Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы
Идел буенда исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы - Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллык юбилее белән бәйле Россиядә 2022 елда төрле бәйрәм чаралары. 1989 елда ислам динен кабул итүнең һиҗри календарь белән санап 1100 еллыгы бәйрәм ителгән иде, 2022 елда бу юбилей Милади календарь нигезендә бәйрәм ителә.
Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә зурлап билгеләп үтү турында 2021 елның ноябрендә Россия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әйткән иде. Путин бу тәкъдим белән килеште һәм юбилейны "дәүләт дәрәҗәсендә" уздыруның хуплады һәм оештыру комитеты билгеләргә кирәк диде.
Юбилейның оештыру комитеты җитәкчесе – Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Республиканың оештыру комитетын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Юбилейның төп чаралары
үзгәртү- Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу.
- Уфадагы Россия ислам университетының яңа комплексын ачу.
- Түбән Новгородта тарихи Ярминкә мәчетенә нигез ташын салу.
- Сембердә Болгар чорына караган тарихи-мәдәни комплексны ачу.
- Касыймда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачу (10 июньдә ачу тантанасы узган).
- Казандагы тарихи "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә төзекләндерү эшен тәмамлау.
- Болгарда транспорт һәм инфраструктура мәсьәләсен хәл итү.
- Россия халыкларының милли әдәбият фестивален үткәрү.
- Болгар чорына караган язма ядкәрләрне барлап китап итеп бастыру һәм тәкъдим итү.
- Инкыйлабка кадәрге татар дин галимнәре хезмәтләрен бастыру.
Сылтамалар
үзгәртү- Исламны кабул итүгә 1100 ел. "Бу бәйрәмнән файдаланырга кирәк" Азатлык радиосы сайты, 13 гыйнвар 2022