KAZANSUMMIT
KAZANSUMMIT — Казан шәһәрендә узучы халыкара икътисади саммит, РФ һәм Ислам дөньясы илләре өчен икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуда төп мәйданчык булып торучы халыкара очрашу. Халыкара чарада Россия, Татарстан һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (рус. ОИС) илләре, чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре катнаша. Саммит кысаларында ислам икътисады, финанслар һәм банкинг, халыкара сәүдә буенча форумнар, стратегик форум һ.б. чаралар үткәрелә.[1]
- Саммитка 2009 елда нигез салына.
- 2010 елдан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында уза.
- 2012 елдан РФ Федераль җыенының Федерация шурасы хәерхаһлыгы белән уза.
KAZANSUMMIT | |
Нигезләнү датасы | 2009 |
---|---|
Башлану вакыты | 2009 |
Рәсми веб-сайт | kazanforum.ru |
KAZANSUMMIT Викиҗыентыкта |
Оештыручысы
үзгәртү2010 елдан Ислам банкы һәм финансларын үстерү фонды - компетенция үзәге (рус. Фонд развития исламского бизнеса и финансов, ингл. IBFD Fund)[2]
Саммитның максаты
үзгәртү- Россия, Татарстан һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (ИХО) керүче илләр[3] арасында икътисад һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшырту һәм үстерүгә ярдәм итү.
- Бизнестагы төп агымнар, инвеситиция перспективалары һәм сәүдә базары турында ирекле диалог алып барырга мөмкинлек бирү.
- KazanSummit – Татарстанга дөнья күләмендә үзен икътисади яктан үсеш алган төбәк буларак танытырга мөмкинлек бирә торган мәйдан.
- Халыкара платформа хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу һәм илебезнең икътисади мөмкинлекләрне һәм инвестицион потенциалының ачыклау өчен булдырылган.
KazanSummit - РФ һәм Ислам дөньясы илләре өчен икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуда иң төп мәйданчык. Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али Әл Мәдәни Россиягә, бигрәк тә Татарстанга яхшы мөнәсәбәттә.[4] Рөстәм Миңнеханов |
Тарих
үзгәртү- KazanSummit-2009 I Халыкара икътисади саммиты 2009 елның 25-26 июнендә уза.
- KazanSummit-2010 II Халыкара икътисади саммиты 2010 елның 27-29 июнендә уза.
- KazanSummit-2011 III Халыкара икътисади саммиты 2011 елның 20-21 июнендә уза.
- KazanSummit-2012 IV Халыкара икътисади саммиты 2012 елның 17-18 маенда уза.
- KazanSummit-2013 V Халыкара икътисади саммиты 2013 елның 2-3 октябренда уза.
- KazanSummit-2014 VI Халыкара икътисади саммиты 2014 елның 5-7 июнендә уза. Форумда 29 чит илдән 150 вәкил, 20 Россия төбәгеннән 420 вәкил катнаша.[5]
- KazanSummit-2015 VII Халыкара икътисади саммиты 2015 елның 15-16 июнендә уза. Төп темасы — «Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары»[6](перспективалар, ислам банкингын финанс инструмент буларак гамәлгә ашыру механизмнары мәсьәләләре). Чарада 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдергән: Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Азәрбайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбритания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. Саммитның күргәзмә экспозициясендә Татарстанның традицион предприятиеләре һәм экспорт мөмкинлекләреннән тыш, аның инвестицион куәтен һәм инфраструктурасын күрсәтә торган сәнәгать мәйданнары, технопарклары да тәкъдим ителә. Форумда яшьләр өчен аерым чара оештырыла, яшьләр үзләренең иң яхшы проектларын саммитның күргәзмә экспозициясендә тәкъдим итә.
- KazanSummit-2016 VIII Халыкара икътисади саммиты 2016 елның 19-21 маенда уза. Төп темасы — «Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең РФ субъектларында финанс индустриясен җәелдерү мөмкинчелекләре». Чарада 51 илдән 1 556 вәкил катнаша[7].
- KazanSummit-2017 IX Халыкара икътисади саммиты 2017 елның 18-20 маенда уза. Төп темасы- халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр контекстындагы ислам инвестицияләре. Узган 2017 елдагы Самитта 2641 кеше катнашты , 53 илдән халыкара оешмалар вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары, финанс институтлары, 15 илчелек вәкилләре, парламент депутатлары, инвесторлар һәм бизнесменнар шулай ук 250 журналистлар килгән. Бу саммитның 9 елдагы тарихында иң күп санлы вакыйга.
- 2018 елның 10―12 маенда Казанда X «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Халыкара икътисади саммиты узачак. Чара «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында «Хәләл яшәү рәвеше» буларак дигән темага уза.
- KazanSummit-2019 XI Халыкара икътисади саммиты 2019 елның 24-26 апрелендә уза. Форумда 72 илдән 3500 кеше, Россиянең 38 регионы катнаша.
* 2020 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан яңа коронавирус инфекциясе кабыну сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителү сәбәпле, «Россия ― Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2020» XII Халыкара икътисади саммиты 2021 елга күчерелә.
- 2021 елның 28―30 июлендә ике форматта: онлайн һәм урында узган KAZANSUMMIT 2021 XII Халыкара «Россия ― Ислам дөньясы» икътисади саммитында 60 илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 5 мең кеше, шулай ук 30 дипломатик миссия вәкилләре катнаша[8]
Оештыру комитеты
үзгәртү- Рәисе - ТР премьер-министры урынбасары – ТР министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.
Бәя
үзгәртүФорум республика өчен чыгымлы түгел. Анда дәүләтнеке булмаган барлык оешмаларга катнашу түләүле. Татарстан оештыру-техник ресурсларга гына акча бүлеп бирә.[9]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар-информ , 15.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17
- ↑ IBFD Fund сайтында
- ↑ Бүген ИХОга 54 ил керә
- ↑ Татар-информ, 15.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17
- ↑ Саммит сайтында, archived from the original on 2015-12-22, retrieved 2015-06-17
- ↑ Татар-информ , 15.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17
- ↑ Саммит сайтында
- ↑ В Казани завершился международный экономический саммит «Россия — Исламский мир: KazanSummit 2021». trt-tv.ru, 1.08.2021
- ↑ Татар-информ, 10.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17