Сөембикә ханбикә һәйкәле (Касыйм)
Сөембикә ханбикә һәйкәле (рус. Памятник царице Сююмбике в Касимове) ― Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә куелган һәйкәл. 2022 елның 7 июнендә куелган, 10 июньдә ачу тантанасы узган[1][2].
Һәйкәл | |
Сөембикә ханбикә һәйкәле
| |
Сөембикә ханбикәгә һәйкәл | |
Урын | Рязань өлкәсе, Касыйм, Җиңү мәйданы |
Сынчы | Вениамин Сидоренко |
Төзелеш датасы | 2022 ел |
Материал | бронза, мәрмәр |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Һәйкәл макеты фотосурәте. |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Сөембикә скверы фотосурәте. |
Вакыты
үзгәртүҺәйкәл 2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, Касыйм шәһәренең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгының 570 еллыгы уңаеннан урнаштырыла.
Тарих
үзгәртүСөембикә ханбикә 1553 елда Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирелгән булган, соңгы елларын Касыйм шәһәрендә үткәргән [3].
Каршы чыгу
үзгәртү- Касыйм шәһәр думасы депутаты Валерий Камшилов һәм берничә активист Касыймда Сөембикәгә һәйкәл куюга каршы чыга, һәйкәлне Казанга күчерүне таләп итә:
Һәйкәл кую ― димәк, бишенче колонна, сепаратистлар һәм милләтчеләр үстерү дигән сүз. Ханбикәдән канәгатьсезлекнең төп сәбәбе: янәсе Сөембикә татар түгел, ә нугай, бастард, беркайчан да ил башлыгы булып тормаган. [4] |
- «Славян язуы һәм мәдәнияте Халыкара фонды» (Международный фонд славянской письменности и культуры) генераль директоры А. Бочкарев, «Рус җыены» (Русское собрание) оешмасы (Касыйм шәһәрендә Шаһгали үзәген ачарга тәкъдим итүче оешма) рәисе А. Степанов, «Мещера казак гаскәре» (Мещерское казачье войско) атаманы В. Камшилов һ. б. Сөембикәгә һәйкәл ачуга каршы ил җитәкчелеге исеменә хат язган. Равил Гайнетдин белән Рязань өлкәсе хакимиятенең Сөембикәгә һәйкәл ачуын «Власовка һәйкәл ачу»га тиңләгәннәр, янәсе, Сөембикә Казан ханлыгын яклаган, Казанда Мәскәү партиясенә каршы һәм Мәскәүгә дошман булган [5]:
Сююмбике, которой установлен памятник, была врагом России |
Урыны
үзгәртүҺәйкәл Ока елгасы ярында, реконструкцияләнгән һәм ханбикә исеме бирелгән скверда куела [6]. Скверны яңарту һәм тирә-якны төзекләндерү, яшелләндерү эшләрен «Делюкс» Мәскәү төзелеш компаниясе белгечләре башкарган [7]. Сквер Хан мәчете каршында һәм Шаһгали хан тәкыясына якын урында урнашкан. Сквер үзәгендә булачак һәйкәлгә кызыл кирпечтән күтәртмә урнаштырылган. Күтәртмә сигезпочмаклы йолдыз һәм ярымай формасында эшләнгән [8].
Тасвирлама
үзгәртүҺәйкәл скверның үзәгендә сигез почмаклы йолдыз рәвешендә ясалган ике катлы пьедесталга, аның өстендәге гранит постаментка куелган. Постамент әйләнәсендә яшькелт-сары таштан ярымай эшләнгән. Бер кулын күкрәгенә куйган ханбикә образында сагыш һәм халкына мәхәббәт чагыла. Башын югары күтәргән төз гәүдәсе аны көчле һәм нык рухлы шәхес итеп күрсәтә.
Өч метр биеклектәге һәм 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Санкт-Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган.
Постаментның алгы ягында өстә русча «Казанская царица Сююмбике», аскарак гарәп язуында «Казан ханбикәсе Сөембикә» дип язылган [9].
Проект
үзгәртүӘзерлек эшләре һәм һәйкәлне урнаштыру өчен акчаны Рязань өлкәсе администрациясе, Касыйм шәһәре хакимияте, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте [10], шулай ук җирле татар җәмгыяте вәкилләре биргән.
Проектны Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург) гамәлгә ашырган [11]. Сөембикәгә һәйкәл кую башында Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев торган. Ул фикердәшләр табып, халыкның хуплавын алып, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән җиде ел элек бу эшне башлап җибәргән. Әлеге идеяне тормышка ашыруда мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең өлеше зур булган [12].
Макет авторлары
үзгәртүҺәйкәл макетын Россиянең атказанган рәссамы, сәнгать фәннәре докторы сынчы Вениамин Сидоренко (Санкт-Петербург) һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институты профессоры Андрей Губко ясаган. Сынчы Вениамин Сидоренко сүзләренә караганда, Ханбикәнең йөрәк өстенә куелган сул кулы аның Казанга булган мәхәббәтен һәм сагынуын гәүдәләндерә [13].
Ачу тантанасы
үзгәртү2022 елның 10 июнендә ачылу тантанасы уза. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, РФ Каһарманы Андрей Красов, Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Рязань өлкәсе территорияләр эшләре һәм мәгълүмат сәясәте министры Жанна Фомина, Касыйм шәһәре хакимияте башлыгы в.б. Светлана Андреева, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һ.б. катнаша [14].
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелу көне билгеле булды. Татар-информ, 20.03.2022
- ↑ Рифат Каюмов. Бүген Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачыла. Татар-информ, 10.06.2022
- ↑ Крестьянская царица Сююмбике. bulgar-portal.ru
- ↑ Депутат Камшилов выступил против открытия памятника Сююмбике в Касимове. МК Рязань, 8.06.2022
- ↑ Рәмис Латыйпов. Сөембикә Россияне таркатырга мөмкин? Ирек мәйданы, 9.06.2022, 3нче бит
- ↑ Сквер Сююмбике. kasimov-62.ru, 21.03.2019(рус.)
- ↑ Благоустройство сквера имени царицы Сююмбике в Касимове заканчивается. ryazpressa.ru, 21.10.2019
- ↑ Мусульмане установят памятник казанской царице Сююмбике под Рязанью. РИА Новости, 15.03.2021(рус.)
- ↑ Делегация ДУМ РТ приняла участие в торжественном открытии памятника Сююмбике. ДУМ РТ, 10.06.2022
- ↑ Памятник царице Сююмбике будет установлен в Касимове. Духовное управление мусульман Российской Федерации, 20.01.2021(рус.)
- ↑ Аяз Исмагилов. Обнародован проект памятника царице Сююмбике в городе Касимов Рязанской области. Татар-информ, 21.05.2019
- ↑ Рифат Каюмов. Васил Шәйхразыев: Сөембикәгә һәйкәл ачу безнең күптәнге хыял иде. Татар-информ, 11.06.2022
- ↑ Виктор Сельников. В Рязанской области собираются поставить памятник татарской царице. RYAZAN.KP.RU, 22.05.2012(рус.)
- ↑ В Рязанской области открыли памятник царице Сююмбике.(үле сылтама) Правительство Рязанской области, 10.06.2022(рус.)