Евгений Гришин (1961)
Евгений Гришин (15 март, 1961, Казан) - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе, Татэнерго [1] ; VI, VII чакырылыш Дәүләт Думасы Депутаты.
Евгений Гришин | |
---|---|
Туган | 15 март 1961 (63 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
Һөнәре | сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Биография
үзгәртүЕвгений Анатольевич Гришин 1961 елның 15 мартында Казанда туган. Армиядә хезмәт иткән.
- 1987 - Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
- 1987-1991 - ВЛКСМның Татар өлкә комитетында эшли: инструктор, сектор мөдире, контроль-ревизия хезмәте начальнигы, икътисадый проблемалар буенча эшләр идарәчесе урынбасары.
- 1991 - ТР Дәүләт комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге башлыгы.
- 1991-1996 - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының валюталы җайга салу һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлеге начальнигы.
- 1996 елдан Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының икътисад һәм финанс бүлеге начальнигы булып эшли.
- 2007 елның августыннан - Татарстан Республикасы Президентының икътисадый сораулар буенча Дәүләт киңәшчесе.
- 2010 - (MBA) КГФЭИ Бизнес идарәсе мастеры
- 2010 елның мартыннан - Татарстан Республикасы Президентының икътисадый сораулар буенча ярдәмчесе.
- 2010 елның апреленнән - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе урынбасары.
- 2011 елның 21 декабреннән 2016 елның 5 октябренә кадәр - 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасы Депутаты.
- 2013 елның гыйнварыннан - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе.
- Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуровның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, 2021 елның 13 гыйнварында ул 7нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Депутаты мандатын ала.
Шулай ук Евгений Анатольевич " Татенерго " компаниясенең директорлар советы әгъзасы булып торган.
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән, кызы бар.
Бүләкләре
үзгәртүТатарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гришин Евгений Анатольевич // Депутат Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации, archived from the original on 2018-09-12, retrieved 2021-12-28
Сылтамалар
үзгәртү- Гришин, Евгений Анатольевич 2021 елның 9 декабрь көнендә архивланган.
- Гришин, Евгений Анатольевич