Ак Барс (банк)

Россия акционер коммерция банкы

«Ак Барс Банк» ГАҖРоссия акционер коммерция банкы. Баш офис Казанда урнашкан. Банк Россия Федерациясендә гамәлдәге банк лицензияләренең барлык төрләренә дә ия һәм корпоратив һәм шәхси клиентлар өчен йөздән артык банк хезмәте күрсәтә.

Ак Барс
рус. Ак Барс (банк)
Нигезләнү датасы 29 ноябрь 1993[1]
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Россия
Оештыру-хокук формасы гаммәви акционерлык җәмгыяте[d]
Үз сәрмаясы 47 700 000 000 ₽
Гомуми керем 34 032 400 000 ₽[2]
Саф керем 385 000 000 ₽
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Россия
Хезмәткәрләр саны 15 000
Рәсми веб-сайт akbars.ru
 Ак Барс Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Банк 1993 елның 29 ноябрендә теркәлгән.

2018 ел башына «Ак Барс Банк» 3,1 миллионнан артык шәхси затка һәм 67 меңнән артык корпоратив клиентка хезмәт күрсәтә. Түләнгән устав капиталы 48,1 млрд. сум, үз капиталы күләме 2020 елның 1 гыйнварына 78,2 млрд. сум тәшкил иткән.

«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы рейтингы -«ruA », фаразы — «тотрыклы».ref>«Эксперт РА» : ПАО «Ак Барс» Банк</ref>

Территориаль челтәр 2020 елның 1 сентябренә 223 офис — 129 өстәмә офис, 11 операция кассасы, 83 операцион офистан торган.

«Ак Барс Банк» ГАҖ 27 Бөтендөнья студентлар уеннарының — 2013 елда Казанда узган Универсиаданың Рәсми партнеры, шулай ук 2015 елда Казанда узган Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының милли партнеры булган.

Төп чит ил банк-корреспондентлары үзгәртү

  • Commerzbank AG (Алмания),
  • Deutsche Bank AG (лмания),
  • Industrial and Commercial Bank of China (Кытай),
  • UBS AG (Швейцария),
  • JPMorgan Chase Bank NA (АКШ),
  • Deutsche Bank Trust Company Americas (АКШ),
  • Turkiye Is Bankasi A.S. (Төркия),
  • The Bank of Tokyo Mitsubishi UFJ Ltd (Япония),
  • OTP Bank Plc (Маҗарстан),
  • Agricultural Bank of China (Кытай)

Милекчеләре һәм җитәкчелеге үзгәртү

2020 елның 15 июненә төп акционерлар:

  • «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциячел булмаган оешмасы — 20,41 %
  • Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аша Татарстан Республикасы — 19,789 %
  • "Связьинвестнефтехим" ААҖ — 13,610 %
  • В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ — 10,413 %
  • "OSMAND HOLDING LIMITED" компаниясе — 6,823 %
  • "Юл компаниясе" акционерлык җәмгыяте — 6,573 %
  • "ИКС-ЛУЧ" ҖЧҖ — 6,406 %
  • "ТУГАН ил" төбәк социаль-икътисадый үсеш фонды — 5,262 %
  • "Sinek Investments&Developments Limited" компаниясе — 5,414 %
  • "Евробест" ҖЧҖ — 3,598 %
  • "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ — 1,458 %
  • устав капиталының кимендә 1% булган кешеләр — 0,244 %

Директорлар советы рәисе булып Сорокин Валерий Юрьевич тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • akbars.ru — Ак Барс (банк)ның рәсми сайты.