Казакълар

күбесенчә Казакъстанда яшәүче төрки халык
(Qazaqlar битеннән юнәлтелде)

Казаклар белән бутамагыз.

Казакълар
Үз аталышы

қазақтар

гомуми сан

16 000 000 (2021)

яшәү җире

Казакъстан: 13 029 227 (1.01.2021)[1]
Кытай: 1 400 000 — 1 500 000 [2]
Үзбәкстан: 800 000 — 1 500 000 [3]
Россия: 654 000 [4]
Монголия: 150 000 [5] Төрекмәнстан: 40 000 — 100 000 [6]
Кыргызстан: 40 000 [7]
Төркия: 40 000
Әфганстан: 40 000
Таҗикстан: 1000900
Иран: 20 000
Украина: Калып:Сан20000
Франция: 20 000
АКШ: 20 000

Алмания: 20 000
Теле

Казакъ теле

Дине

Ислам

Кардәш халыклары:

Төрки халыклар

 Казакълар Викиҗыентыкта

Казакълар (казахлар, әйтелеше: [къазакълар], tat.lat. Qazaqlar(үле сылтама), каз. қазақтар /qɑzɑqtɑr/; берлек сан: қазақ /qɑzɑq/) — күбесенчә Казакъстанда яшәүче төрки халык.

Элек казакъ милләте өч жүздән (йөздән) — Олы Йөз, Урта Йөз һәм Кече Йөздан гыйбарәт булган. Өч жөз Казакъ ханлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән. Казакъ ханлыгы үзе Алтын Урда таркалганнан соң 1465 елда барлыкка килгән. Бу Алтын Урда өлешендә күчмә халыклар торганнар, шәһәрләр булмаган диярлек.

Тарихы

үзгәртү
 
Элекке казакъ милләте өч Йөз составы
     Кече Йөз      Урта Йөз      Олы Йөз
 
Сырдәрья өлкәсе казакълары, 1911 ел.

Казакълар бабалары — төрки-монгол кабиләләре: найманнар, кереитләр, аргыннар, киятләр, дулатлар, коныратлар, җалаирлар.

XIV гасыр азагында — XV гасыр башында Нугай Урдасы һәм Әбелхәер ханлыгы составына керә.

XV гасырның 2-нче яртысында Казакъ ханлыгына берләшә. Аның эчендә 3 күч кабилә берләшмәсе — Зур, Урта һәм Кече жүздән (каз. жүз, jüz, جٷز) барлыкка килә.

Кече Йөз Әстерхан татарлары белән чиктәш, Урта Йөз Себер татарлары һәм башкортларның көньяк — көнчыгыш һәм көньяк җирләре белән чиктәш була. Урыны белән казаклар җәйләгән җирләр Җаек елгасының урта агымына һәм аның кушылдыгы Иләк елгасының югары агымына барып җитә. Казаклар белән озак күрше булу көньяк-көнчыгыш башкортларның этник үсешенә йогынты ясаган. Бөрҗән, кыпчак, табын кабиләләре составында казаклар очраган «байулы» ыру атамалары бар.

Казакъларның Ырынбур губернасына күпләп күченүе XVIII гасыр азагында башлана. XIX гасыр башында Ырынбур губернасында казакълар саны 20 мең тәшкил итә. Җәйләүләре Иртеш, Ишем, Тубыл елгалары кадәр сузылып, Идел һәм Җаек елгалар арасындагы көтүлекләр өчен бәхәс һәм бәрелешләргә китергән. Башкортлар Казакъ йөзләре ханнарына барган Россия хөкүмәте илчелегендә катнаша, казакларга Россия багынлыгын кабул итүенә булышлык итә. Башкорт ихтилаллары чорында башкортлар Россия хөкүмәте гаскәрләреннән качып, казакларда яшеренгән.

XIX гасырда казакъларның җирдән файдалануы 1808 елдагы указы белән көйләнгән, аңа ярашлы казаклар салым түләүдән, йөкләмә үтәүдән 10 елга азат ителгән.

Телләр (казакъ теле) төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Казакъ ханлыгы теле — Алтын Урданың дала теле булып санала, шуңа күрә татар теленә — Алтын Урданың шәһәр теленә якын, ләкин аермасы бар.

Мәсәлән:

Татарча Казакъча
Идән Еден
Ел Жыл
Ерак Жырақ
Якын Жақын
Йөз Жүз
Йөрәк Жүрек
Бүлмә Бөлме
Кош Кұс
Иртән Ертен
Ил Ел
Эшләде Істеді
Беренче Бірінші

Казакъ телендә ү, ө, ә, ң авазлары татар телендә кебек, қ, ғ татар авазларына къ (q), гъ (ğ), ұ — татарныкы о туры килә: Болгар (тат.) — Бұлғар (каз.) (язылышы төрле, әйтелеше бертигез — Bolğar).

ДНК генеалогиясе

үзгәртү
 
Казакъ, Алтай-Таван-Богд, Монголия.

Y-ДНК тикшеренүләре буенча казакълар һаплотөркемнәре:

  • С3 — 42 %,
  • R1a — 18 %,
  • G1 — 12 %,
  • R1b — 6 %,
  • N1 — 5 %,
  • J2 — 4,5 %,
  • O — 4,1 %,
  • D1 — 1 %,
  • J1 — 1 %,
  • Q1 — 2,3 %,
  • R2 — 1,4 %.[8]


Мәдәнияте

үзгәртү

Күчмә терлекчелек традицион шөгеле булган. Башлыча ат һәм сарык, берникадәр сыер малы, дөя үрчеткәннәр. Тире иләү, киез басу, чигү, бала сугу кебек кәсепләр үскән була.

Традицион тырмалары — авыл. Тирмә (төрки халыклардагы кебек киездән каршы, җыеп алынмалы агач каркаслы) төп торак булган. Агачтан һәм таштан, җирдән салынган өйләр дә билгеле.

Гади ирләр киеме — күлмәк, бишмәт, ыштан. Ирләр һәм хатын — кызларның төп кием йон һәм ефәк тукымадан тегелгән халат булган. Баш киеменнән түбәтәй, киез эшләпә (капкач), җәнлек тиресе куелган кышкы бүрек киң таралган. Гади хатын-кыз киеме киң күлмәк, җиңсез камзул һәм ыштаннан торган. Хатын-кыз күлмәк кирәк чигүле, ука, көмеш тәңкә белән бизәлгән постау яки бәрхет күкрәкчә йөрткән. Туй вакытында кәләш башына тәңкәләр, асыл ташлар һәм чулпылар белән бизәлгән биек түбәле, постау яки бәрхет калпак кигән, кияүгә чыккан хатыннар ситсадан, сирәк очракта ефәк, башын, күкрәген, аркасын каплап, бите ачык калдырылган ак башлык йөрткән. Кызларның кышкы баш киеме (бүрек, кама бүрек) җәнлек тиресе белән каелып, каурый, чулпылар белән бизәлгән. Көмеш һәм бакыр беләзек, балдак, йөзек, сырга, энҗе, мәрҗән, сәйлән муенсалар традицион бизәвечләр саналган. Чигүле, көмеш каптырмалы каеш ирләр һәм хатын-кыз киеменең мәҗбүри элементы булган.

 
Бишбармак (каз. бешбармақ, бесбармақ, ет)

Казакларның традицион аш-суында ит азыклары киң таралган: бишбармак, токмач, пылау, казы. Сыер һәм сарык сөтеннән әйрән, катык, корт, сыр, бия сөтеннән кымыз әзерләгәннәр. Ашамлыклар татар-башкортныкына охшаш: бишбармак, шулпа, корт, казы, әйрән, кымыз, бавырсак, катык, сагыз.

Гадәттә, гаиләсе күп (10 һәм аннан да күбрәк) балалы. Гаилә димләү буенча барлыкка килгән, урлау йоласы да булган. Гаилә мөнәсәбәтләрендә левират, сорорат сакланган. Мөлкәтне варислыкка алганда минорат кагыйдәсе тотылган. Иң ачык йолалары туй үткәрү һәм бала туу (бишек туе) белән бәйле. Яз килүгә багышланган бәйрәмнәрнең берсе булып нәүрүз исәпләнә. Ураза гаете, Корбан гаете кебек дини бәйрәмнәрне билгеләгәннәр.

Музыка коралларыннан думбыра, чиртер, кылкубыз, быргы һәм сорнай киң таралган.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү