Төп менюны ачу

Төмәннәр — Оренбургта (1865 елдан - Уфа губернасында) яшәүче татарларның аерым этник-иҗтимагый катлавы.

СыйфатламаҮзгәртү

Төмәннәр — XVII-XVIII гасырларда патша самодержавиесының христианлаштыру сәясәте аркасында, башлыча Тамбу губернасының Төмән өязеннән һәм Пенза губернасыннан, Башкортстан җирләренә күченгән татарлар. Татар теленең урта диалекты һәм мишәр диалекты сөйләшләрендә сөйләшәләр.

Иҗтимагый хәле буенча башка төр татарлардан һәм башкортлардан аерылып торганнар, бу аларның аерым үзатамаларында да күренә.

Чагыштыру өчен, аларга кадәр Башкортстанда төпләнгән Сембер һәм Нижгар губерналары татарлары да аерым алатырлар милли-иҗтимагый катлавын тәшкил иткәннәр (алар тел үзенчәлекләре буенча байкыбаш сөйләшенә карый).

Төмәннәрнең зур өлеше иске урыннарда дворяннар катлавына керә, морзалар, кайберләре – кенәз титулын йөртәләр. Титуллар аеруча әһәмияткә ия, чөнки төмәннәрнең иң билгеле нәселләре, мәсәлән, Акчуриннар, Еникеевлар, Кугушевларларның ерак бабалары - Алтын Урда аксөякләре. Патша хезмәтенә күчкәч, алар кенәз яки морза титулына ия булалар. Урыс диненә чукынырга баш тарту сәбәпле, алар үзәк җирләрдәге биләмәләрен югалта һәм яңа урыннарга китәргә мәҗбүр ителә. Казан артыннан һәм Тау ягыннан күченгән татарлардан аермалы буларак, аларга башкортлардан җирне хокукый нигездә сатып алырга рөхсәт ителгән. Шуңа күрә кагыйдә буларак алар аерым авыллар итеп урнаша һәм үз диалектларын саклый, күрше халыклар белән аз аралаша, кыз алышмый һәм кушылмый диярлек.

Төмәннәрең матди хәле тирә-юньдәге халыклардан әлләни аерылмый. Шуны аларның махсус экзоэтнонимы чагылдыра, күрше халыклар аларны “чабаталы морзалар” дип атый.

Яшәү географиясеҮзгәртү

Хәзерге вакытта төмәннәр Башкортстанның Әлшәй, Болгавар, Бүздәк, Чишмә районнарында яшиләр, аерым авыллар Бакалы, Кушнарин, Чакмагыш районнарына керә.

Төмәннәр яши торган авыллар [1]Үзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. И.Габдуллин. «От служилых татар к татарскому дворянству»