Россия тел сәясәте

(Русия тел сәясәте битеннән юнәлтелде)

Россия тел сәясәте — Россия хакимияте һәм иҗтимагый институтлары тарафыннан үткәрелгән тел сферасындагы чаралар системасы.

Нигездә тел сферасы ике норматив-хокукый актлар белән көйләнә — 1991 елгы «Россия Федерациясе халыклары турында» кануны һәм «Россия Федерациясенең дәүләт теле турында» кануны.[1]

Телләр үзгәртү

Россия дәүләт телләре үзгәртү

Россия Федерациясенең төп канунының 65 маддәсе буенча, рус теле Россиянең бөтен территориясендә дәүләт теле булып тора. Россия составындагы җөмһүриятләре үз дәүләт телләрен гамәлгә кертергә хокукы бар.[2] Әмма бу хокук милли азчылыкларның аның телләрнең дәүләт теле статустына хокукын барлыгын аңлатмый, һәм кайбер очракларда бу аларның тел хокукларын бозылуга китерә. Мәсәлән, Карелия Җөмһүриятендә бердәнбер дәүләт теле булып рус теле кала, карел теленең дәүләти статусы әле дә танылмаган. Моның сәбәбе шунда ки, карел теле латыйн имләне куллана, ә «Россия Федерациясе халыклары турында» канунында «җөмһүриятләрнең дәүләт телләре кириил имләсе нигезендә генә төзелергә тиеш» дигән сүзләре бар.[3]

Россиядә сивиль җәмгыяте формалашуы дәрәҗәсе чагыштырмача түбән булуы аркасында, берәр телгә рәсми статус бирелүе сөйләшүчеләр арасында аның язмышы өчен җаваплылык хисне тупасландыра ала. Кешеләр, тел канун тарафыннан якланыла һәм рәсми статуска ия икән, аны үстерү һәм аның чәчәк атуы өчен түрәләр кайгырырга тиеш дип уйлы ала.[4]

Россия телләрендә мәгариф үзгәртү

Россия халыклары телләрендә мәгариф күбесенчә җөмһүриятләрдә алып барыла. 1920/1930-елларда укыту 48 төп халкының телләрендә оештырылган, тик 1980-елларда ул 18 тел дә генә калган, тулы укыту циклы (11 класс) ике телдә генә калган.

Татарстан, Башкортстан һәм Саха җөмһүриятләрендәге кануннарына туры китереп, Россия ватандашлары рус теленнән кала титуллы халык телен мәҗбүри рәвештә өйрәнергә тиеш булалар.[5]

Гомуми төп белем бирү дәүләт стандартының милли-төбәк компоненты — гомуми төп белем бирү дәүләт стандартының бер компоненты. Җөмһүрият (РФ субъекты) тарафыннан урнаштырылган. 2007 елның 24 дикәберендә № 309-ФЗ «Дәүләт белем алу стандарты төшенчәсе һәм төзелеше үзгәртү өлешендә аерым РФ канунбирү актларына үзгәртүләр кертү турында» федераль кануны белән юкка чыгарылган.

Россия телләрендә басма ММЧлары үзгәртү

2010 елда тираж буенча Россиядәге китапларның 99,4% өлеше, журналларның 99,8 % (1996 — 97,8%[6]) өлеше, гәҗитләрнең 98,3 % (1996 — 97,8%[6]) өлеше рус телендә чыгырылган.[7]

Россиядәге икетеллелек үзгәртү

Икетеллек Алтай, Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Саха, Бүрәтия, Төньяк Кавказ җөмһүриятләрендә һәм кайбер башка төбәкләрдә таралган. Бу җөмһүриятләрдә гадәттә тел ситуациясе шундый була: шәһәр халкы фәкать русча сөйләшә яки җирле халкы теленең бераз белүгә ия була; авыл халкы исә туган телне һәм ниндидер дәрҗәдә русча белә. Икетеллекнең икенче төре (рус теле туган теле буларак һәм икенче телне белү) сирәгрәк күзәтелә.

Руслаштыру үзгәртү

  Төп мәкалә: Руслаштыру (сәясәт)

Россия телләрендә китаплар басу үзгәртү

Халәте 2009 елына китерелгән.[8]

Тел Китап һәм брошүралар исемнәре саны Гомуми тираж, мең нөсхә
Барлыгы 121738 653843.7
абаза теле 2 0.8
абхаз теле 1 1.0
авар теле 21 70.0
агул теле 1 0.5
адыгэ теле 1 0.5
азәрбайҗан теле 1 4.0
инглиз теле 1124 4076.5
гарәп теле 3 56.0
әрмән теле 2 03.1
башкорт теле 154 812.5
беларус теле 2 1.0
бүрәт теле 23 40.4
вепс теле 2 0.6
юнан теле 1 0.5
даргин теле 12 6.0
дари теле 1 1.0
дигор теле 2 1.0
ингуш теле 4 31.0
испан теле 29 98.5
итальян теле 6 95.5
кабарда-чиркәс теле 25 72.7
казакъ теле 22 178.0
калмык теле 3 0.7
каракалпакъ теле 2 4.0
карачай-балкар теле 19 32.6
карел теле 1 0.3
кыргыз теле 10 272.0
кытай теле 1 0.5
коми-зырян теле 35 38.5
коми-пермяк теле 3 1.3
коряк теле 1 .8
комык теле 9 4.3
лак теле 8 4.0
латыйн теле 3 3.2
лезгин теле 11 6.0
мари теле 29 32.9
мукшы теле 11 4.7
молдав теле 1 5.0
нанай теле 1 0.5
алман теле 106 125.2
ненец теле 1 3.0
нивх теле 1 0.5
нугай теле 3 01.5
осетин теле 40 79.7
румын теле 1
рус теле 118378 641659.2
табасаран теле 8 5.0
таҗик теле 1 4.0
татар теле 280 1775.5
тыва теле 14 22.9
төрек теле 3 01.8
төрекмән теле 2 4.0
ар теле 5 10.9
үзбәк теле 3 09.5
украин теле 7 05.1
фин теле 3 04.5
француз теле 61 242.6
хакас теле 13 10.5
цахур теле 1 0.5
чиркәү славян теле 17 117.0
чичән теле 5 13.0
чуаш теле 74 174.5
швед теле 1 01.5
эвенк теле 1 0.5
эвен теле 1 0.3
эрзә теле 19 9.7
эсперанто 5 2.0
хәбәш теле 1 0.5
саха теле 141 400.0
япон теле 3 4.5

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.centersot.net/mediawiki/index.php/%D0%9E%D1%81%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D1%8B%D0%B5_%D0%BD%D0%B0%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F_%D1%8F%D0%B7%D1%8B%D0%BA%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D0%B9_%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D0%B8%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B8_%D0%A0%D0%BE%D1%81%D1%81%D0%B8%D0%B9%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9_%D0%A4%D0%B5%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B0%D1%86%D0%B8%D0%B8(үле сылтама)
  2. http://constitution.kremlin.ru/#chapter-3
  3. «Россия Федерациясе халыклары турында» кануны. 3нче маддә, 6нчы пункт
  4. (рус.) "Поскольку гражданское общество в России сравнительно плохо развито, придание языку официального статуса может даже ослабить чувство ответственности за язык у его носителей. Люди могут думать, что если язык находится под защитой закона и имеет официальный статус, о его развитии и процветании должны заботиться чиновники." Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Официальный статус языков народов России", 58 бит.
  5. http://www.1sn.ru/print.php?id=45573
  6. 6,0 6,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2005-06-14, retrieved 2005-06-14 
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-03-14, retrieved 2014-07-28 
  8. Сайт Российской книжной палаты, archived from the original on 2014-01-16, retrieved 2014-07-28 

Шулай ук карагыз үзгәртү


Ссылки үзгәртү