Өйдрәкбаш
Өйдрәкбаш, Өйдерәкбаш, Үдрәкбаш (рус. Удрәкбаш) — Башкортостанның Болгавар районындагы авыл, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 540 кешенең яшәве мәгълүм.[3]
Өйдрәкбаш | |
баш. Өйҙөрәкбаш | |
Рәсми исем | Өйҙөрәкбаш |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Удрякбашевский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Удрякбашевский сельсовет[d] |
Халык саны | 540 (2010)[2] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Почта индексы | 452733 |
Тарихи мәгълүматҮзгәртү
Өйдрәкбаш авылының тарихы 300 ел элек башлана. Телдән-телгә күчеп килгән истәлекләргә, архив чыганакларына караганда һәм зиратларда сакланып калган кайбер кабер ташларындагы язулар буенча нәтиҗә чыгарганда, авылга нигез салучыларның берсе Нәдер Ишбулатов дигән кеше булган. Аның нәселе башлыча Ука суы буйларыннан башта Кама буйларына, аннан җир эзләп бу якларга юл тоткан. Тәүге күченүчеләрнең хәзерге Башкортстанның Яңавыл районының Эткенә дигән татар авылыннан килгәнлекләре хакында мәгълүматлар бар.
Өйдрәкбашта гомер-гомергә укымышлы халык яшәгән. Үктәбеp револүциясенә кадәр биредә ике мәчет, 5 мәдрәсә һәм бер китапханә эшләп килгән. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, тәнкыйтьче һәм журналист Галимҗан Нигъмәти, шулай ук журналистлар Хөснулла Ишбулатов, Гыйндулла Ишмаев, Хәернас Гайсин һәм башкалар авыл халкының горурлыгы.
Атаклы кешеләрҮзгәртү
- Хаҗиәхмәт Ишбулатов (1851-1921, Стәрлетамак) – патша әрмесенең ᴙнарал-лейтенанты[4]
- Галимҗан Нигъмәти (1892-1937) – язучы һәм критик.
- Әһлиуллин Хәмит (1919-1943) – Сәвитлар Берлеге Герое.[5]
Икътисад һәм социаль тармакҮзгәртү
Урта мәктәп, мәчет
ДемографияҮзгәртү
2010[2] |
---|
540 |
2002 елда авыл халкы тулысынча диярлек (88%) башкорт итеп яздырылган.
Географик урынлашуҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокбашстат
не указан текст - ↑ Мидхәт Ишбулатов, Утар таланган, бакча җимерек
- ↑ http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=990