Вениамин Сидоренко

рәссам, сынчы (Кронштадт, Санкт-Петербург, РФ)

Вениамин Сидоренко, Вениамин Георгий улы Сидоренко (рус. Вениамин Георгиевич Сидоренко, 1938 елның 1 декабре, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Ишем2024 елның 6 сентябре, РФ, Санкт-Петербург) ― рәссам, скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1981 елдан), сәнгать фәннәре докторы (1995), Россиянең атказанган рәссамы (2005). М. К. Аникушин исемендәге Кронштадт балалар сәнгать мәктәбе укытучысы. Касыймда 2022 елда урнаштырылган Сөембикә ханбикә һәйкәле макеты авторы.

Вениамин Сидоренко
Туган телдә исем Вениамин Георгиевич Сидоренко
Туган 1 декабрь 1938(1938-12-01)
СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Ишем
Үлгән 6 сентябрь 2024(2024-09-06) (85 яшь)
РФ, Санкт-Петербург
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам-скульптор
Җефет Ольга Владимировна
Бүләк һәм премияләре Россиянең атказанган рәссамы (2005)

 Вениамин Сидоренко Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1938 елның 1 декабрендә Ишемдә туган. 1958―1961 елларда Ленинград хәрби округында Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.

В. А. Серов исемендәге Ленинград сәнгать училищесын (ЛХУ) тәмамлаган (1978). Училищены тәмамлагач, хатыны ― булачак сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Владимировна белән юллама буенча М. К. Аникушин исемендәге Кронштадт балалар сәнгать мәктәбенә укытырга килгәннәр[1] . 1981 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Вениамин Георгиевич ― күпкырлы рәссам. Ул монументаль әсәрләр тудырган. Бакыр кою пластикасы, кыйммәтле ташларны кисеп ясау ― глиптика стилендә дә эшләгән.

Иҗатында, аерым алганда, скульптура әсәрләрендә төп темалар булып тарихи портретлар, хәзерге автор трактовкасындагы антик һәм Библия сюжетлары торган. Скульптор иҗатында А. С. Пушкин образы өстендә эш аерым урын алып торган.

Мәскәүдә Гайсә Коткаручы храмын[d] торгызганда, бу храмның төп горельефларын торгызу өстендә эшләгән[2].

Санкт-Петербург, Мәскәү, Кронштадт, Донской һәм Ораниенбаум шәһәрләре өчен берничә монументаль әсәр булдырган.

Скульпторның иҗади эшләре Эрмитажда[d], Рус музеенда[d], Третьяков галереясендә, Санкт-Петербург шәһәрендәге А. С. Пушкин музеенда, Ярославль, Сочи, Екатеринбург, Барнаул шәһәрләре музейларында, Париждагы Рус сәнгате музеенда, Берлин, Равенна, Хельсинки һәм Саппоро шәһәрләрендә саклана.

А. С. Пушкинга багышланган медальләр сериясе өчен шагыйрьнең тууына 200 ел тулу уңаеннан Пушкин медале белән бүләкләнә. Ораниенбаумдагы музей-тыюлык өчен ясалган А. Д. Меншиков портреты Кенәз А. Д. Меншиков фонды медале белән билгеләп үтелгән.

2024 елның 6 сентябрендә Санкт-Петербургта 85 яшендә вафат булган[3].

Сөембикә һәйкәле

үзгәртү
 
Сөембикә ханбикә һәйкәле. Касыйм

2022 елның 7 июнендә Касыйм шәһәрендә куелган, 10 июньдә ачу тантанасы узган, 2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, Касыйм шәһәренең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгының 570 еллыгы уңаеннан урнаштырылган Сөембикә ханбикә һәйкәленең макеты авторы[4][5].

  Тышкы рәсемнәр
  Һәйкәл макеты фотосурәте.

Рязань өлкәсе мөселман өммәте тормышында актив катнашканы, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклауга һәм милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән зур өлеше өчен В. Г. Сидоренко Россия мөселманнарының «Казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән[6].

  Йөрәгенә куйган шушы кулы аша ханбикәнең Казанга, халкына булган мәхәббәтен, чиксез сагынуын гәүдәләндерергә теләдем[7]
Вениамин Сидоренко
 

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр
  • Гөлнур Сафиуллина. Саумы, Сөембикә-ханбикә! «Сөембикә», 2024 ел, октябрь, 24-27нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү