Әтәч (Федоровка районы)

ӘтәчБашкортстанның Федоровка районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 290 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Әтәч
География
Ил Россия
Координатлар 53°2'50.6"тн, 55°15'20.9"кнч
Почта индексы 453296 Edit this on Wikidata
Карта

Әтәч авылы Федоровка районының Балыклы авыл хакимиятенә һәм “Үрнәк” авыл хуҗалыгы биләмәсенә керә. Хәзерге вакытта бу борынгы авылда 168 йортта 400гә якын милләттәшебез яши. Тырыш халык тормыштан ямь табып, муллыкта, бәрәкәттә гомер кичерә. Җәмгысе 22 фамилияле гаиләләр теркәлгән биредә. Ибраһимовлар, Мөхәммәтшиннар, Гомәровлар – авылга нигез салучылардан.

1760-1770 елларда хәзерге Татарстан тарафларыннан өч ир-егет бүгенге Әтәч авылы урынына килеп төпләнә. 1795 елгы тарихи материалларга караганда, авылда унике гаилә яшәве мәгълүм. Тора-бара бирегә тагын да берничә гаилә күченеп килә һәм шулай авыл зурая башлый.[2]

Демография үзгәртү

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
317 317 290

Авылда туган танылган кешеләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-06-04 
  2. Башкортстанның Федоровка районындагы татар авылында Шәҗәрә бәйрәме үтте, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-02-27 
  3. 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Сылтамалар үзгәртү