Транссебер магистрале

Мәскәү (көньяк юл) һәм Петербургны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыру
(Транссиб битеннән юнәлтелде)

Транссебер тимер юл магистрале (Транссеб), Бөек Себер юлы (тарихи исем) — Мәскәү (көньяк юл) һәм Петербургны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыручы тимер юл. Юл озынлыгы 9298,2 километрны тәшкил итә — бу озынлык буенча дөньяда икенче тимер юл.[1][2] Юлның иң биек ноктасы — Яблон үткеле (диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклеге 1019 метрны тәшкил итә)[3][4]. 2002 елда юл тулысынча электрлаштырылган.[5]

Транссеб схемасы.
Магистраленең тарихи маршруты кызыл төс белән, Байкал-Амур магистрале яшел төс белән, төньяк маршрут күк төс белән, көньяк маршрутының өлеше кара төс белән күрсәтелгән

Тарихи яктан Транссеб булып МиясВладивосток өлеше санала, нәкъ бу өлеш 1891—1916 елларда төзелгән булган; аның озынлыгы — якынча 7 мең километр.

Транссеб Русиянең көнбатыш, төньяк һәм көньяк портларны, Аурупага тимер юл чыгуларны (Петербург, Мурманск, Новороссийск) Тын океан портлары һәм Азиягә тимер юл чыгулары (Владивосток, Находка, Забайкальск) белән бәйли.

Транссеб юнәлешләре

үзгәртү
Төньяк
Мәскәү — Ярославль — Киров — Пермь — Екатеринбург — Төмән — Омск — Новосибирск — Красноярск — Владивосток.
Яңа
Мәскәү — Түбән Новгород — Киров — Пермь — Екатеринбург — Төмән — Омск — Новосибирск — Красноярск — Владивосток.
Көньяк
Мәскәү — Мөрәм — Арзамас — Канаш — Казан — Екатеринбург — Төмән яки Кызылъяр — Омск — Барнавыл — Новокузнецк — Абакан — Тайшет — ИркутскУлан-УдэЧитаХабарауВладивосток.
Тарихи
Мәскәү — Рязань — Рузай — Самар — Уфа — Мияс — Чиләбе — Курган — Кызылъяр — Омск — Новосибирск — Красноярск — Владивосток.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү