Пенза өлкәсе
Пе́нза өлкәсе́ – Рәсәй Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Байрак
| |
Башкала | Пенза |
---|---|
Халык исәбе | 1 290 898 (1 гыйнвар 2021) ![]() |
Нигезләнгән | 4 февраль 1939 |
Вакыт зонасы | Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү |
География | |
АТБ | Россия |
Мәйдан | 43,200 км² |
Координатлар | 53.25°N 44.57°E ![]() |
RU-PNZ ![]() | |
Хөкүмәт башлыгы | Мельниченко, Олег Владимирович |
![]() |
Өлкә үзәге – Пенза шәһәре.
Сембер, Сарытау, Тамбов, Рязань өлкәләре һәм Мордовия белән чикләнә.
Тарих Үзгәртү
Өлкә үзәге (Пенза шәһәре) 1663 елда ныгытма буларак нигезләнә.
1718 елда Казан губернасы составында Пенза провинциясе оештырыла.
1780 елның 15 сентябрендә Пенза губернасы барлыкка килә. 1797 елның 5 мартында Пенза губернасы бетерелә, территориясе Сарытау, Тамбов, Түбән Новгород һәм Сембер губерналары арасында бүленә.
1801 елның 9 сентябрьдә Пенза губернасы яңадан оештырыла. 1928 елда ул бетерелә, аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә. 1935—1936 елларда — Куйбышев крае составында, 1937—1939 елларда — Тамбов өлкәсе составында.
1939 елның 4 февралендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Тамбов өлкәсе Тамбов һәм Пенза өлкәсенә бүленә. Шул ук указ буенча, Пенза өлкәсе составына Куйбышев (7 район) һәм Сарытау өлкәләрнең (7 район) өлешләре кертелә.
1943 елның 19 гыйнварында Пенза өлкәсенең Барановка һәм Николаевка районнары Сембер өлкәсе составына кертеләләр.
География Үзгәртү
Чиктәшлек Үзгәртү
Як | Рәсәй субъекты |
---|---|
Төньяк | Мордовия республикасы |
Төньяк-көнбатыш | Рязань өлкәсе |
Көнчыгыш | Сембер өлкәсе |
Көньяк | Сарытау өлкәсе |
Көнбатыш | Тамбов өлкәсе |
Өлкә күбесенчә Идел буе калкулыгында урнаша; кырый көнбатыш өлеше Ока-Дон тигезлегендә урнаша. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 330 км, төньяктан көньякка — 204 км.
Климат Үзгәртү
Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -11,3...-13,3 °С, июльнең урта температурасы — +18,8...+20,5 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 550 (көньяк)-680 мм (төньяк-көнчыгыш).
Гидрография Үзгәртү
Төп елгалар — Мокша, Сыры (Идел бассейны), Хопёр, Ворона (Дон бассейны). Сусаклагычлар — Сыры сусаклагычы, Вадинск сусаклагычы.
Халык Үзгәртү
Милли состав Үзгәртү
Народ | 1939 ел[1] | 1959 ел[2] | 1970 ел[3] | 1979 ел[4] | 1989 ел[5] | 2002 ел[6] | 2010 ел[7] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
руслар | 1 484 913 (86,8 %) | 1 311 909 (86,9 %) | 1 323 489 (86,2 %) | 1 306 093 (86,5 %) | 1 296 143 (86,1 %) | 1 254 680 (86,4 %) | 1 165 668 (86,8 %) |
мордвалар | 132 752 (7,8 %) | 109 442 (7,2 %) | 106 485 (6,9 %) | 95 718 (6,3 %) | 86 370 (5,7 %) | 70 739 (4,9 %) | 54 703 (4,1 %) |
татарлар | 64 660 (3,8 %) | 62 224 (4,2 %) | 74 835 (4,9 %) | 78 236 (5,2 %) | 81 307 (5,4 %) | 86 805 (6,0 %) | 86 431 (6,4 %) |
чуашлар | 7 535 (0,4 %) | 6 050 (0,4 %) | 7 433 (0,5 %) | 7 121 (0,5 %) | 7 075 (0,5 %) | 6 738 (0,5 %) | 8 595 (0,7 %) |
Торак пунктлар Үзгәртү
Пенза өлкәсенең эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Пенза | 517 137 | 11 | Башмаково | 10 425 | |||||
2 | Күзнәй | 88 883 | 12 | Урта Әләзән | 8 779 | |||||
3 | Заречный | 63 579 | 13 | Белинский | 8 567 | |||||
4 | Каменка | 39 579 | 14 | Колышлы | 8 313 | |||||
5 | Сердобск | 35 387 | 15 | Городище | 8 102 | |||||
6 | Түбән Ламу | 22 725 | 16 | Олы Пачелма | 8 052 | |||||
7 | Никольск | 22 475 | 17 | Лунино | 7 906 | |||||
8 | Мукшы | 11 590 | 18 | Чаадаевка | 7 595 | |||||
9 | Бессоновка | 11 415 | 19 | Тамалы | 7 475 | |||||
10 | Земетчино | 10 773 | 20 | Спасск | 7 442 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Административ-территориаль бүленеш Үзгәртү
Районнар Үзгәртү
Шәһәр округлар Үзгәртү
№ | Шәһәр округы | Мәйдан, км² |
Халык саны (2011), кеше |
---|---|---|---|
1 | Заречный | 124 | 63 600 |
2 | Күзнәй | 23 | 88 800 |
3 | Пенза | 288 | 517 400 |
Танылган шәхесләр Үзгәртү
Татарлар Үзгәртү
- Якуб Агишев
- Азиз Акҗигитов
- Бари Еналиев
- Таһир Керженов
- Гафур Коләхмәтов
- Гадел Кутуй
- Мөдәрис Мостафин
- Әдһәм Тенишев
- Кәрим Тинчурин
- Шамил Усманов
Руслар Үзгәртү
- Виктор Несмелов (1863, Бәк районы, Вертуновка - 1937, Казан), фәлсәфәче, илаһиятчы, Казан руханилар академиясе профессоры, ректоры.
- Виктор Скумин (1948- ), профессоры, Скумин синдромы.
Моны да карагыз Үзгәртү
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-06-01, retrieved 2012-05-25