Байназар Әлминов

(Байназар Әлменов битеннән юнәлтелде)

Байназар Әлминов, Байназар Мостафа улы Әлминов (рус. Альменов, 1909 елның 14 августы, РИ, Самара губернасы, Бозаулык өязе, Кызыл Мәчет1976 елның 31 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957). СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1939).

Байназар Әлминов
Туган телдә исем Байназар Мостафа улы Әлминов
Туган 14 август 1909(1909-08-14)
РИ, Самара губернасы, Бозаулык өязе, Кызыл Мәчет
Үлгән 31 октябрь 1976(1976-10-31) (67 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре рәссам
Балалар кызы Инга
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1957)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1909 елның 14 августында Самара губернасы Бозаулык өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе, Тоцк районы) Кызыл Мәчет авылында зәркән остасы гаиләсендә туа. 1976 елда Казанда вафат.

1930 елда Самарадагы татар-башкорт техникумын, 1934 елда Пенза сәнгать-педагогия техникумын тәмамлый.

1934―1935 елларда Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә «Кызылармияче» гәзитендә рәссам булып эшли.

Татарстан китап нәшриятында бизәлеш мөхәррире (1935 елдан), бизәлеш мөхәррририятенең мөдире (1947 елдан).

Бөек Ватан сугышы елларында үзгәртү

Байназар Әлминов татар рәссамнары арасында беренче булып фашистларга каршы плакатлар яза: «Калдырма!» (1940); «Фашизмның канлы сатраплары» (1941); «Икмәк - фронтка» (1943). 1943 елда «Сугыш эпизодлары» дип аталган графика шәлкемендәге рәсемнәре почта открыткалары итеп бастырыла. Конверт тышлары өчен каһарман татарларның портретларын ясый, шулай итеп аларны да, үзен дә бөтен илгә таныта[1].

1943 елның декабрендә Татарстан АССР Рәссамнар берлеге рәссамны Беренче Балтыйк буе фронтында татар телендә нәшер ителүче «Алга, дошман өстенә!» исемле газета редакциясенә ярдәм итү өчен юллый.

Иҗаты үзгәртү

 
Әмир Идегәй. «Идегәй» дастанына иллюстрация

Байназар Әлминов ― Татарстанның китапны бизәү өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарының берсе. Әдәби әсәрләрнең үзенчәлекләрен җентекләп чагылдыра. 300 дән артык китап бизи, алар арасында татар фольклоры («Идегәй» дастаны) һәм татар әдәбияты әсәрләре, дәреслекләр («Әлифба», берничә басма) бар.[2]

1936 елдан Габдулла Тукай әсәрләрен рәсемнәр белән бизи: «Шигырьләр» (1936); «Шигырьләр. Әкиятләр» (1941); «Шүрәле» (1937, 6нчы басма, 1969). Шәриф Камалның «Акчарлаклар», «Таң атканда» романнарына, «Сулган гөл», «Бәхет эзләгәндә», «Уяну» хикәяләренә (1940―1949 елларда) һ.б. рәсемнәр ясый.

Станлы нәкышь өлкәсендә дә эшли. Гуашь һәм акварель белән пейзаж күренешләре ясый. Татар мәдәнияте эшлеклеләре портретларының тулы бер галереясын иҗат итә: Шәриф Камал, Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Нури Арсланов, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Кутуй; Каюм Насыйри, Фатих Әмирхан һ. б.

Катнашкан күргәзмәләре үзгәртү

  • Бөтенсоюз: «РСФСР өлкәләре, автономияле республикалары һәм союздаш республикалар рәссамнары әсәрләре» (1944).
  • Төбәкара: «Идел буе рәссамнары әсәрләре», Идел буе шәһәрләрендә, (1943-45; 1947; 1950; 1953; 1956; 1958).
  • Шәхси күргәзмәләре (Казан): (1944-45, 1955).
  • «7 рәссам истәлегенә» дип аталган төркем күргәзмәсе Б. Әлминовнең вафатыннан соң, 1980 елда үткәрелә.
  • 100 яшенә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Заман белән йөрәктә» (рус. С временем в сердце) күргәзмәсе оештырыла.[3]

Әсәрләре ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда, Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей-комплексында, Алабуга шәһәрендәге И. И. Шишкин музей-йортында, кызы Инга Байназар кызы Әлменова гаиләсендә саклана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957).

Кызыклы факт үзгәртү

Байназар Әлминовның сеңлесе, рәссам Рушан Мостафа кызы Әлминова-Якупова (1928―2017) — рәссам Харис Якуповның хатыны. Аларның уллары Фәрит (1951) — шулай ук рәссам.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. арт16.ру сайтында
  2. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008
  3. арт16.ру сайтында

Әдәбият үзгәртү

  • Персональная выставка работ Б. Альменова: Каталог. Казань, 1945;
  • Персональная выставка работ Б. Альменова: Каталог. Казань, 1955;
  • Черкасова Н. В. Изобразительное искусство Советского Татарстана. М., 1957;
  • Якупов Х.А. Памяти Байназара Альменова // Здравствуй, книга! Казан, 1989.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү