Нур (мәчет, Амурдагы Комсомольск)

Ислам гыйбадәтханәсе (Амурдагы Комсомольск, Хабаровск крае, Россия)

«Нур» мәчете (рус. Мечеть «Нур» г. Комсомольск-на-Амуре) ― Россия Федерациясенең Хабаровск крае Амурдагы Комсомольск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле дини җәмгыяте («Нур» мәхәлләсе) карамагында[1].

Мәчет
«Нур»
Ил Россия
Шәһәр 681000,
Хабаровск крае, Комсомольск-на-Амуре, Үзәк округ[d], Комсомольское шоссесы, 5А.
Координатлары N050 33.570, E137 1.533
Дин Ислам
Мәхәллә ДУМАЧР / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы керү юлы өстендә
Төзелеш еллары 20102014 еллар
Төп даталар:
2010 ― төзелеш башланган
2014 ― ачылган
2022 ― рәсми рәвештә эшли башлаган
Халәте гамәлдә

Амурдагы Комсомольск мәчете ― Ерак Көнчыгыштагы рәсми рәвештә мәчет буларак эшләүче бик аз мәчетләрнең берсе. Ерак Көнчыгыш төбәгендәге күпчелек мәчетләр рәсмиләштерелмәгән, яки гыйбадәт йортлары яки шәхси торак йортлар буларак теркәлгән кебек эшлиләр.

2010 елда Амурдагы Комсомольскида 30 меңнән артык мөселман яшәгән[2].

Амурдагы Комсомольскида мәчет төзү инициативасы белән җирле «Мәгърифәт» татар милли оешмасы чыккан. Мәчет ачылганчы вакытлыча «Нур» җәмгыяте Ленин проспектыннан ерак түгел арендага алынган ике катлы бинада урнашкан. Мәхәллә әгъзалары төрле милләт вәкилләре булганлыктан, вәгазьләр рус телендә алып барыла.

«Мәгърифәт» татар милли оешмасы мәчет төзү өчен җир участогы алуга ирешә. Әмма, закон буенча, гыйбадәт йортларын төзегәндә өстенлек дини структураларга бирелә. Шуңа күрә ике оешманың гомуми җыелышында мэрия белән килешү буенча мәчет төзү өчен җир участогын ДУМАЧР каршындагы «Нур» җирле дини җәмгыятенә (мәхәллә) тапшырырга карар ителә. «Нур» мәхәлләсе 2007 елның 19 июнендә рәсми теркәлү узган[3].

Мәчет төзелеше 2010 елның җәендә башланган. 2019 елның гыйнварында «Нур» мәхәлләсе һәм хакимият арасында җир участогын арендалау буенча яңа килешү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәсе төзелеше ун елдан артык мәхәллә кешеләре көче белән, шулай ук ДУМАЧРның Баш мөфтие Нәфигулла хәзрәт Әшировның зур ярдәме белән алып барыла[4].

Мэрия гыйбадәт йортын файдалануга тапшыруга рөхсәт бирүдән баш тарта. Ислам тарафдарлары Арбитраж судына мөрәҗәгать итә. Шәһәр администрациясе бинаның хуҗасын — ДУМАЧРның җирле дини оешмасын, бинаның фасады проектка туры килми, территорияне төзекләндерү тулы күләмдә башкарылмаган, дип гаепли[4].

Гражданнарның иминлеге өчен җаваплы ведомстволарның экспертлары, барлык төзелеш, шәһәр төзелеше, янгынга каршы, санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәлгән, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Мөэминнәрнең гомерләренә куркыныч янамый. Башка гражданнарның да хокуклары бозылмаган. Суд мөселманнар ягына баса. 2022 елның июнендә Амурдагы Комсомольскида Җәмигъ мәчете рәсми рәвештә эшли башлаган. «Нур» дини оешмасы ДУМАЧР составына керә[4].

2013 елда масштаблы су басу вакытында төзелә торган мәчетне волонтерларга һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә ярдәм итү штабына әйләндерәләр. Мәчет территориясендә көн саен бишәр зур казан пылау әзерлиләр, алар 1500 кешегә кадәр тукландырырга җитәрлек була. Шунысы игътибарга лаек, волонтерлар арасында мөселман җәмгыяте әгъзалары да шактый булган[4].

Амурдагы Комсомольскида беренче мәчет 2014 елда ачылган[5].

2015 елның 17 сентябрендә Амурдагы Комсомольск шәһәренең үзәк район суды судьясы Н. Татунь җирле «Нур» мөселман оешмасына 100 000 сум штраф салган. Дини җәмгыятькә «экстремистик әдәбият таратуда» гаепләүләр белдерелә. «Нур» мөселман оешмасы судья Н. Татунь карарына өстәге инстанция судына апелляция бирә[5].

2016 елның 18 гыйнварында Хабаровск крае суды беренче суд инстанциясенең мәчет янында аерым махсус рөхсәт алмыйча юыну өчен бина төзегән өчен 250 мең сум штраф салу турындагы карарын үз көчендә калдырганнан соң, Амурдагы Комсомольск шәһәренең мәчете җәмгыяте бик авыр хәлдә кала[5].

2022 елның 27 июнендә Амурдагы Комсомольск Җәмигъ мәчете суд карары белән рәсми рәвештә эшли башлаган[1].

Амурдагы Комсомольск мәчете шәһәр үзәгеннән ерак түгел урнашкан. Мәчетнең гомуми мәйданы 537,68 квадрат метр. Төзелеш өчен бүлеп бирелгән участокның мәйданы 4800 квадрат метр[6]. Өч катлы бина, аерым торган тәһарәтханә бинасы бар. Мәчет ~1200―1400 кеше сыйдырышлы. Ислам динен тотучы хатын-кызларга гыйбадәтханәнең икенче катында урын бирелгән [7].

  • Имам Абдурахман хәзрәт Омаров[8], Амурдагы Комсомольск имам-мөхтәсибе, джиу джитсу һәм грэпплинг категорияләрендә дөнья чемпионы [9].
  • 2023 елның 27 февраленнән имам Мухаммад Шахназарович Дибиров (Дагестаннан)[10].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү