Мишәр диалекты
татар теленең төп өч диалектларының берсе
(Мишәрчә битеннән юнәлтелде)
Мишәр диалекты яки Көнбатыш диалект — татар теленең төп өч диалектларының берсе.
Мишәр диалекты | |
Язу | кирилл язуы |
---|---|
Барлыкка килү урыны | Мишәрләр |
Мишәр диалектының төп сөйләшләреҮзгәртү
- сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсендә);
- чистай сөйләше (Татарстанда һәм Самара өлкәсендә);
- чүпрәле сөйләше (Татарстанда һәм Чувашиядә);
- Сыркыды;
- Күршә;
- мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
- хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
- темников (Төмән) сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнбатышында);
- ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышында);
- күзнәй сөйләше (Пенза, Сарытау, Волгоград өлкәләрендә);
- байкыбаш сөйләше (Башкортстанда);
- шарлык сөйләше (Ырынбур өлкәсендә);
- эстәрлетамак сөйләше (Башкортстанда).
- Керенск
- Карсун
- Мордва-каратай
- Инсар
- Чистай керәшеннәре
- Тау ягы керәшеннәре
- Кострома
- Волгоград
Мишәр диалектына хас фонетик үзенчәлекләрҮзгәртү
а) ц, г авазлары к, г булып әйтелә яисә төшеп кала: гадәт — адәт, гафу — афу, гали — али; ә) а авазы иренләшми, саф кала;
б) өй, ай, әй дифтонглары монофтонглаша — бер аваз булып әйтелә: өй — ү, кайнар — кан 'ар, сөйлә — сүлә;
в) ц, ч'" дҗ аффрикатлары бар: цәй, чтиләк, дҗиләк;
г) сүз башында җ авазын й ләштерү хас: җил — йил, җир — йир
Тел галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев болай дип яза: «Татар әдәби теленең фонетикасы нигезендә урта (Казан) диалект ятса, морфологик системасын мишәр диалекты тәшкил итә».