Ибн Фадлан (фильм, 2022)

Татарстанда төшерелгән документаль-нәфис фильм

«Ибн Фадлан»Татарстанда төшерелгән документаль-нәфис һәм тарихи фильм.«Россия ― Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме һәм Ислам мәдәниятенә ярдәм фонды (Мәскәү) заказы буенча продюсер Айназ Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә ТР МДН «Хозур» нәшрият йорты төшергән. Фильм Әхмәд ибн Фадланның юлъязмалары мотивлары буенча төшерелгән. XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә берьюлы ике залда күрсәтелгән, фестивальнең махсус дипломына лаек булган [1]. Фильмның хронометражы 120 минут.

Ибн Фадлан

Әхмәд ибн Фадлан ролендә
Зөлфәт Закиров
Жанр документаль-нәфис фильм
Режиссёр Айназ Мөхәммәтҗанов, Рәмис Нәҗмиев
Продюсер Айназ Мөхәммәтҗанов
Сценаричы Айназ Мөхәммәтҗанов
Рәмис Нәҗмиев
Рудольф Хайнуров
Баш ролләрдә Асан Билялов
Зөлфәт Закиров
Алмаз Сабирҗанов
Илдар Кыямов
Айгөл Әхмәтова
Даниэл Әл Харири
Оператор Алексей Матросов, Руслан Косенко
Киноширкәт Җитештерү:
«Хозур» Нәшрият йорты
Дистрибьюция:
«Хозур» ТВ
Нәрсәгә
нигезләнгән
Әхмәд ибне Фадлан юлъязмалары
Озынлык 120 минут
Бюджет ~60 млн сум
Ил Русия Русия
Татарстан Татарстан
Тел русча

Тарих үзгәртү

Фильмны төшерү 2020 елның ахырында башланган, 2022 елның 20 маена ― Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына тәмамланган. Җәй көне прокат версиясе эшләнгән, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 2022 елның 7 сентябрендә «Синема 5» кинотеатрында тамашачыга шул версия тәкъдим ителгән.

Фильм Алабугада 2022 елның июлендә Традицион җәядән ату буенча Бөтенроссия турниры кысаларында, шулай ук 21 августта Мәскәүдә Кинематографистларның Үзәк йортында Татарстан Республикасының еллык Мәдәният көннәре вакытында тәкъдим ителгән булган.

Техник бирем буенча фильм рус телендә төшерелгән, гарәп, инглиз, төрек, татар телләренә тәрҗемә итү күздә тотыла.

Эчтәлек үзгәртү

922 елда Идел Болгарстанына Багдадтан Габбәсиләр хәлифәсе Әл-Мөкътәдирдән илчелек килеп, Ислам динен рәсми дәүләт дине итеп кабул итү тантанасында катнаша. Илчелекнең сәркатибе Әхмәд ибне әл-Габбәс ибне Фадлан ул сәфәр турында үзенең юлъязмаларында теркәп калдырган.

Фильм Әхмәд ибне Фадлан, Алмыш хан кебек шәхесләрнең тарихта тоткан урыны, аларның тарихка йогынтысы һәм татарларның борынгы бабалары Идел буе болгарларының ул вакыттагы ният-карарлары нигезендә, татарларның әлегәчә шушы җирләрдә яшәп, ислам цивилизациясенең бер өлеше итеп тоюлары хакында[2].

Картинада документаль һәм нәфис-сәхнәләштерелгән өлешләр чиратлаша. Документаль өлештә экспертларның интервьюлары һәм комментарийлары тәкъдим ителгән. Фильмның консультантлары: ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, тарих фәннәре докторлары Фаяз Хуҗин, Радик Салихов (Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты), Михаил Пиотровский (Россия Дәүләт Эрмитажы), Аликбер Аликберов (Россия ФА Шәрык институты), тарих фәннәре кандидаты Вячеслав Кулешов (Россия ФА Матди мәдәният тарихы институты), Зөфәр Шакиров (Биләр музей-тыюлыгы) һ. б. катнаша.

Фильмның нәфис-сәхнәләштерелгән өлешендә 921-922 елларда чынбарлыкны реконструкцияләү элементлары булган сәхнәләштерелгән уен күренешләре, Алмыш хан, Әхмәд ибне Фадлан һәм аларның даирәсе күрсәтелә. Төрле эпизодларны төшерүдә 300 дән артык кеше катнашкан. Картинаны җитештерү процессында 100 дән артык тарихи костюм тегелгән, 50 гә якын төрле реквизит ясалган. Кораллар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, тимер көбә киемнәр ясалган.

Төшерү мәйданнары үзгәртү

Фильм Казанда («Казан Экспо», Салмачы бистәсе), Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Төмәндә, Әстерхан өлкәсендә, Әтнә районында, шулай ук Үзбәкстанның Бохара һәм Хива шәһәрләрендә төшерелгән. Фильмның документаль өлеше өчен Казанда, Болгарда, Җүкәтау шәһәрчегендә, Суварда һ. б. аэросъемкалар уздырылган. Эрмитажда, РФ Дәүләт тарих музеенда, ТР милли музеенда, Мәрҗани фондында (Мәскәү), Болгар музей-тыюлыгында, Биләр музей-тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясында төшерү эшләре башкарылган.

Мәсәлән, кыш чыгарга дип туктаган юлчыларга хәзәрләрнең һөҗүм итү күренешләре Әстерхан өлкәсе Харабали районында Мосфильмнан калган «Сарай-Бату» кино шәһәрчегендә төшерелгән. Анда Харабалиның «Доблесть» спорт клубы егетләре (кул көрәше буенча спорт мастерлары да бар), Харабали халкы, Әстерхан өлкәсе дөяләре төшкән.

Алмыш хан (Кырымтатар академия музыкаль драма театры актеры кырым татары Асан Билялов башкаруында) катнашындагы күренешләр «Казан Экспо»да кыш уртасында төшерелгән.

Төшерү төркеме үзгәртү

«Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме (җитәкчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов) заказы буенча һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды (Мәскәү) ярдәме белән продюсер Айназ Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә ТР МДН «Хозур» нәшрияты (нәшрият җитәкчесе Ришат Хәмидуллин) төшергән. Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары исемлегенә кертелгән фильмның бюджеты ~60 млн сум булыр дип исәпләнелгән [3].

  • Айназ Мөхәммәтҗанов ― генераль продюсер, фильмның документаль өлеше буенча режиссер, сценарий автордашы.
  • Рәмис Нәҗмиев ― сценарий автордашы, фильмның сәнгати өлеше буенча режиссер.
  • Рудольф Хайнуров ― сценарий автордашы.
  • Алексей Матросов, Руслан Косенко ― операторлар.
  • Ләйсән Хаҗиева, Чулпан Сафина ― костюмнар буенча рәссамнар.
  • Маргарита Марцевич ― гример.

Рольләрдә үзгәртү

Проектта Татарстанның барлык зур театрларыннан диярлек актерлар эшләгән [4].

Актёр Роле
Асан Билялов илтәбәр Алмыш хан илтәбәр Алмыш хан
Зөлфәт Закиров илче-сәркатип Ибне Фадлан илче-сәркатип Ибне Фадлан
Айгөл Әхмәтова Алмыш хан хатыны Алмыш хан хатыны
Даниэль Әл Харири Алмыш хан улы Алмыш хан улы
Алмаз Сабирҗанов Хәзәр наместнигы Болан Хәзәр наместнигы Болан
Илдар Кыямов Суар чуашлары башлыгы Суар чуашлары башлыгы
Тимур Акулов Болгар патшасы Болгар патшасы
Ленар Гыйматдинов илче Габдуллпаһ ибне Башту илче Габдуллпаһ ибне Башту

Болгар сугышчылары төркеменең хәзәрләр кулыннан илтәбәр кызын тартып алу өчен көрәше эпизодында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төшкән[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү