгел турындагы мәгълүмат.
- Википедия җәмгыятендәге тәртипләрнең асылы — 5 кагыйдә. Шул бит аркылы бар гәмәлдәге мөгамәлә тәртипләребез белән дә таныша аласыз.
- Проектның хокуки нигезе — аның Куллану шартлары (ингл. Terms of use, рус. Условия использования, төр. Kullanım koşulları, гарәп. شروط الاستخدام, кыт. 使用条款). Бу тәртипләрне саклау барыбыз өчен мәҗбүри булса да, төп җаваплылык (аеруча авторлык, шәхсият һәм башка хокукларны бозулар очрагында) түбәндәге иерархия буенча билгеләнә:
- идарәчеләр (ТатВикида актив катнашучылар арасыннан сайланган волонтёрлар)
- бюрократлар (ТатВики актив катнашучыларыннан сайланган волонтёрлар)
- стюартлар (МетаВикида сайланган волонтёрлар)
- Викимедиа фонды җаваплы хезмәткәрләре
- Викимедиа фондының теркәлү урынындагы ( Сан-Франциско шәһәре, Калифорния штаты, АКШ) юстиция системасы механизмнары — җирле мәхкәмә һәм башкарма хәкимиятләре
- Татар телендә Википедия мәкаләләренә үзгәртүләр кертү белән бәйле техник мәсьәләләр турындагы мәгълүматны Википедия:Ярдәм төркеменә керүче битләрдә табып була.
- Үзегез хәл итә алмаган берәр мәсьәләгә каршы килсәгез, берәр актив википедиячесенә аның шәхси бәхәс битендә мөрәҗәгать итә аласыз — аеруча үзен «Ярдәм күрсәтергә әзер» дип билгеләгәннәрне.
- Татар Википедиясенең бар җәмгыять игътибарын җәлеп итергә телисез икән, мәсьәләгезне бәхәслегебездә яңа тема буларак күтәрегез.
- Бездә гамәлләр гадәттә консенсус нигезендә кылына. Аерым кулланучыларыбыз хисләренә бирелеп, тәртипләребезне боза башласа, бу мәсьәлә ахыр чиктә Идарәчеләр ярдәме белән хәл ителә.
Беренче адымнар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: en:Help: Wikipedia: The Missing Manual һәм ВП:Викимәктәп.
- Википедияне нәрсә кылсагыз да төзәтелмәслек бозып булмый. Тик яңа мөхәррирләрнең Википедиягә үзгәртүләр кертү белән таныша башлаулары өчен иң дөрес урыны — Википедия:Өйрәнү урыны.
- Иң гади, җиңел һәм һәрвакыт кабул ителә торган үзгәртү буларак булган мәкаләләрдәге грамматик, орфографик һәм стилистик хаталарны төзәтү булып тора.
- Кеше игътибарына мохтаҗ мәкаләләрне Төркем:Википедия:Яхшырту төркемендә табып була.
- Игътибарыгызны җәлеп иткән тема буенча кыска мәкалә бетерүчәнлек яки хәзерчелек тарафдарлары тарафыннан юкка чыгарылмавы өчен, түбәндәгеләрне киңәш итеп була:
- минималь күләмдә тексты булуы,
- темага туры килгән рәсемнәр белән бизәлүе,
- төркемнәргә кертелүе,
- интервикиләр һәм чыганакларга сылтамалар, бәйле мәкаләләргә гиперсылтамалар (викиләштерү), цитаталар яки фактлар очрагында аларны тикшереп алу мөмкинлеген бирүче искәрмәләр урнаштырылуы.
- Берәр мәкаләгә ясарга ниятләгәнегез үзгәртүләрне тәмамлау өчен берничә көн вакыт кирәк булса, аның башына {{Язам|~~~~|14 сентябрь 2024}} калыбын урнаштырыгыз.
- Визуаль мөхәррир ысулы барлыкка килгәч үзгәртүләр кертү тагын да җиңеләйгән, тик Вики-кодлар телен өйрәнергә теләүчеләр Форматлау шпаргалкасын файдалы дип таба алалар.
- Википедиядә берәр бит яки мәкаләнең хуҗалары була алмаса да, хисап язманы теркәп алуга барлыкка килгән шәхси битегез - сезнең патшалыгыгыз. Теркәлүнең башка өстен яклары да бар.
Битләрне форматлау һәм бизәү
үзгәртүЯңа мәкалә язу дөньясына чумар алдыннан киңәшләр
үзгәртү- Ярдәм:Википедиягә ничек язарга
- Ярдәм:Яңа мәкалә язу
- Википедия:Мәкаләләр остаханәсе
- Википедия:Мәкалә исемнәре
- Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр: Төп - 100 • Төп - 1 000 • Төп - 10 000
- Википедия:Татар Википедиясе үсеш планы
ТатВики ярдәм кулына зарур
үзгәртүВикимедиа мохитен татарчалаштыру
Башка тел бүлекләреннән тәрҗемә итү өчен ContentTranslation коралын кулланыгыз
Мәкалә төпчекләрен редакцияләү өчен күрсәткеч
Күчерү • Берләштерү • Бетерү • Төркемнәр
Тагын нишләп була
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртү- en:Wikipedia:A primer for newcomers
- en:Wikipedia:The Wikipedia Adventure - бер сәгать эчендә Википедиягә үзгәртүләрне кертүнең үзенчәлекләрен өйрәнү курсы ((ингл.))