Тарлавык (рус. ущелье, ингл. ravine) — таулардагы тар, тирән, текә кыялы үзән. Каньоннан аермалы буларак, тарлавыкта үзән төбен елга юлы тулысынча капламый. Бер өлешен урман алып тора. Шунлыктан тарлавыклар тауларда кешеләргә, транспортка үтеп йөрергә уңайлы булган табигый үткел (рус. перевал) вазифасын да башкара.

Тарлавык. Пенины, Польша
Калигандак тарлавыгы. Һималай

Текә кыялы таулардан аермалы буларак, сөзәк битләүле (авышлык) тауларда тау сыртлары, сопкалар арасында тар үзәннәр хасил була.

Тарлавык, кагыйдә буларак, елга тау массивында ярык хасил иткәч, барлыкка килә. Тарлавыкларда кар ишелү (лавина), бозлык шуышу, сил агу куркынычы саклана.

Һималай тауларындагы 8 мең метрлы Аннапурна һәм Дһаулагири тау түбәләре арасыннан агучы Кали-Гандаки елгасы (2 540 метр биеклектә ага) ясаган Калигандак тарлавыгы — дөньяда иң тирән тарлавык.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү