Тәрҗеман

(«Тәрҗемән» газетасы битеннән юнәлтелде)

Тәрҗеман (кырымтат. Terciman, ترجمان‎, рус. Переводчикъ, Тарджеман ) — 1883-1918 елларда Кырымда Бакчасарайда төрки-татар һәм рус (1905 елга кадәр) телләрендә нәшер ителгән әдәби-сәяси һәм фәнни газета. 12 илдә (Россия империясе, Төркия, Мисыр, Иран, Һиндстан һ.б.) таратыла.
1883-1914 елларда нәшире һәм мөхәррире — Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914). 1914 елдан нәшире Рифат Гаспралы, мөхәррире — Хәсән Айвазов.
Газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.

Тәрҗеман
Tөр

атналык

Формат

мәгълүмат-агарту


Гамәлгә куючы

Исмәгыйль Гаспралы

Нәшер итүче

Исмәгыйль Гаспралы
Рифат Гаспралы

Баш мөхәрир

Исмәгыйль Гаспралы
Хәсән Айвазов

Нигезләнгән

1883

Тел

төрки-татар, рус, кырымтатар

Публикацияләр туктату

1918

Төп офис

Таврия губернасы, Бакчасарай

Максаты үзгәртү

Россия империясендәге мөселман халыклары, төрки халыклар өчен уртак булган гомумтөрки тел барлыкка китерү, шуның нигезендә төрки дөньяны берләштерү, аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыру.


  Газета мөселманнарга мөмкин булган кадәрле рус мәдәнияте хакында дөрес мәгълүмат бирүдә, русларга мөселманнарның хәяты, көнкүреше һәм ихтыяҗларын танытуда ярдәмче булачак . Төрекләр, татарлар, азәрбайҗаннар, кумыклар, нугайлар, башкортлар, үзбәкләр, кашгарлар, сартлар, төрекмәннәр һ.б. төрки кавемнәр укысын өчен чыгарыла.
И. Гаспралы
1нче санда «Кереш мәкалә»дә
 

Девизы үзгәртү

Телдә, Фикердә, Эштә Берлек.

Газетаның исеме үзгәртү

Парижда рус язучысы И.С. Тургеневның (1818-1883) шәхси сәркатибе булып торганда, шулай ук белдерүләр конторасында эшләгәндә, Исмәгыйль Гаспралыга француз теленнән тәрҗемә ясарга туры килә, шуны истә тотып, газетасының исемен «Тәрҗеман» (тат. Тәрҗемәче) дип куя[1].

Теле үзгәртү

Газета теленә нигез итеп, синтаксисы гадиләштерелгән һәм алынмалардан чистартылган госманлы төрек теленең истанбул варианты алына.

  «Тәрҗеман»ның теле госманлы төрек теле белән татар теле уртасында тора, һәм халыкның ике өлешенә дә бердәй аңлашыла[2]
Арминус Вамбери,
маҗар тюркологы
 

Тарих үзгәртү

 
Газета нәшире — И. Гаспралы
 
Газета нәшире (1914 елдан) — Р. И. Гаспралы

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү