Бразилия

(Bräzil битеннән юнәлтелде)

Брази́лия, рәсми атамасы Брази́лия Федерати́в Респу́бликасы (порт. República Federativa do Brasil) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләтләр арасында өслек мәйданы һәм халык саны буенча беренче урында торучы дәүләт. Кыйтганың көнчыгыш һәм үзәк өлешләрен алып тора.

Бразилия
Байрак
Илтамга
Башкала Бразилиа
Халык саны 203 062 512 (1 август 2022, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 7 сентябрь 1822 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−02:00
Рәсми тел португал теле
География
Мәйдан 8,515,767 км²
Координатлар 14°S 53°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Брәзил милли кәнгрисе
Дәүләт башлыгы исеме Бразилия президенты
Дәүләт башлыгы Луис Инасиу Лула да Силва
Башлык исеме Бразилия президенты
Хөкүмәт башлыгы Луис Инасиу Лула да Силва
Карта
Икътисад
ТЭП 1 649 623 миллион US$ (2021), 1 920 096 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Брәзил риялы
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.74 (2015)[2]
КПҮИ 0.754 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 75.723 ел (2017)[4]
Джини коэффициенты 48.9 (2020)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 188
  • Электр аергычы төре IEC 60906-1[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 127 вольт,[7] 220 вольт[6]
    Телефон коды +55
    ISO 3166-1 коды BR
    ХОК коды BRA
    Интернет домены .br

    Башкаласы – Бразилиа шәһәре.

    Француз Гвианасы, Суринам, Гайана, Венесуэла, Колумбия, Перу, Боливия, Парагвай, Аргентина һәм Уругвай белән чиктәш. Коры җирдәге чикләренең озынлыгы якынча 16 мең км. Көнчыгыштан берничә утравы (иң мөһиме – Фернанду-ди-Норонья) Бразилиянеке булган Атлантик океан белән юыла. Яр сызыгы озынлыгы – 7,4 мең км.

    Тарих үзгәртү

    Бразилия территориясендә кешенең пәйда булуы неолит дәверенә туры килә. 16 гасыргача Бразилиядә берничә эре индей кабилә яшәгән. Алар күчмә хәят алып барганнар, тупи-гуарани кабиләсе генә утрак яшәгән. Индей кабиләләре аучылык, балыкчылык белән беррәттә игенчелек белән шөгыльләнгән. 1500 елның апрельдә Португалия диңгезчесе Педру Кабрал Бразилия ярларына барып җитә һәм кәшеф иткән җирне Португалия биләмәсе итеп игълан итә.

    География үзгәртү

     
    Бразилиянең топографик картасы

    Бразилия – Латин Америкасының иң зур дәүләте, континентның яртысын диярлек биләп тора. Башкаласы – Бразилиа. Территориясе коры җир өслегенең 5,7 %ын тәшкил итә (8 514 215,3 км²). Бразилия – зурлык буенча дәүләтләр арасында бишенче урында тора (Россия, Канада, Кытай һәм Америка Кушма Штатларыннан соң).

    Илнең төньгында Амазония үзәнлеге урнашкан. Төньякта ул Гвиана яссы таулыгының төньяк өлешенең калкулыклы тигезлегенә күчә. Калган территория исә тулысынча диярлек Бразилия яссы таулыгында урнашкан.

    Бразилиянең иң югары ноктасы – Неблин тау түбәсе (2 994 м).

    Табигать үзгәртү

    Сәясәт үзгәртү

    Дәүләт башында халык тарафыннан 4 елга сайланучы президент тора.

    Югары закон чыгаручы орган булып ике палаталы (федераль Сенат (81 урын) һәм Депутатлар Палатасы (513 урын)) Милли кәнгрис тора.

    Югары мәхкәмә хакимияте Бразилия Конституциясенең дөрес шәрехләнүе һәм кулланылуы өчен җавап бирүче Югары Федераль Суд тарафыннан чынлыкка ашырыла.

    Милли гимн үзгәртү

    Бразилия милли гимны текстын Жоаким Осориу Дуке Эстрада (Joaquim Osório Duque Estrada), көен Франсиску Мануэл да Силва (Francisco Manuel da Silva) язган.[8]

    I. Ouviram do Ipiranga as margens plácidas Ишеттеләр Ипиранга-елга ярлары İşettelär İpiranğa-yılğa yarları
    De um povo heróico o brado retumbante Батырларның күк күкрәүдәй өннәрен, Batırlarnıñ kük kükräwdäy önnären,
    E o sol da liberdade em raios fúlgidos Һәм азатлык кояшы мул сипте нурларын, Häm azatlıq qoyaşı mul sipte nurların,
    Brilhou no céu da Pátria nesse instante Яктыртты ул Ватаныбыз күкләрен. Yaqtırttı ul Watanıbız küklären.
    Se o penhor dessa igualdade Без тигезлек дәлил-сәбәбен Bez tigezlek dälil-säbäben
    Conseguimos conquistar com braço forte Бу куәтле куллар белән казандык, Bu quätle qullar belän qazandıq,
    Em teu seio ó liberdade Каршы алырбыз үлем сәгатен Qarşı alırbız ülem säğaten
    Desafia o nosso peito a própria morte. Синең кочагыңда, изге Азатлык! Sineñ qoçağıñda, izge Azatlıq!
    Ó Pátria amada Сөекле Ватан, Söyekle Watan,
    Idolatrada Кодрәт ал Хактан, Qödrät al Xaqtan,
    Salve! Salve! Имин бул син! İmin bul sin!
    Brasil, um sonho intenso, um raio vívido Бразил — бөек хыялыбыз, сибә нурлар, Brazil — böyek xıyalıbız, sibä nurlar,
    De amor e de esperança à terra desce Күк такымы — Көньяк Хач җиребезгә, Kük taqımı — Könyaq Xaç cirebezgä,
    Se em teu formoso céu risonho e límpido Сөю, өмет таратып балкый йолдызлар Söyü, ömet taratıp balqıy yoldızlar
    A imagem do Cruzeiro resplandece Гүзәл, аяз, шатлык тулы күгебездә. Güzäl, ayaz, şatlıq tulı kügebezdä.
    Gigante pela própria natureza, Табигать үзе тудырган бер гигантсың; Tabiğät üze tudırğan ber giğantsıñ;
    És belo és forte impávido colosso Мәһабәт, көчле, кыю син, беләгеңдә Mähabät, köçle, qıyu sin, belägeñdä
    E o teu futuro espelha essa grandeza Алдагы бөеклегеңне туплагансың! Aldağı böyeklegeñne tuplağansıñ!
    Refren: Кушымтасы: Quşımtası:
    Terra adorada Меңнәр арасыннан Meñnär arasınnan
    Entre outras mil Өзелеп яраткан ил, Özelep yaratqan il,
    És tu Brasil Әй сөекле Ватан, Äy söyekle Watan,
    Ó Pátria amada! Син ул, Бразил! Sin ul, Brazil!
    Dos filhos dêste solo és mãe gentil Ул-кызыңа изге ана күк ил, Ul-qızıña izge ana kük il,
    Pátria amada, Brasil. Әй сөекле Бразил! Äy söyekle Brazil!

    Халык үзгәртү

    Халык саны – 198,7 млн (2009 елның июль бәяләмәсе, дөньяда 6нчы урын).

    Еллык арту – 1,2% (фертильлек – бер хатын-кызга 2,2 тудыру).

    Уртача гомер озынлыгы – ирләрдә 68 ел, хатын-кызларда 76 ел.

    Телләр – португалча (рәсми һәм иң таралган), шулай ук испанча, немецча, итальянча, японча, инглизчә һәм индеец телләре.

    Укый-яза белү – 89% (2004 елгы бәяләмә).

    Диннәр үзгәртү

    Гамәлдәге 1988 елгы Конституциясе нигезендә, Бразилия – дөньяви дәүләт. Диннәр – католицизм (номиналь рәвештә) 73,6%, протестантизм 15,4%, спиритуалим 1,3%, банту/вуду 0,3%, башкалар 2%, атеистлар 7,4% (2004 елгы исәп буенча).

    Икътисад үзгәртү

    Бразилия — куәтле аграр җи­тештерүгә ия, продукцияне күпләп читкә сатучы ил. Кытай борчагы һәм терлекчелек продук­цияләре белән бергә экспорт күләме 100 миллиард доллардан арта. Тимер рудасына бай. Россия кебек үк, Бразилия дә күпләп чимал сатуны арттырырга сәләтле.[9]

    Искәрмәләр үзгәртү

    1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
    2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
    3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
    4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
    5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
    6. 6,0 6,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
    7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
    8. Бразилия милли гимны
    9. Башкортстан — инвестицияләр мәйданы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-13