Гомәр Ипчи (әдәби псевдонимы Алкедай), Гомәр Бәкир улы Ипчи, кырымтат. Ümer Bekir oğlu İpçi, Умер Бекир огълу Ипчи, рус. Умер Бекирович Ипчи, укр. Умер Бекірович Іпчі (1897, Бакчасарай1955, Томск) — кырымтатар язучысы, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче. Кырымтатар дәүләт театрына, кырымтатар драматургиясенә, кинематографиясенә нигез салучыларның берсе. Сәяси золым корбаны.

Гомәр Ипчи
кырымтат. Ümer İpçi

Г.Б. Ипчи (1897-1955)
Рәссам Р. Нетовкин
Тугач бирелгән исеме: Гомәр Бәкир улы Ипчи
Псевдонимнар: Алкедай
Туу датасы: 1897(1897)
Туу урыны:
Үлем датасы: 11 гыйнвар 1955(1955-01-11)
Үлем урыны: Томск
Ватандашлык: Русия империясе байрагы Россия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь,
Иҗат итү еллары: 1915-1937
Юнәлеш: поэзия, проза, тәрҗемә
Жанр: хикәя, пьеса, роман
Иҗат итү теле: кырымтатар теле
Дебют: «Мәдрәсә» (1915)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1897 елда Таврия губернасы Бакчасарай шәһәрендә вак һөнәрче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган ягында Тавдаер авыл мәдрәсәсендә алгач, 1914 елда[1], Уфага килеп, Галия мәдрәсәсендә ирекле тыңлаучы булып укый. Галия мәдрәсәсенең әдәбият укытучысы Галимҗан Ибраһимов аның әдәбиятка булган һәвәсен уята. 1917-1923 елларда Кырымга кайтып, укытучы булып эшли, үзешчән театрда уйный. 1923 елда Кырым дәүләт татар театры оешкач, башта актер була, 1928 елдан директор вазифасында. Бер үк вакытта, 1924-1928 елларда, «Енъи дунья» (Яңа дөнья) газетасында әдәби хезмәткәр.

Иҗаты үзгәртү

 
Г.Б. Ипчи. 1937 ел

1917 елдан, Галия мәдрәсәсендә укыган вакыттан, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый, Габдулла Тукайга ияреп яза. Шигырь белән язылган «Мәдрәсә» пьесасы (1915), «Газый-Мансур» поэмасы (1917 елда «Кырым учагы» газетасында басылган) мәгълүм.
Тәрҗемәләр белән 17 китап авторы.
Шигырьләре «Шәрыкъ хатыннары» (1926), «Көрәш өчен» (1928) исемле китапларга тупланып, хикәяләре «Көрәш» (1927) китабында тупланып нәшер ителә.
1930 елларда «Тәсәдеф» (Очрашу) (1931), «Асан» (1936) повестьлары, «Галим», «Ачлык», «Хоҗалар» (Укытучылар) исемле романнар язган.
20 дән артык пьеса язган: «Фахишә» (1924), «Галим» (1925), «Нәнкәҗан ханым» (1926), «Азат халык» (1927), «Шаһингәрәй хан» (1929), «Мотор» (1931), «Тарахташтан Сәет улы Сәетәмәт» (1933), «Дошман» (1935) һ. б. Татар театры турында язган мәкаләләре бар.
Дөнья һәм рус классикасын татарчага тәрҗемә итә: Шекспирның «Гамлет»ын, Шиллерның «Разбойники» (Юлбасарлар), Мольерның «Мещанин во дворянстве», Л. Н. Толстойның «Казаки» (Казаклар), А. Островскийның «Гроза» (Яшенле яңгыр), Н. В. Гогольнең «Мертвые души» (Үле җаннар), Э.-Л. Войничның «Овод» (Кигәвен), Анри Барбюсның «В огне» (Ут эчендә), М. Горькийның «Мать» (Ана), «Челкаш», В. Ивановның «Бронепоезд», А. Серафимовичның «Железный поток» (Тимер ташкын) һ.б. әсәрләр.
Кулъязмада калган әсәрләре сәяси золым вакытында юкка чыгарыла.

Кырымтатар кинематографиясенә нигез салучыларның берсе. Кырымтатар халкы каһарманы Галим Азамат угълы турында «Галим» исемле беренче кырымтатар кинофильмының сценарий авторы (1926, режиссеры Г. Тасин).

Сәяси золым үзгәртү

 
«Г. Ипчи төрмәдә».
Рәссам Р. Эминов

1937 елда, «Кырымны Төркия файдасына ССРБдан аерырга маташуда, милләтчелектә» гаепләнеп, кулга алына һәм 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Беломор-Балтика каналы (Унжа лагере) төзелешендә эшләп, җәза мөддәте чыгуга карамастан, 1949 елда аны азат итмиләр. 5 елга Красноярск краена сөргенгә җибәрәләр. Сталин портретын утка яккан өчен, төрмәдән Томск рух авырулары хастаханәсенә күчерәләр. Шунда 1955 елның 11 гыйнварында вафат була. 2000 елда аклана[2]

Хәтер үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Кәрим Җаманаклы. Әсәрләр. Алабуга, 2005. ISBN 5-96662-0007-6
  2. Нагаев С. Йылнамелердеки излер (Къырымтатар эдебияты акъкъында этюдлар). Ташкәнт: Гъ. Гъулам адына Нешрият матбаа бирлешмеси, 1991.
  3. Урсу Д.П. Деятели крымскотатарской культуры. Симферополь, 1999.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Патша армиясенә бармас өчен дигән версия дә бар
  2. Улы Якуб Ипчи истәлекләрендә