Төп менюны ачу

Самар татар-башкорт педагогия укуханәсе

Самар татар-башкорт педагогия укуханәсе1922 елдан 1932 елга кадәр Самар шәһәрендә эшләп килгән милли кадрлар – мөгаллимнәр әзерләүче махсус урта һөнәри уку йорты.

Самар татар-башкорт педагогия укуханәсе
Элеккеге исемнәр Самар татар-башкорт педагогия техникумы
Нигезләү елы 1922
Ябылу елы 1931
Урын РСФСР байрагы Самар

ТарихҮзгәртү

1920 еллар башында Самар губернасында мәҗбүри гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә кертү өчен әзерлек бара. ВКП(Б) губерна комитеты утырышында “Өлкәнең татар-башкорт халкы мәгарифе торышы” мәсьәләсе карала. Мәктәпләрнең шәхси йортларда урнашкан булуы, укытучылар җитешмәү (1 укытучыга 90 бала туры килә), дәреслекләр булмау, укытучыларның белемнәрен күтәрү кирәклеге ассызыклана.

УкуханәҮзгәртү

Укуханә 1922 елда(?) [1] ачыла. 9 ел буена әлеге уку йорты (1923 – 1932) татар һәм башкорт милләтеннән булган яшьләрне Октябрь инкыйлабыннан соң ачылган яңа төрдәге уку йортларында – совет мәктәпләрендә эшләячәк милли кадрлар – мөгаллимнәр итеп әзерли.[2] Уку йортының мөдире – Һади Кәримов була. Укырга кергән яшьләрне әзерлекле укытучылар итеп үстерү өчен зур көч куя.

Педтехникумны бетергәннәрнең күпчелеге авыл районнарындагы мәктәпләргә җибәрелә. Алар укучыларга татар теле, урыс теле, арифметика фәннәрен өйрәтә, музыкадан башлангыч белем бирә. Кич белән укытучылар янәдән укытучы өстәле артына утыра: өлкәннәрне укырга-язарга өйрәтәләр - илдә наданлыкны бетерү буенча бөтенсоюз кампаниясе бара. Авыл сәхнәләрендә татарча концертлар, татар язучылары әсәрләре буенча куелган спектакльләр оештыралар.[3]

Кыска вакыт аралыгында татар халкының укый-яза белү күрсәткече сизелерлек арта. 1897 елда 18,1 % тәшкил итсә, 1926 елда татар халкының 30,2 % ы белемле исәпләнә. Ил буенча алганда, укый-яза белүчеләр саны буенча, урыслар, украиннардан кала, татарлар 3 нче урында тора.

Кызыклы фактҮзгәртү

Әлеге уку йортын тәмамлаганнар:

Юкка чыккан милли кадрлары әзерләү йортларыҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү