Ризаэддин Фәхреддин

тарихчы, әдип, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе
(Rizaeddin Fäxreddin битеннән юнәлтелде)

Ризаэтдин Фәхретдин (16 гыйнвар 1859 ел, Кичүчат, Самар губернасы12 апрель 1936 ел, Уфа) – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

Ризаэтдин Фәхретдин
Туган телдә исем رضاء الدين بن فخر الدين
Туган 16 гыйнвар 1859(1859-01-16)
Кичүчат, Бөгелмә өязе, Самар губернасы
Үлгән 12 апрель 1936(1936-04-12) (77 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Яшәгән урын Пролетар урамы[d], Ырынбур[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәдрәсә
Һөнәре галим, язучы-документалист, журналист
Эш бирүче Хөсәения мәдрәсәсе
Балалар Габдерахман Фәхретдинев һәм Габделәхәт Фәхреддинов
Ата-ана
  • Фәхреддин Сәйфетдин, мулла (әти)
  • Мәһүбә (әни)

 Ризаэтдин Фәхретдин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Бала чагы үзгәртү

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 16 гыйнварында (иске стиль белән 4 гыйнварында) Самар губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Чыршылы мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

Казан үзгәртү

Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.

Санкт-Петербург үзгәртү

1888 елның җәендә Санкт-Петербургга барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам фәлсәфәчесе Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.

Илбәк авылы үзгәртү

1889-1891 елларда Ризаэтдин Фәхретдин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.

Уфа, казыйлык үзгәртү

 
Гаиләсе белән. Алда (с): улы Габдерәшит, Ризаэддин хәзрәт, кызы Зәйнәп, хатыны Нурҗәмал абыстай. Артта (с): уллары Габдерахман, Габдерәшит.
Уфа, 1905
 
Кызы Әсма (у) кияве Галимҗан һәм оныгы Йолдыз белән.
art16.ru

Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэтдин Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

Уфага килгәнче Ризаэтдин Фәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза»  (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.

Ырынбур, «Шура» журналы үзгәртү

Ырынбур шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Ырынбур шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.

Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэтдин Фәхретдин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан.

Совет чоры үзгәртү

«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.

Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.

Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.

Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэтдин Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.

Ризаэтдин Фәхретдиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре үзгәртү

Ризаэддин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.

 
Кичүчатта, галимнең туган нигезендә ачылган мемориаль музее

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны — Нурҗәмал, Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Зәй районы) Чыбыклы авылы ахуны Төхфәтулла улы Габденнасыйр кызы. Балалары: олы улы — Габдерахман (1887—1936), икенче улы — Габделәхәт (1889—1938), өченче улы — Габдерәшит (1892—1953), олы кызы Зәйнәп (1893—1985), дүртенче улы — Сәгыйть (1900—1944), кече кызы Әсма (Шәрәф, 1906—1993)[2][3].

Хәтер үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Ризаэддин Фәхретдин темасы буенча бит бар

Чыганак үзгәртү

  • Мәрданов Р. Ф. Ризаэтдин Фәхретдин: Библиографик күрсәткеч.-Казан: Милли китап, 2003.-30-35 б.б.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://kitap.net.ru/riza2.php
  2. Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность (төзүче-авторлар Д. Г. Гыймранова, Л. И. Гобәйдуллин, Р. Х. Миңнуллин). Казан: Рухият, 2014. ISBN 978-5-89706-165-5
  3. Роднов М. И. Семья Р. Фахретдинова по материалам земской переписи 1900—1901 гг. // Проблемы башкирской, татарской культуры и наследие Ризы Фахретдинова: Материалы межрегионального симпозиума (13 мая 2005 г.). Уфа: ООО «Принт+», 2006. С. 15 — 20.(рус.)
  4. Гимназия №1 им.Р. Фахретдина. О гимназии(үле сылтама)
  5. Альметьевское исламское медресе имени Ризаэддина Фахреддина. Основные сведения
  6. Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе укырга чакыра. Татар-информ, 20.07.2022
  7. Ризаэддин Фәхреддингә стела (Түбән Чыршылы). mirasybys.ucoz.ru, 22.06.2009
  8. Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Татар-информ, 26.05.2022
  9. Мөфти Камил хәзрәт Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты. 2022 елның 26 июнь көнендә архивланган. _Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте, 26.05.2022