Минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгы

Минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгытатар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшләре төркеменең төп урынчылыгы. Элеккеге Минзәлә өязе исеменнән (үзәге Минзәлә шәһәре була) үз атамасын ала.

Минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстанның көнчыгышы, Төньяк-көнбатыш Башкортстан

 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Татарстанның Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Сарман, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Актаныш һәм Башкортстанның Ык елгасының уң яры территориясендә, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш һәм Бакалы районнарында таралган.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгына минзәлә сөйләшенең барлык характерлы үзенчәлекләре хас: [d]~[з] тәңгәллеге, әдәби телдәге [з] урынына [d] авазу куллану тора, бу аваз башкорт телендәге [ҙ] авазына якын тора, шулай ук әдәби телдәге -ый/-ий дифтонгы урынына -ай/- әй актив, системалы куллану, «рт»лаштыру киң таралган: чыбырткы (чыбыркы), себертке (себерке) һәм башкалар, рәвешләрдә -малы/-мәле, -ышлы/-ешле кулланыла, кечерәйтү һәм йомшарту өчен -қачай/-кәчәй (бәбекәчәйем) кулланыла.

Минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгында мишәр диалектына хас өй>ү дифтонгының монофтонизациясе күзәтелә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.
  • Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4–43.
  • Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. 191 с.
  • Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северозападной Башкирии (по данным архивных и исторических источников) // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып.3. Казань, 1985. С. 5–36.
  • Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР (по материалам экспедиций 1954–57) // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 57–85.
  • Миржанова С.Ф. Этнолингвистические процессы на северо-западе Башкирской АССР // Развитие языков и культур народов СССР в их взаимосвязи и взаимодействии. Уфа, 1976. С. 235–243.