Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте

дини оешма (Россиянең Азия өлеше)

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Централизованная религиозная организация «Духовное управление мусульман Азиатской части России», ДУМ АЧР) ― үзәкләштерелгән төбәкара дини оешма. 1997―1999 елларда ― Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте. Составына Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш регионнарының мөселман җәмгыятьләре керә. 1998 елның 14 декабрендә Россия Юстиция министрлыгында теркәлү узган. Гамәлгә куючы һәм җитәкчесе (1997 елдан) ― баш мөфти шәех Нәфигулла Әширов (1954 елгы).

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте
Духовное управление мусульман Азиатской части России
офис:

127083
Россия байрагы Россия / Мәскәү, Мишин ур., 34/36, офис 1

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

баш мөфти шәех Нәфигулла Әширов

Нигезләү
мөселманнар конференциясе карары

1997 ел

Россия юстиция министрлыгында теркәлү

1998 ел

https://dumachr.ru/

Тарих үзгәртү

 
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе баш мөфти шәех Нәфигулла Әширов

1997 елның августында Тубыл шәһәрендә узган Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары конференциясендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтләренең югары координацион үзәге (рус. Высший координационный центр Духовных управлений мусульман России, ВКЦ ДУМР) составындагы «Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте» буларак оештырылган[1]. Яңа дини оешма Совет заманнарыннан ук эшләп килгән һәм Үзәк Диния нәзарәте составында булган Себер мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Сибири, ДУМС, рәисе мөфти Зөлкәрнәй Шакирҗанов) белән көндәшлеккә керә.

1998 елның 14 декабрендә Россия Юстиция министрлыгында теркәлү узган.

1999 елның 13 февралендә Төмәндә уздырылган Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары корылтаенда Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте итеп үзгәртелә.

2014 елның 28 мартында Н. Әшировка Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте буйсыуындагы кайбер мәчетләрдә көч структуралары тентүе вакытында «экстремистик дип тыелган» дини әдәбият табылу сәбәпле, «дини берләшмә эшчәнлеген тыю мөмкинлеге турында» Свердловск өлкәсе прокуроры Сергей Охлопков имзалаган кисәтү тапшырыла [2].

2020 елның декабрендә Омскида узган Себер һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары корылтаенда оешманың рәисе итеп яңадан Нәфигулла Әширов сайлана.[3]

Структура үзгәртү

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте кануни идарәсе астында 28 төбәк казыят идарәсе, 270 тән артык җирле дини оешма һәм РФнең 25 субъектында эшләүче 170 дини төркем, Диния нәзарәтенең тулы вәкаләтле вәкиллекләре эшли. Җирле дини оешмалар эшчәнлеген тәртипкә салу, урыннарда аларга ярдәм күрсәтү өчен, Россиянең Азия өлеше өлкәләрендә һәм республикаларында төбәк Диния нәзарәтләре булдырылган.

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте югары бүләге – «Әл-Ихсан» ордены.

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте баш офисы Мәскәүдә урнашкан (Мишин ур., 34/36, офис 1).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү