Иман (мәчет, Яңа Уренгой)

Ислам гыйбадәтханәсе (Яңа Уренгой, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия)

«Иман» мәчете, Яңа Уренгой җәмигь мәчете (рус. Соборная мечеть, Новый Уренгой) ― Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округының Яңа Уренгой шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә керүче «Иман» җирле дини җәмгыяте карамагында.

Мәчет
Иман
Яңа Уренгой җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 629007,
Төмән өлкәсе, ЯНАО, Яңа Уренгой, Кедровая ур., 5А
Координатлары N 66° 5' 58.4124" E 76° 40' 47.982"
Дин Ислам
Мәхәллә ЯНАО МДН / мәхәллә № 1895 «Иман» 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина янәшәсендә
Төзелеш еллары 20062010 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Мечеть Новый-Уренгой Рәсми сайт

2010 елда татарлар шәһәр халкының (104 107 кеше) 4,99% ын (5 197 кеше), нугайлар 2,61% ын (2 721 кеше), комыклар 2,06% ын (2 147 кеше), азәрбайҗаннар 1,95% ын (2 026 кеше), башкортлар 1,69% ын (1 756 кеше), чеченнар 1, 12% ын (1 169 кеше) тәшкил иткән[1].

  Тышкы рәсемнәр
  Яңа Уренгойның беренче мәчете – «Нур Ислам». 2004 ел фотосы.

1996 елда Яңа Уренгойда мөселманнарның «Нур Ислам» җирле дини җәмгыяте оештырылган, шул ук елда Яңа Уренгойның беренче мәчете – «Нур Ислам» нигезләнгән (Кедровая урамы, 5а адресы буенча урнашкан) булган. Ямалда «Россиянең иң төньяк мәчете» буларак ачылган (Норильскиның Нурд-Камал мәчете 1998 елда ачыла). 1997 елдан мәчет белән имам Исомутдин Әкбәров җитәкчелек итә башлый[2] (2010 елда билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелгән[3]). 1999 елда мәхәллә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (мөфти Нәфигулла Әширов) составына кертелә. Әмма 2011 елда (шәһәрнең Генераль планында әлеге участокта каралмаганлыктан һәм җирне арендага бирү срогы чыкканлыктан) Яңа Уренгойның беренче мәчете җимертелә[4][5].

2002 елда шәһәрдә рәсми рәвештә җирле мөселман дини оешмасы «Иман» теркәлгән. Шул ук елның 28 сентябрендә Яңа Уренгойга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Югары мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин килгән. Шәһәр мэры Виктор Николаевич Казарин һәм «Уренгойгазпром» ҖЧҖ җитәкчелеге вәкилләре белән бергә ул булачак мәчет нигезенә беренче ташны тантаналы рәвештә салуда катнаша. Булачак мәчет нигезенә беренче таш салуга багышланган истәлекле билге (постаментка куелган табигый таш) куела.

2005 елның маенда Төркиянең «Ямата» төзелеш фирмасы Җәмигъ мәчете проектын тәкъдим итә. Берничә төзәтмәдән соң ул мәхәллә Советы, шәһәр администрациясе һәм ЯНАО мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте тарафыннан хупланган һәм кабул ителгән.

2006 елның октябрендә мәчетнең нигезе астына беренче субай кагылган. Бу чарада Көнбатыш Себер мөфтие Таһир хәзрәт, мөфти урынбасары Госман хәзрәт, Яңа Уренгой шәһәре администрациясе, шәһәр Думасы, «Ямата» төрек төзелеш фирмасы вәкилләре, Когалымнан кунаклар һәм ЯНАО муниципаль берәмлекләренең дин әһелләре катнаша.

Төзелеш барган вакытта намазлар бүлеп бирелгән җир участогында вакытлыча корылган бинада уздырылып килгән.

Мәчет төзелеше буенча барлык эшләрне түләүсез нигездә «Ямата» төрек фирмасы башкарган, комплексның калган биналары шәһәр халкының, шәһәр предприятиеләренең һәм оешмаларының ирекле иганәләренә халык төзелеше ысулы белән төзелгән. Төзелеш 2007 елдан 2009 елга кадәр алып барыла. Төркиянең «Ямата» компаниясе, «Газпром добыча Ямбург» компаниясе һәм башка меценатлар зур ярдәм күрсәткән. 2007 елда мәчет төзелешенә «Газпром добыча Ямбург» компаниясе бер миллион сум, 2008 елда — ике миллион, 2009 ел башыннан — бер млн. сум акча бүлеп биргән[6].

Яңа Уренгойда мөселман мәчете 2010 елда тантаналы рәвештә ачылган. Тантанага Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең югары мөфти җитәкчелегендәге делегациясе килә.

2022 елның 7 октябрендә җәмигъ мәчете янәшәсендә ике катлы яңа бинада ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәтенең Рухи-мәдәни үзәге (уку йорты) ачылган[7]. Бина 2019 елдан бирле төзелгән. Биредә китапханә, гардероб бүлмәсе, конференцияләр залы, өч сыйныф бүлмәсе (хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен), мөфти кабинеты, укытучылар бүлмәсе, ашханә урнашкан. Олылар – кичке вакытта, балалар – ял көннәрендә шөгыльләнә. Бер үк вакытта өч уку сыйныфында 50-60 кеше шөгыльләнә ала[8].

Мәчетнең зурлыгы 22 х 12 м. Мәчет төзелешенең мәйданы 555, 5 кв. м., бинаның гомуми мәйданы якынча 850 кв. м. 1200 кешене сыйдыра. Бүген Җәмигъ мәчете территориясендә мәчет үзе, мәдрәсә урнашкан. 300 урынга исәпләнгән хәләл кафе төзелгән[6]. Төзекләндерү эшләре дәвам итә. Җомга намазы һәм Ислам нигезләрен өйрәнү дәресләре үткәрелә. Җәмигъ мәчете мәхәлләсе әгъзалары булып шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре тора, һәм аларның саны даими үсә.

Җитәкчелек

үзгәртү

Имам-хатыйб Шамил хәзрәт Алибулатов (Дагестаннан, Махачкаладагы «Нуруль иршад» ислам университетында дини белем алган[9].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ВПН том 4. Таблица 4. Население по национальности и владению русским языком по муниципальным образованиям Ямало-Ненецкого автономного округа. әлеге чыганактан 2016-12-13 архивланды. 2014-01-07 тикшерелгән.
  2. Мечеть «Нур Ислама», г. Новый Уренгой
  3. Исомитдин Акбаров погиб на месте от множественных пулевых ранений. KP.RU, 11.10.2010(рус.)
  4. Муфтий Ямала прокомментировал снос здания. Новый Уренгой ВКонтакте, 11.05.2015(рус.)
  5. Снос новоуренгойской мечети - бессердечие городских властей или зачистка "рассадника терроризма"? president-sovet.ru, 5.05.2015
  6. 6,0 6,1 В Новом Уренгое заработал исламский комплекс с соборной мечетью. ИА «Инфо-Ислам», 15.01.2010(рус.)
  7. В Новом Уренгое открылся Духовно-просветительский центр РДУМ ЯНАО ЦДУМ России
  8. В Новом Уренгое торжественно открыли духовно-просветительский центр. Официальный сайт Правительства Ямало-Ненецкого автономного округа, 7.10.2022
  9. Шамиль хазрат Алибулатов – имам-хатыб мечети города Новый Уренгой

Сылтамалар

үзгәртү