Фёдоровка районы (Башкортстан)

Башкортстанның муниципаль районы, Россия

Федоровка районы Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Ырынбур өлкәсе белән чиктәш. Район үзәге – Федоровка авылы Уфадан 200 км, Мәләвез тимер юл станциясеннән 60 км еракта урнашкан. Иң зур торак урыннары – Федоровка, Бала-Чытырман, Гончаровка.

Фёдоровка районы
баш. Федоровка районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 31 гыйнвар 1935
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Фидраука
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 18 650 (2010)[1][2]
Нәрсә белән чиктәш Стәрлебаш районы, Мәләвез районы, Куергазы районы һәм Ырынбур өлкәсе
Мәйдан 1693,24 км²
Почта индексы 4532ХХ
Рәсми веб-сайт fedorovkarb.ru
Харита сурәте
Җирле телефон коды 34746
Карта
 Фёдоровка районы Викиҗыентыкта

Географик белешмә

үзгәртү

Район территориясе Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк-көнчыгыш өлешенә карый. Шушы төбәктә Дим, Ашказар һәм Сухайлы елгалары башлангыч ала. Алар Федоровка һәм тагын берничә район авыллары аша гөрләп ага-ага Агыйделгә барып кушыла.

Районда кирпеч сугу, юллар түшәү өчен (ком-таш) чимал бар.

Авыл хуҗалыгы биләмәләре – 136,2 мең га. Шулардан 91,3 мең – басулар, 7,9 – печәнлекләр, 36,9 – көтүлекләр. Хуҗалыклар бөртеклеләр, шикәр чөгендере һәм көнбагыш үстерүдә махсуслаша. Терлекчелек – ит-сөт тармагы һәм дуңгызчылык.

Тарихи белешмә

үзгәртү

Федоровка районы 1935 елны барлыкка килгән.

Демографик хәл

үзгәртү

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
татарлар 9 924 / 32,5% 6 895 / 35% 6 527 / 33,2%
руслар 4 452 / 22,6%
башкортлар 3 097 / 11,3% 2 772 / 14% 3 476 / 17,7%
чуашлар 2 404 / 12,2%
мордвалар 2 332 / 11,9%

Демография

үзгәртү
Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2008[10]2009[11]2010[1][2]2013[12]
37 47728 37327 74422 96319 71219 67519 82119 65518 65017 951
2014[13]2015[14]2016[15]2017[16]1 гый 2018[17]1 гый 2019[18]2021[19]
17 99017 42617 52617 14716 79816 44316 234

Мәгариф

үзгәртү

2011 елда 34 мәктәп эшләгән. Шулардан 3 – башлангыч (26 укучы), 16 төп 9 еллык (717), 15 урта тулы мәктәп (2153).

Дедовода һөнәри училище эшли.

Икътисад

үзгәртү

Федоровка районы – каратуфраклы җир. Районда 24 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 136 игенче-фермерлык хуҗалыгы һәм 7150 шәхси ярдәмче хуҗалык көче белән узган елда 1 миллиард 567 миллион сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу 2009 ел күрсәткеченә карата 92,4 процент тәшкил итә. 25 мең гектар иген культуралары мәйданнары, 4,5 мең гектар көнбагыш һәм шикәр чөгендере басулары эсседә януын исәпкә алганда, Федоровка районы уңганнары басучылык тармагында 2009 ел күрсәткечләренә якынлаштылар. Бу җәһәттән аеруча “Азат”, Фрунзе исемендәге, “Заветы Ильича”, “Очкын”, “Агросервис” һәм башка хуҗалыкларны мактап телгә алырлык. 2010 елда хуҗалыклар арасында үткәрелгән эшчәнлек нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче урыннарны “Азат” җәмгыяте (җитәкчесе Раил Дашкин), Фрунзе исемендәге хуҗалык һәм “Заветы Ильича” кооперативы бүлеште.

Корылыклы 2010 елда районда 123950 ситнер сөт җитештерелсә (2009 елга карата 94 процент), ит җитештерү күрсәткече 103 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта маллар санын киметүгә дә юл куелмаган. Киресенчә, Фрунзе исемендәге, “Азат”, “Гаврилова”, “Нива”, “Уңыш”, “Агросервис”, “Заветы Ильича” кебек хуҗалыкларда маллар саны 200 башка кадәр арткан. “Алтын башак”, “Оптимист” крестьян-фермер хуҗалыкларының да һәркайсында бүген 200әр баш сыер малы асрала. Ит җитештерүдә аерым урынны “Башкирский гусь” җәмгыяте алып тора. Узган елда җәмгыять 2200 ситнер каз ите җитештергән, әлеге вакытта җәмгыять фермаларында 20 мең ана каз асрала.[21]

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Матбугат

үзгәртү

Район гәзите татарча «Ашкадар таңнары», русча «Ашкадарские зори», башк. «Ашҡаҙар таңдары» чыгарыла.[22]

Транспорт

үзгәртү

Район аша СтәрлебашФедоровкаМәләвез, ФедоровкаСтәрлетамак, ФедоровкаДедовоЕрмолаево автоюллары уза.

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. 2,0 2,1 https://bashstat.gks.ru/storage/mediabank/Оценка+численности+постоянного+населения+Республики+Башкортостан+на+1+января+2019+г+по+муниципальным+образованиям.pdf
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  11. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
  12. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  13. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  15. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  17. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  18. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  19. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  20. http://www.fed-rmk.narod.ru/natsionalnoe_obrazovanie/
  21. Нәтиҗәле идарә — үсешнең иң мөһим шарты(үле сылтама)
  22. Гәҗит сайты