Минзәлә сөйләшетатар теленең урта диалекты сөйләшләре төркеме. Элеккеге Минзәлә өязе исеменнән (үзәге Минзәлә шәһәре була) иүз атамасын ала. Минзәлә сөйләше урта диалектның Казан төркеме белән бергә заманча татар теле нигезенә яткан. Бу иң өйрәнелгән сөйләшләрнең берсе: аның үзенчәлекләрен А.Г. Бессонов, Җ. Алмаз, Ә. Әфләтунов, Н.Ф. Катанов, Л. З. Җәләев, Л.Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, И.С. Насипов, М.Р. Булатова һ. б. өйрәнгән.

Минзәлә сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстанның көнчыгышы, Төньяк-көнбатыш Башкортстан, Көньяк Удмуртия

 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Татарстанның көнчыгыш (Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Сарман, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Актаныш), Удмуртиянең Малая Пурга, Алнаш, Башкортстанның көнбатыш (Бишбүләк, Благовар, Борай, Бәләбәй, Дүртөйле, Илеш, Кармаскалы, Краснокама, Кушнаренко, Миякә, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Янавыл, Әлшәй) районнарында таралган.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Минзәлә сөйләшүенең иң характерлы үзенчәлекләре булып 1) [d]~[з] тәңгәллеге, әдәби телдәге [з] урынына [d] авазу куллану тора, бу аваз башкорт телендәге [ҙ] авазына якын тора. Минзәлә сөйләшүендә (аның барлык ассөйләшләрендә дә) мишәр диалектына хас өй>ү дифтонгының монофтонизациясе күзәтелә.

Сөйләштә иске татар әдәби теленә хас күренешләр күзәтелә. Иске татар әдәби теле белән уртак формалар хәзер дә локаль фольклор әсәрләрендә актив кулланыла.

Минзәлә сөйләше төрле сөйләшүләрнең, катнаш телләрнең йогынтысында була, шуның нәтиҗәсендә төрле территорияләрдә аерым регионнарны бер-берсеннән аерып торучы теге яки бу үзенчәлекләре барлыкка килә. Минзәлә сөләше төп, әгерҗе, яңавыл һәм бәләбәй ассөйләшләренә бүленә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.
  • Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4–43.
  • Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. 191 с.
  • Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северозападной Башкирии (по данным архивных и исторических источников) // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып.3. Казань, 1985. С. 5–36.
  • Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР (по материалам экспедиций 1954–57) // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 57–85.
  • Миржанова С.Ф. Этнолингвистические процессы на северо-западе Башкирской АССР // Развитие языков и культур народов СССР в их взаимосвязи и взаимодействии. Уфа, 1976. С. 235–243.