Казан дәүләт финанс-икътисад институты

(Казан финанс институты битеннән юнәлтелде)

Казан дәүләт финанс-икътисад институты (КДФИИ) (рус. Казанский государственный финансово-экономический институт, ингл. Kazan State Finance and Economics Institute) - Россиянең халыкара дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү белән бергә, илнең икътисади һәм финанс өлкәләрендә авыр мәсьәләләрне хәл итүдә даими катнашырга омтылып, икътисади фән өлкәсендә үзәк булып тора торган алдынгы дәүләт икътисадый югары уку йортларының берсе.

Казан дәүләт финанс-икътисад институты
Нигезләнү датасы 1931
Сурәт
Ректор Шамил Вәлитов
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Алмаштырылган Казан (Идел буе) федераль университеты[1]
Рәсми веб-сайт ksfei.ru[2]
Карта
 Казан дәүләт финанс-икътисад институты Викиҗыентыкта

Институт бинасы

2011 елның көзеннән Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора.

КДФИИ 7 факультетны һәм 21 кафедраны үз эченә ала. КДФИИДА 4 меңнән артык студент белем ала. Институтның профессор-укытучылар составы 308 кеше тәшкил итә. Институтта барлыгы 195 кеше гыйльми дәрәҗәләр һәм исемнәр белән эшли, шуларның 25 фән докторы. Хәзерге вакытта аспирантурада 90 кеше белем ала, шул исәптән көндезге уку формасы буенча — 34 кеше. 2007 елдан КДФИИ ректоры булып Вахитов Шамил Мәхмүт улы тора.

Тарихы

үзгәртү

Казан дәүләт финанс-икътисад институты 1931 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының икътисад факультеты базасында оештырыла, соңрак КДФИИ В. В. Куйбышев исемен йөртә башлый.

1992 елда КДФИИ Россиядә беренчеләрдән булып, «Менеджмент» һәм «Икътисад» юнәлешләре буенча күп дәрәҗәле югары белем бирү системасы буенча әзерләүгә күчә. 1997 елда КДФИИ үсеше тарихы музее оештырыла. 2000 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының конкурс комиссиясе карары нигезендә, КДФИИ да Россиянең 33 әйдәп баручы югары уку йорты арасында югары дәрәҗәдәге «Эшлекле идарә итү остасы» әзерләү программасы ачыла. Программаны тормышка ашыруда Франция һәм Санкт-Петербургтан килгән коллегалар катнаша. Идарәче-дженералист дипломы МВА Европа стандарты принципларына туры килә. 2004 елдан вузда «Һөнәри коммуникацияләр өлкәсендә тәрҗемәче» дигән өстәмә квалификация алу өчен программа эшли. 2008 елда Eduniversal Халыкара фәнни комитеты вузның югары төбәк әһәмиятен һәм аның киң халыкара контактларын раслаучы «Ике хөрмә агачы» премиясен бирә.

2009 ел - КДФИИның Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән бергә Идел буе федераль университеты составына керүе турында игълан ителә.

76 ел эчендә Казан дәүләт финанс-икътисад институты финанс, кредит, бухгалтер исәбе, анализ һәм аудит, җитештерү икътисады, хезмәт икътисады, менеджмент, маркетинг, персонал белән идарә итү, кризиска каршы идарә буенча 43 меңнән артык югары квалификацияле белгеч әзерләгән.

Институтның шәһәрнең үзәгендә - Тукай мәйданында Сталин архитектурасының үзенчәлекле бинасында урнашкан.

Уку процессын гамәлгә ашыру өчен бинада заманча техника белән җиһазландырылган аудиторияләр, 7 компьютер залы, бай китапханә (400 меңнән артык китап һәм 200 вакытлы матбугат басмасы) бар. Институтта монографияләр, методик кулланмалар һәм укытучыларның башка хезмәтләре, шулай ук «Экономист» газетасы һәм «Вестник КГФЭИ» кварталлык фәнни журналы чыгарыла.

Институт ике спорт залы, су-чаңгы базасы, теннис кортлары белән җиһазландырылган. Җәй көне студентлар спорт белән актив шөгыльләнә һәм «Экономист»спорт-сәламәтләндерү лагерендә сәламәтлекләрен ныгыта алалар. Институтның хатын-кызлар волейбол командасы югары лигада уйный. Институтта студентлар һәм укытучыларның сәламәтлеген күзәтеп торучы медиклар эшли, уңайлы ашханә, кафе һәм 4 буфет бар. КДФИИның төзекләндерелгән тулай торагы бар (Бутлеров ур., 6).

Шәхесләр

үзгәртү

Ректорлар

үзгәртү

Укытучылар

үзгәртү
туу датасы Исем әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1873-07-19 Иван Князьков рәссам Ivan Ivanovich Knyazkov 1942-08
1914-02-23 Павал Абрамов Казан (Идел буе) федераль университеты 1992-09-22
1936-05-21 Аляксандр Анісімавіч Барысаў Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
Россия биотехнология университеты
университет профессоры
1948-03-26 Александр Мищенко А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты икътисадчы 2012-06-17


Тәмамлаучылар

үзгәртү
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1905-10-05 Иван Бахтин 1989-12-20
1907-04-27 Миргарифан Азизов сәясәтче 1969-11-15
1925-06-26 Юныс Вәлиев 2009-07
1928-06-20 Леонид Блинов 1998-10-10
1932-05-01 Гарифуллин Кадим Мөгаллим улы икътисадчы
1933-01-01 Васили Иванов
1933-03-14 Бәширов Әкрәм Абдулла улы икътисадчы 2010-01-28
1933-10-05 Виктор Игошкин 2015-02-19
1936-05-21 Аляксандр Анісімавіч Барысаў университет профессоры Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
Belarusian State University of Food and Chemical Technologies
1937-03-26 Витали Ивашкевич икътисадчы Vitaly Borisovich Ivashkevich
1943-01-04 Lev Kurakov икътисадчы
сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты Lev Kurakov 2020-12-21
1945-09-09 Дамир Бикбов 2012-07-03
1948-09-01 Шамил Зарифев
1949-05-02 Александр Козлов сәясәтче Alexander Petrovich Kozlov 2021-02-06
1950-08-09 Рафаэль Гыймалов сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Rafael Gimalov
1951-08-22 Тәлгать Габдуллин сәясәтче Ак Барс
Ак Барс
1953-01-25 Tamara Stepashina банкир
1954-03-24 Михаил Козловский фотограф Татарстан Республикасы Рәисе Mikhail Kozlovsky (photographer) 2018-01-20
1955-08-20 Гузелия Сафина Бухгалтер
икътисадчы
1956-12-17 Николай Колесов сәясәтче Nikolay Aleksandrovitsj Kolesov
1957-04-08 Эдвард Габдуллаҗанов сәнәгатьче
галим
сәясәтче
Казан дәүләт энергетика университеты Edward Abdullazyanov
1961-03-15 Евгений Гришин (1961) сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Evgeniy Grishin
1961-07-09 Марат Бариев сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Marat Bariev
1961-08-01 Илшат Гафуров университет профессоры
галим
Казан (Идел буе) федераль университеты Ilshat Gafurov
1961-08-17 Рафис Борһанов сәясәтче Rafis Burganov
1962-08-08 Айрат Ринат улы Зарипов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
1966-08-09 Марат Хөснуллин сәясәтче
икътисадчы
Marat Khusnullin
1967-11-27 Oleg Kazakovtsev сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
1969-05-11 Шамил Гафаров Shamil Gafarov
1969-11-05 Мидхәт Шаһиәхмәтов
1970-09-24 Марат Сәйфуллин икътисадчы
1971-08-03 Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгы
Татар-информ
Бигеш һава аланы
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Aydar Salimgaraev
1976-01-23 Әлбирт Кәримов
1976-03-13 Фәрит Габделганиев
1977-06-29 Larisa Astakhova галим
1977-08-25 Владимир Леонов
1978-05-18 Артем Здунов сәясәтче
дәүләт хезмәткәре
Artem Zdunov
1979-02-09 Рамил Рамазанов хокук белгече
1979-09-25 Илдар Фатыйхов табиб
1979-11-02 Фәрһад Фәткуллин тәрҗемәче
викимедиачы
википедияче
Farhad Fatkullin
1980-12-25 Ирек Миңнеәхмәтев эшмәкәр Irek Minnakhmetov 2020-03-13
1981-06-12 Ольга Редько икътисадчы
1981-08-24 Альбина Әпсәләмова язучы
журналист
шагыйрь
Albina Absalyamova


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Google Knowledge Graph — 2012.

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү