Ризаэтдин Фәхретдин музее (Кичүчат)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музееТатарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы (мемориаль музей). Музей күренекле татар галиме, мәгърифәтче, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең (18591936) туган авылындагы йорты нигезендә ачылган һәм аның тормыш юлы белән таныштыра. Музей татар халкының рухи, тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау үзәге булып тора. 2013 елның 23 июленнәнӘлмәт районы муниципаль бюджеты карамагындагы оешма.

Ризаэтдин Фәхретдин музее
Нигезләү датасы 1995
Урын 423422 ТР, Әлмәт районы,
Кичүчат, Р. Фәхретдин ур., 1
Директор Диләрә Габделкави кызы Гыймранова
Сайт Р. Фәхретдин мемориаль музее
Ризаэтдин Фәхретдин

Тарих үзгәртү

1995 елның 25 маенда Әлмәт районының Кичүчат авылында, галимнең туган нигезендә Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее ачыла. Музейны ачу тантанасында ТР президенты М. Ш. Шәймиев катнаша. Музейга нигез салучы – төбәк тарихчысы, фотограф Сәмдүн Җамалетдин улы Фәрхетдинов (1937), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (1998)[1]. Ярдәмчесе — мәктәп директоры Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев.

Музей директорлары: 19942001 елларда — Гөлүсә Вәлиҗан кызы Хөснуллина, 2001 елданх. в. — Диләрә Габделкави кызы Гыймранова. Музей ел дәвамында 10 меңгә якын кеше кабул итә.

1999 елда бинага янкорма төзелгән, экспонатлар яңартылган, 2006, 2009 елларда төзекләндерү эшләре үткәрелгән. 2018 елның 8 нобрендә Ризаэтдин Фәхретдин музеена яңа бина кирәклеге ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелде[2].

Тасвирлама үзгәртү

Авылның уртасында, Ризаэтдин Фәхретдин гаиләсенең туган нигезе урынында урнашкан музей бинасы агач бурадан ясалган. 131 квадрат метр мәйданлы музейда биш зал бар. 410 экспонат тәкъдим ителгән. Музей ишек төбендә Р. Фәхретдиннең әти-әнисе утырткан пар наратлар сакланган. Музей ишегалды төзекләндерелгән: агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Гомуми мәйданы 129,4 кв.м., экспозиция мәйданы - 100,3 кв.м. Төп фондта 2345 саклау берәмлеге һәм фәнни-ярдәмче фондта 2061 саклау берәмлеге исәпләнә (2015)[3].

Экспонатлар үзгәртү

Экспонатлар арасында — галимнең үзе исән чагында чыккан китаплары, Согуд Гарәбстаны әмире Бөтендөнья мөселманнар конгрессы (1926, Мәккә) вице-президенты Р. Фәхретдингә бүләк иткән поднос. Экспозициядә галимнең кулъязмалары сакланган шәхси сандыгы, хушбуй савыты, фотосурәтләр һәм Фәхретдиннәрнең гаилә архивы материаллары урын алган. 1908-1918 елларда Р. Фәхретдин мөхәррирлегендә нәшер ителгән һәм мөхәррирнең 700 дән артык мәкаләсе басылган «Шура» журналы төпләнмәсе күргәзмәгә куелган. Р. Фәхреддиннең 500 шәхесне эченә алган шәҗәрәсе күрсәтелә[4].

Экскурсияләр үзгәртү

  • Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм эшчәнлеге
  • Р. Фәхретдин мирасы
  • Р. Фәхретдиннең балачагы һәм яшүсмер чоры узган урыннар буенча

Һәр елны музейда «Р. Фәхреддин укулары» үткәрелә, «Туганнарның кадерен белик» очрашуы уздырыла.

Әдәбият үзгәртү

  1. Гаилә - кечкенә бер дәүләттер… Фәхретдиннәр гаиләсенең фотоальбомы (төзүче Д. Г. Гыймранова). Казан: Омега, 2014. ISBN 978-5-9904159-9-7
  2. Р. Фәхреддин музее (буклет).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү