Булат Мусин (1994)
Булат Мусин, Булат Марат улы Мусин (1994 елның 29 июле, РФ, ТР, Яңа Чишмә районы, Чертуш) — 90 кг авырлык категориясендә көрәшче, РФ татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, биш тапкыр Яңа Чишмә районы батыры, өч тапкыр Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры җиңүчесе (2014, Әлмәт; 2017; 2018, Биектау), өч тапкыр Татарстан чемпионы, ике тапкыр[чыганагы?] РФ чемпионы (2017), Дөнья кубогы иясе (2017). Көрәш буенча РФ җыелма командасы әгъзасы. «2017 елның иң яхшы көрәшчесе».
Булат Мусин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Булат Марат улы Мусин |
Туган | 29 июль 1994 (26 яшь) РФ, ТР, Яңа Чишмә районы, Чертуш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | көрәшче |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | РФ чемпионы ТР чемпионы |
Сайт | musin_116 |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1994 елның 29 июлендә Татарстанның Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган. Әтисе Марат; әнисе Рәмзия, укытучы, 2018 елдан авыл мәдәният йорты мөдире; абыйсы Инсаф, КАИ тәмамлаган; сеңлесе Чулпан. Булат «Техносфералы куркынычсызлык» юнәлешендә А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлаган[1].
КөрәшҮзгәртү
Әтисе Марат Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда, армиядә хезмәт иткәндә көрәш һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Ишегалдында малайлары өчен спорт мәйданчыгы ясап куя. Булат дүртенче сыйныфтан башлап, үзенә көндәлек режим билгели: ун тапкыр чүгәләү, ун тапкыр тартылу һ. б. күнегүләр үтәү. Әлеге күнегүләрне беркайчан да калдырмый. Көрәшкә юлламаны аңа Шахмай мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Мифтахетдинов бирә. Беренче уңышлары белән югары сыйныфларда сөендерә: мәктәпне тәмамлаган елны авыл һәм район Сабан туенда батыр кала. А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында укыганда көрәш спорты белән һөнәри шөгыльләнә башлый.
Кукмара, Биектау, Чирмешән, Аксубай, Нурлат районнары Сабан туйларында катнашып, җиңү яулый.
Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә көрәш бәйгесендә 90 кг авырлык категориясендә чыгыш ясап, җиңә, «Лада-Гранта» автомобиле белән бүләкләнә[2].
2012 елдан Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә (тренерлары Вакыйф Дәүләтшин, Хәбибрахманов Б.Г.)[3].
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда тренер булып эшли, яшь көрәшчеләр тәрбияли.
2018 елның сентябрендә Кыргызстанда узган Күчмәннәрнең III халыкара уеннарында РФ командасы составында катнаша.
УңышларыҮзгәртү
- 2017 ел — Көрәш буенча Дөнья кубогы (Татарстан, 1 июль) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын[4].
- 2017 ел — Көрәш буенча РФ чемпионаты (Пермь, 8—10 декабрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын[5].
- 2018 ел — Көрәш буенча РФ чемпионаты (Казан, 7—9 декабрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 3нче урын
- 2018 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 23—24 ноябрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын.
- 2019 ел — Аба-гүреш (төрекләрнең милли көрәше) буенча Дөнья кубогы (Хотай, Төркия) — 90 кг нан югарырак авырлык категориясендә — 5нче урын (38 пәһлеван арасында)[6].
ӘдәбиятҮзгәртү
- Лилия Фәттахова. Хыяллары да үзе кебек гади. «Идел», 2019 ел, март, 12-15нче бит.
СылтамаларҮзгәртү
- Мусин Булат Маратович (рус.) // Википедия. — 2020-09-16
- Булат Мусин. РФ Көрәш федерациясе рәсми сайты(рус.)
- musin_116. instagram
- Булат Мусин. Facebook
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Динә Йосыпова. Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек. Интертат, 8.06.2018
- ↑ Борец Булат Мусин из Новошешминского района награжден автомобилем. «Яңа Чишмә хәбәрләре», 17.07.2017
- ↑ Фәрит Салихов. Сүтеп-җыелган көрәшчеләр. Россия чемпионнары ничек тәрбияләнә? Интертат, 28.12.2017
- ↑ Наш земляк, новошешминец Булат Мусин стал победителем на Кубке Мира по национальной борьбе. «Яңа Чишмә хәбәрләре», 5.07.2017
- ↑ Протокол хода соревнований Чемпионата России по борьбе Көрәш 2017 года
- ↑ «Татарстан яшьләре», 12.09.2019, 15нче бит