Кодóр тарлавыгы, шулай ук Кодóри тарлавыгы (абх. Кәыдырҭ

а, гөрҗ. კოდორის ხეობა) — Кавказ тауларындагы Абхазиянең икенче зур елгасы булган Кодор елгасының үзәне, тарлавык.

Югары Абхазия картасы, Кодор тарлавыгы
Кодор тарлавыгында урнашкан Югары Абхазия картасы
Югары Абхазия картада (яшел төс)
Кодор тарлавыгында Ажара авылы. 2006-2008 елларда сөргендәге Абхазия хөкүмәте урнашып торган йорт

Тасвирлама үзгәртү

Кодор тарлавыгы Абхазиянең төньяк-көнчыгыш өлешендә Кодор елгасының югары агымында урнашкан. Биеклеге: 1 300 дән 3 984 метрга кадәр. Климаты дымлы, кышы карлы. Ел саен 1 600 мм явым-төшем (гыйнварда 120 мм, апрельдә 160 мм, июльдә 180 мм, октябрьдә 160 мм) була. Елына 30 тәүлек яңгыр ява. 180 тәүлек чамасы тарлавык кар капламы белән каплана. Гыйнварда уртача температура: -3, апрельдә: 3, июльдә: 14, октябрьдә: 5. Уртача максималь температура (июль): 28 °C.

Үзәндә тау авыллары, аерым алганда, үзе кечкенә уннарча бистәдән торучы Ажара авылы урнашкан. 2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, үзәндә 1 956 кеше яшәгән, шуларның 1 912 се этник гөрҗи—сван булган. 2008 елның августында җирле халыкның күбесе чигенүче гөрҗи гаскәре белән биредән киткән.

Яңа тарих үзгәртү

Гөрҗи-абхаз сугышы(рус.) вакытында (19921993) Абхазия составына керүче Кодор тарлавыгы Абхазия белән Гөрҗистан арасындагы каршылык урынына әйләнә. Гөрҗистан ягында җирле сван ополчениесе отрядлары чыгыш ясый, аларның иң зурысы Эмзар Квициани җитәкчелегендәге «Монадире» (гөрҗ. მონადირე — «Сунарчы») отряды була. Аның ярдәмендә Кодор тарлавыгының көнчыгыш өлеше («Югары Абхазия(ингл.)» дип атала торган урын) хәрби хәрәкәтләрдән соң Гөрҗистан хөкүмәте контролендә кала.

1994 елның 4 апрелендә Мәскәүдә Гөрҗистан һәм Абхазия тарафыннан имзаланган «Утны туктату һәм хәрби көчләрне аеру турындагы килешү(рус.)» шартлары буенча, Гөрҗистан гаскәрләрен Кодор тарлавыгыннан аларның Абхазиядән читтә урнашкан урыннарына БДБ тынычлык урнаштыру көчләре вәкилләре һәм БМО күзәтүчеләре(ингл.) контроле астына чыгару таләп ителә. Бер үк вакытта Кодор тарлавыгында тынычлык урнаштыру көчләреннән һәм халыкара күзәтүчеләрдән даими патрульлек итүне оештыру таләп ителә.

Алга таба тарлавык территориясендә даими киеренкелек саклана. Тарлавыкта берничә куркыныч хәл булып ала:

  • Тарлавыкта вакыт-вакыт БМО хәрби күзәтүчеләре арасыннан тотыклар (заложниклар) (аерым алганда, 1999 елның октябрендә, 2000 елның июнендә һәм 2000 елның декабрендә) алына. Һәр очракта тотыклар азат ителә.
  • 2001 елның көзендә Гөрҗистан ягыннан тарлавыкка җитәкчесе кыр командиры Руслан Гелаев(ингл.) булган Чечня сугышчылары төркеме керә, бу хәл Гөрҗистан—Абхазия мөнәсәбәтләренең кискенләшүенә китерә. 2001 елның 8 октябрендә «билгесез көчләр» тарафыннан БМО миссиясе боралагы (вертолеты) бәреп төшерелгән, нәтиҗәдә бортта булган барлык тугыз кешенең гомере өзелгән. РФ Хәрби-һава көчләре боевикларга каршы һавадан һөҗүм оештыралар. Җавап чарасы сыйфатында Гөрҗистан районга үз гаскәрләрен керткән. Ахыр чиктә, боевиклар тарлавыктан кысрыклап чыгарылган.
  • 2006 елның июлендә Гөрҗистан үзәк хөкүмәтенә буйсынудан баш тарткан Эмзар Квициани(груз.) җитәкчелегендәге хәрби отрядны тар-мар итү максаты белән, Гөрҗистан үз гаскәрләрен тарлавыкка кертә[1]. Тарлавыкта Гөрҗистан юрисдикциясе яңадан торгызылу сәбәпле, Гөрҗистан президенты (2008—2013) Михаил Саакашвили тарлавыкта (Гөрҗистан составындагы) Абхазия Автономияле Республикасы(ингл.) хөкүмәтен һәм парламентын урнаштырырга боерык биргән. 2 августта сөргендәге Абхазия хөкүмәте һәм парламентының күп кенә әгъзаларын Кодор тарлавыгына күчерү төгәлләнә. Абхазия Автономияле Республикасының хөкүмәте Чхалта авылында, ә Югары шура Ажара авылында урнаша. 2006 елның 27 сентябрендә Гөрҗистан президенты Михаил Саакашвили указы белән Кодор тарлавыгының югары өлеше «Югары Абхазия» итеп үзгәртелә[2].
  • БМО Генераль сәркатибенең Абхазиядә булган хәл турында 2008 елның 3 октябрендәге докладында күрсәтелгәнчә, 7 һәм 8 августта Көньяк Осетиядәге хәрби хәрәкәтләрнең кискен эскалациясе һәм шуңа бәйле килеп чыккан Грузия-Россия сугышы(ингл.) Гөрҗистан-Абхазия конфликты зонасындагы вәзгыятькә һәм аны җайга салу процессына тирән йогынты ясаган.
  • 8 августта Абхазия ягы 1994 елгы «утны туктату һәм хәрби көчләрне аеру турындагы» Мәскәү килешүен бозып, кораллы көчләрне аеру зонасына авыр хәрби техника кертә башлый. 9 августның икенче яртысында Кодор тарлавыгының югары өлешендә туптан атулар (артобстрел) башлана. 12 августта абхаз ягы һөҗүм итә башлый һәм тарлавыкның югары өлешен басып ала. 2 меңгә якын җирле халык (сваннар) гөрҗи хәрбиләренә ияреп тарлавыкны ташлап китә. Шулай итеп, Абхазия элеккеге Абхазия АССРның бөтен территориясен контрольдә тота башлый[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү