Минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы

Минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгытатар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшләре төркеменең төп урынчылыгы. Үз атамасын Татарстанның Әгерҗе районы үзәге Әгерҗе шәһәре исеменнән ала.

Минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстанның төньяк-көнчыгышы, Көньяк Удмуртия

 Классификация
Төркем:

Таралышы

үзгәртү

Татарстанның Әгерҗе, өлешчә Менделеевск, Алабуга районнары һәм Әгерҗе районы белән чиктәш Удмуртияның районнарында урнашкан татар авылларында таралган.

Үзенчәлекләре

үзгәртү

Минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгына минзәлә сөйләшенең [d]~[з] тәңгәллеге, әдәби телдәге [з] урынына [d] авазу куллану тора, бу аваз башкорт телендәге [ҙ] авазына якын тора, шулай ук әдәби телдәге -ый/-ий дифтонгы урынына -ай/- әй актив, системалы куллану кебек характерлы үзенчәлекләре хас.

«-мак/-мәк» формаларын куллану минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы өчен аеруча киң таралган: анда нишләп йөрмәк кирәк, тумактан калмагач, үлмәктән калмабыз, сынамаг өченгә. Мондый күренешләрнең шигаре урта диалекттагы камышлы сөйләшеннән башлана, алар Идел буеның мишәр сөйләшләрендә урын алган, Башкортстан сөйләшләрендә дә таралган. Китап формасы буларак XX гасыр башына кадәр татар әдәби телендә актив кулланылган.

Минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгында мишәр диалектына хас өй>ү дифтонгының монофтонизациясе күзәтелә.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.
  • Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4–43.