Дагстан

(Дагестан битеннән юнәлтелде)

Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, әзери. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Россия байрагы Россия Федерациясе эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. БашкаласыМахачкала шәһәре.

Дагстан
авар. Дагъистан Республика
рус. Республика Дагестан
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1991
Сурәт
Рәсми исем Республика Дагестан
Кыскача исем Дагестан
Демоним Dagastánach
Рәсми тел рус теле, агул теле, авар теле, әзери теле, чечен теле, даргин теле, комык теле, лак теле, лезги теле[d], нугай теле, рутул теле, табасаран теле һәм цахур теле
Гимн Дагстан республикасы дәүләт гимны[d] һәм Дагестан, ты отчизна святая[d]
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Россия
Башкала Махачкала
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Republic of Dagestan.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Дагстан республикасы башлыгы[d]
Хөкүмәт башлыгы Сергей Меликов
Канунбирү органы Дагстан республикасының халык җыены[d]
Халык саны 3 232 224 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Калмыкия, Ставрополь крае һәм Чечня
Алыштырган Дагстан автономияле совет социалистик республикасы[d]
Кулланылган тел таулы яһүдләр теле[d], даргин телләре[d], хварши теле, ахвах теле, тат теле, чамалин теле, гунзиб теле, ботлих теле, годоберин теле, каратин теле, багулал теле, комык теле, лак теле, агул теле, рутул теле, цахур теле, тиндаль теле, даргин теле, авар теле, хванал теле, лезги теле[d], чечен теле, гинух теле, нугай теле, цез теле, табасаран теле, анди теле, Törki awar tele һәм арчин теле
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 50 300 км²
Рәсми веб-сайт e-dag.ru(рус.)
Харита сурәте
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1357
Җирле телефон коды 872
Номер тамгасы коды 05
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Дагстанда җирләнгәннәре[d]
Карта
 Дагстан Викиҗыентыкта

Көньякта Азәрбайҗан белән, көньяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чечня белән, төньякта Калмыкия белән һәм төньяк-көнбатышта Ставрополь крае белән чиктәш.

Җәгърафия. Табигать

үзгәртү
 
Дагстанда ау күле

Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.

Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.

Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.

  Төп мәкалә: Дагстан халыклары

Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятнең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.

Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.

Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар.

Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чечнянан соң Рәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.

Халык 2002 елда саны,
мең кеше
2010 елда саны,
мең кеше [3][4]
Аварлар 758,4 (29,4 %) 850,01 (29,4 %)
Даргиләр 425,5 (16,5 %) 590,38 (17,0 %)
Комыклар 365,8 (14,2 %) 431,74 (14,9 %)
Ләзгиләр 336,7 (13,1 %) 385,24 (13,3 %)
Лаклар 139,7 (5,4 %) 161,28 (5,6 %)
Әзериләр 111,7 (4,3 %) 130,9 (4,5 %)
Табасараннар 110,2 (4,3 %) 118,9 (4,1 %)
Руслар 120,9 (4,7 %) 104,02 (3,6 %)
Чеченнар 87,9 (3,4 %) 93,7 (3,2 %)
Нугайлар 36,2 (1,4 %) 40,4 (1,4 %)
Агуллар 23,3 (0,9 %) 28,1 (1 %)
Рутуллар 24,3 (0,9 %) 27,8 (1 %)
Цахурлар 8,2 9,8
Әрмәннәр 5,7 5,0
Татарлар 4,7 3,7
Яһүдләр 1,5 1,7
Украиннар 2,9 1,5
Тау яһүдләре 1,1 0,2
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән

Дагстанда туган танылган шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү