Шланлыкүл
Шланлыкүл — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 251 кешенең яшәве мәгълүм.[2]
Шланлыкүл | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Арслановский сельсовет[d] |
Халык саны | 251 кеше кеше (2010)[1] |
Почта индексы | 452722 |
Тарихи мәгълүматҮзгәртү
Тарихи яктан авыл ике өлештән тора: бер өлештә мишәрчә сөйләшә торган төмәннәр яши, икенче башта – минзәлә сөйләшендә сөйли торган типтәрләр. Төмәннәр, җирне сатып алу килешүендә расланганча, биредә мәңгелеккә килеп төпләнгәннәр.[3] Төп нәселләр: Кутушевлар, Мамлеевлар (морзалар), Дашкинннар, Кудашевлар (кенәзләр).
ДемографияҮзгәртү
1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Богады вулысы, Шланлыкүл авылында 253 хуҗалыкта 1600 кеше яши, шул исәптән 143 хуҗалыкта 961 мишәр, 100 хуҗалыкта 585 типтәр, 10 хуҗалыкта 54 башкорт.[4]
Өч ел узуга, 1920 елда Бүздәк вулысы, Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Бүздәк вулысы, Шланлыкүл авылында 248 хуҗалыкта 1434 кеше яши, шул исәптән 138 хуҗалыкта 830 мишәр-татар, 109 хуҗалыкта 589 татар, 4 хуҗалыкта башкорт.[5]
2010[1] |
---|
251 |
2002 елда 68% халык рәсми рәвештә татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 30%.
Авылның атаклы кешеләреҮзгәртү
- Нури Сакаев (1885-1927) – татар профессиональ театрына нигез салучы, актер һәм режиссер.
- Ильяс Кудашев-Ашказарский (1884-1942) - татар профессиональ театрына нигез салучы, актер һәм режиссер.
- Рифат Мәүлетов (1926-2000) - Уфа авиация институты ректоры (1961-1991).
- Якуп Төхфәтуллин (1923-2010), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Географик урынлашуҮзгәртү
- район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 8 км
- авыл советы үзәгенә (Иске Богады): 5 км
- якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 6 км
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокбашстат
не указан текст - ↑ [1]
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009