Хөсәен Туктаргазый

Хөсәен Туктаргазый, Хөсәен Шамил Туктаргазый, кырымтат. Üsein Şamil Toqtarğazı, рус. Усеин Шамиль Токтаргазы (1881, Кырым1913, Кырым) — кырымтатар халык шагыйре, драматург, мәгърифәтче, тәрҗемәче, халык мөгаллиме, мәктәп балалары өчен дәреслекләр авторы, инкыйлабчы-демократ.

Хөсәен Туктаргазый
кырымтат. Üsein Toqtarğazı

Х.Ш. Туктаргазый (1881-1913)
З. Трасинова рәсеме
Тугач бирелгән исеме: Хөсәен Шамил Туктаргазый
Псевдонимнар: Усеин хоҗа
Туу датасы: 10 апрель 1882(1882-04-10)
Туу урыны:
Үлем датасы: 18 сентябрь 1913(1913-09-18) (31 яшь)
Үлем урыны: Таврия губернасы
Ватандашлык: Калып:Байрак/Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: шагыйрь, мөгаллим
Иҗат итү еллары: 1910-1913
Юнәлеш: поэзия, тәрҗемә
Жанр: шигырь, пьеса, роман
Иҗат итү теле: кырымтатар теле
Дебют: «Ыңгырашучы Кырым» (1910)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1881 елның 10 апрелендә Таврия губернасында (Кырымда) Күккүз (хәзерге Бакчасарай районы Соколиное авылы) дигән зур татар авылында фәкыйрь ыргат гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә белем ала. Белемен үзлегеннән арттыра. Акмәчеттәге укытучылар семинариясен тәмамлый.

Халык укытучысы

үзгәртү

Туктаргазый 16-17 яшеннән алып гомеренең азагына хәтле Кырымның төрле районнарында укыта, хәйрия акчасына мәктәпләр ача. Ләкин үз чорының мәктәп дәреслекләре һәм укыту алымнары белән риза булмый. Мәктәпләр өчен 20 исемдә дәреслек (әлифба, хрестоматия, тарих һәм әдәбият һ.б. дәреслекләр) төзи. Бу дәреслекләргә үзе язган шигырьләр, бер пәрдәлек пьесалар белән беррәттән, Габдулла Тукай шигырьләрен (мәсәлән, «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Туган тел» һ.б.), А.С. Пушкинның аерым әсәрләрен (мәсәлән, «Балыкчы карт һәм балык турында хикәят» әкиятен, Кырым темасына язылган «Элегия», «Желание» шигырьләрен һ.б.), И.А. Крылов мәсәлләрен, М.Ю. Лермонтов, Адам Мицкевич поэзиясен татарчага тәрҗемә итеп кертә.
Балаларга рус телен яхшырак өйрәтү максаты белән, кайбер дәреслекләрне рус (кирил) хәрефләре белән бастыра. Кырымда беренче булып, татар һәм рус телләрен аерым фән итеп укыта башлый. Әлеге дәреслекләрне гектографта күбәйтеп, башка мәктәпләргә тарата. Ырынбурда 1908-1917 елларда нәшер ителгән «Шура» журналында баручы «Татар мәктәпләре өчен нинди дәреслекләр кирәк ?» дигән дискуссиядә мәкаләләре белән катнаша.

Халык шагыйренең төп илһамчысы — 1905 елгы беренче рус инкыйлабы. Новатор шагыйрь. Туктаргазыйның аерым шигырьләре Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан 1883-1918 елларда (1914 елдан Р. Гаспралы) нәшер иткән «Тәрҗеман» , Карасубазарда 1906-1908 елларда нәшер ителгән «Ватан хадиме» (мөхәррире Габдерәшит Мәһдиев (1880-1912) газеталарында дөнья күрә.
«Налиш Кырым» (тат. Ыңгырашучы Кырым) шигырьләр китабы басылып чыга (Карасубазар, 1910). Цензура рөхсәт итмәү сәбәпле, беренче басмада 8 шигыре генә дөнья күрә.
Ярымутопия төрендәге «Сәгъдәт утравы» романын (1911), «Муллалар проекты», «Акылсыз нугай», «Рәхимсез балалар» пьесаларын яза.

Карашлары

үзгәртү

Аның әсәрләрендә фәкыйрь-фөкарәләрнең мәнфәгатьләре кайгыртыла, эшче халык патша хөкүмәте һәм яраннарының золымына һәм хурлыгына каршы көрәшкә чакырыла, байлар, морзалар һәм руханилар көлкегә калдырыла. Демократик карашлы шагыйрь булган Туктаргазыйны изүче сыйныфлар үзләренең дошманнары саныйлар[1]. 1905 елда Киречтә булган яһүд погромнарына каршы эшчеләр нәмаешында катнаша.
1913 елның 18 сентябрендә Киреч ярымутравында Кәфә янындагы Карҗебия (1954 елга кадәр Сторожевое) авылында фаҗигале рәвештә үтерелә (сугышу оештырылып, шунда суела)[2] .

  • 1937 елда Кәрим Җаманаклы Казан дәүләт педагогия институтында «Кырым татар халык шагыйре Шамил Туктаргазыйның иҗтимагый-әдәби эшчәнлеге» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. «Тукай, Сабир һәм Туктаргазый» исемле фәнни хезмәт яза.
  • 1979 елда кырымтатар язучысы Шамил Алядин (1912-1996) Х.Ш. Туктаргазый турында «Иблиснинъ зияфетине давет» (тат. Иблис мәҗлесенә чакыру) повесте язган («Йылдыз» әлманахында басылган).

Үрнәкләр

үзгәртү

Бала, бар мәктәпкә,
Хак бирер мәртәбә!

Укы, җаһил калма,
Дөньяда хур булма.
Гыйлемсез һич эш юк,
Белгән һәрдаим тук.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Тохтаргъазы У.Ш. Саадет ичюн. Шиирлер. Ташкент, 1976.
  2. Кәрим Җаманаклы. Әсәрләр. Алабуга, 2005. ISBN 5-96662-0007-6
  3. Шамил Алядин. Иблиснинъ зияфетине давет. Симферополь: Къырым девлет окъув-педагогика нешрияты, 1999. Приглашение на пир к дьяволу. М.: Советский писатель. 1985.(рус.)
  4. Нагаев С. Йылнамелердеки излер (Къырымтатар эдебияты акъкъында этюдлар. Ташкент: Гъ. Гъулам адына Нешрият матбаа бирлешмеси, 1991.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү