Абхазия

(Abxaziä битеннән юнәлтелде)

Абхазия (абх. Аҧсны [апсны́], рус. Абхазия, гөрҗ. აფხაზეთი, [апхазе́ти]) — Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.

Абхазия Җөмһүрияте
абх. Аҧсны Аҳәынҭқарра
рус. Республика Абхазия
Абхазия Җөмһүрияте илтамгасы
Байрак Илтамга
Абхазия Җөмһүрияте милли һимны
Нигезләнгән VIII гасырАбхаз патшалыгы буларак
1491 елАбхаз кенәзлеге буларак
4 март 1921Абхаз ССР буларак
Бәйсезлекне игълан итү 26 ноябрь 1994[1] (Гөрҗистаннан)
Дипломатик танылу өлешчә
Рәсми телләр абхаз, рус
Башкала Сухум
Идарә итү формасы Президент-парламент җөмһүрияте [3]
Президент
Вице-президент
Премьер-министр
Аслан Бжания
Бадра Гунба
Валерий Бганба[4]
Мәйдан
• Барлыгы

8665 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

240 705[5]
ТЭП
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына


Акча берәмлеге Россия сумы[6] (RUB, код 643)
Телефон коды +7 840 и +7 940[7][8]
Сәгать кушаклары UTC+03:00

Гөрҗистан Конституциясе буенча, Гөрҗистанның бер өлеше, чынлыкта Гөрҗистан Абхазия территориясен контроль астында тотмый.

Абхазия

Абхазия үз почта маркаларын чыгара.

Абхазия картасы

Тарихи өлкәләре үзгәртү

7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гума, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.

География үзгәртү

Урнашуы үзгәртү

Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.

Елгалары үзгәртү

Елгалар Кара диңгез бассейнына карый. Алар: Кодор, Бзыбь, Кяласур, Гумиста. Елганың туенуы яңгырлардан һәм кар суыннан. Тауларда искиткеч матур Рица һәм Амткел күлләре урнашкан.

Тарлавыклары үзгәртү

Халкы үзгәртү

Абхазияда абхазлар, руслар, грузиннар (нигездә мегреллар), әрмәннәр, украиннар, греклар, яһүдиләр, белоруслар, болгарлар, эстоннар һ.б. халыклар яши. Халкының зур өлеше – Россия гражданнары.

Дин үзгәртү

1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.

Православие
Ислам
Төп мәкалә: Абхазиядә ислам

2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган. Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә[9].

Күренекле шәхесләр үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Принятие новой конституции республики. Также 12 декабря 1999 года был принят Акт о независимости. 30 сентября отмечается день независимости Республики Абхазия, в честь завершения войны в Абхазии в 1993 году
  2. Абхазия Җөмһүрияте Конституциясе 2010 елның 26 июнь көнендә архивланган. — 4 маддә
  3. Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295
  4. Объявлены окончательные итоги президентских выборов в Абхазии. РИА Новости, 24.03.2020(рус.)
  5. В Абхазии обнародовали итоги переписи. lenta.ru. әлеге чыганактан 2012-08-17 архивланды. 2011-12-29 тикшерелгән.
  6. Закон Республики Абхазия «О Национальном банке Республики Абхазия» (статья 28) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2013-11-16 
  7. «Абхазия получила российские телефонные коды»Лента.ру (28.09.2009)
  8. Абхазия перешла на российские телефонные коды
  9. Александр Крылов. ЕДИНАЯ ВЕРА АБХАЗСКИХ "ХРИСТИАН" И "МУСУЛЬМАН". Особенности религиозного сознания в современной Абхазии. Портал-Credo.Ru, 17.03.2004(рус.)

Чыганак үзгәртү