«Ак Барс» көрәш сарае

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

«Ак Барс» көрәш сараеКазандагы көрәш сарае.

Ул 2009 елда ачыла. Комплекс Казан шәһәре үзәгендә, Казансу елгасы буенда — «Миллениум» күпере янында урнашкан. Гомуми мәйданы – 17 мең кв. метрдан артык.

Көрәш сараенда көрәш төрләре үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: 4 тренировка залы, душ белән җиһазландырылган киенү-чишенү бүлмәләре, сауна, су процедуралары һәм бассейн белән җиһазландырылган ял бүлмәләре.

«Ак барс» тхэквондо буенча Европа квалификацияле турниры (2012), фехтование буенча 23 яшькә кадәрле яшьләр арасында Европа Чемпионаты (2011) кебек ярышларны кабул итте. Шулай ук бу бинада Казан Мэры Кубогына «Көрәш» милли спорт төре буенча чемпионатлар, айкидо ярышлары уздырыла.

Сылтамалар үзгәртү