Уренгой мәчете (ЯНАО)

Ислам гыйбадәтханәсе (Уренгой, ЯНАО, Төмән өлкәсе, Россия)

Яңа Уренгой мәчете белән бутамагыз.

Мәчет
Уренгой мәчете
Ил Россия
Бистә 629860,
Төмән өлкәсе, ЯНАО, Пур районы, Уренгой[d] штб, 3нче мкрн
Дин Ислам
Мәхәллә ЯНАО МДН / «Ислам» мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы юк бина
Төзелеш еллары 20122013 еллар
Төп даталар:
2013 ― төзелеш тәмамлану
2014 ― ябылу
2022 ― ачылу
Халәте гамәлдә

Уренгой мәчете (рус. Мечеть пгт Уренгой) — Россия Федерациясе субъекты Ямал-Ненец автономияле округының Пур районы Уренгой шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ҮДН составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә керүче «Ислам» җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Уренгойда (1966 елдан эшчеләр бистәсе, 1979 елдан штб[1]) 2010 елда шәһәр халкының (11 018 кеше) 3 000 е мөселман халыклары вәкилләре булган. 2023 елның 1 гыйнварына бистәдә яшәүчеләрнең гомуми саны 5 857 кеше[2].

1997 елда Уренгойда мөселманнарның «Ислам» җирле дини берләшмәсе барлыкка килгән. Мурат Халитов (Дагстаннан) дини оешманы теркәтүгә ирешкән. Җирле хакимият гыйбадәт йорты төзү өчен 3 мең кв. м. җир бүлеп биргән. Әүвәл мөселманнарның гыйбадәт йорты тимер чанага утыртылган щитовой йортта ачылган. Гыйбадәт йортының алгы бүлмәсе, тәһарәтханәсе, 5х12 метрлы намаз бүлмәсе булган. Әлеге бинага газ, су, җылылык тоташтырылган. Барлык төзелеш эшләре 3 айда төгәлләнеп, гыйбадәт йорты Ураза бәйрәменә ачылган. Беренче имам Алавдин Ахмедов (Дагстаннан) булган, ул айлап вахтага эшкә киткәндә, мөфтият рөхсәте белән, аны ярдәмчесе (шулай ук вахтовик) Идибек Ходжиев (Таҗикстаннан) алыштырып торган. 2006 елдан имам ― Салман Султанович Аюпов (Дагстанда туган чечен)[3]. 2008 елның 13 маенда «Ислам» җирле мөселман оешмасы налог органнарында рәсми теркәлгән[4].

2008 елда янгын чыгып, гыйбадәт йорты янып беткән. Аның урынында диндар кеше бүләк итеп биргән 4х9 метрлы тимер гаражны бастырып, янына вакытлы тәһарәтханә көйләп, шунда 2012 елга кадәр намаз укуларны дәвам иткәннәр. 2012 елда җирле хакимият, мөселманнарның 3 мең кв.м. җир кишәрлегендә мәчет төзи алмауларын сәбәп итеп, әлеге җирне кире муниципаль милеккә ала, «Ислам» мөселман оешмасына яңа, кечерәк (1,5 мең кв.м.) җир кишәрлеге тәкъдим итә. Әлеге урында «Ямата» төзелеш ширкәте (Төркия), Төмән, Яңа Уренгой, Губкинский мөселманнары ярдәме белән яңа мәчет өчен бер катлы бина төзелә (манарасы булмый). 2012 ел ахырына мәчет өчен бина сафка баса. 2013 елда анда эчке төзелеш-бизәү эшләре башкарыла. Җирле мөселманнар, бина эчендә намаз укырлык шартлар барлыкка килү белән, биредә намаз укый башлыйлар. Әмма район прокуратурасы, «рәсми рәвештә файдаланылуга тапшырылмаган объектны эксплуатациялиләр», дигән сылтау белән, «Ислам» дини берләшмәсен судка бирә. 2014 елда Пур районы суды, прокуратураның таләпләрен канәгатьләндерә, мәчет ябыла. Бинада хәвефсезлек буенча күпчелек таләпләрне үтәгәч, 2016 елда «Ислам» дини берләшмәсе судка апелляция бирә[3]. 2022 елда район хакимияте (бистәдә яңа православие храмы төзү белән бергә), «Ислам» җирле мөселман берләшмәсенә ярдәм итү максатында, мәчет бинасын һәм аның җирен муниципаль милек итеп күчерә, газ, су, җылылык үткәрүне, сигнализация куюны, бинаның террорчылыкка каршы саклану паспортын булдыруны үз өстенә ала, мәчет алды территориясен тәртипкә китерә. Алга таба мәчет бинасын мөселманнарга сроксыз арендага бирү мәсьәләсе карала[3].

Мәчеткә, мәхәллә әгъзалары буларак, Татарстан, Башкортстан, Идел-Урал төбәкләре, Төньяк Кавказ, Урта Азия һәм Азәрбайҗаннан эшкә килгән кешеләр йөри. Алар вахтага китеп эшләү сәбәпле, җомга намазларына, гадәттә, 70–130 кеше, мөселман бәйрәмнәренә 250 кеше килә[3].

Мәчетнең мәйданы 200 квадрат метр тәшкил итә. Манарасы юк, әмма кешеләр Аллаһы Тәгаләгә табыну йортының кайда урнашканын белсеннәр өчен, мәчет янында очында ярымае булган биек яшел торба куелган[5].

Җитәкчелек

үзгәртү

2006 елдан (өзеклек белән) имам-хатыйб Салман Султанович Аюпов (Дагстанда туган чечен, 2001 елда беренче мәртәбә Уренгойга килгән, Стәрлетамак мәдрәсәсендә дини белем алган)[3].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү