Каньон (исп. cañón — торба, тарлавык) — бик текә ярлы, тирән тар елга үзәне. Каньонның тар төбе, гадәттә, елга үзәне белән тулысынча тулган була. Каньоннан аермалы буларак, тарлавыкның текә кыялы үзәненең төбен тулысынча елга юлы капламый, яртысын урман каплый.

Колорадо елгасы каньоны. АКШ
Фиш елгасы каньоны. Намибия
Партнах елгасы каньоны. Альп таулары

Каньон аз денудацияләнгән була[1]. Плато яки таулы урынны кисеп үтә. Атмосфера сулары агымы аз булган, коры климатлы, известьташлы яки базальтлы платолар өчен хас.

2013 елның августында Бристоль, Калгари һәм Урбин университетлары галимнәре тарафыннан Гренландиядә табылган Зур каньон озынлыгы буенча иң зур каньон булып тора.

Тирәнлеге буенча дөньяның иң зур каньоннарының берсе Колорадо елгасындагы Зур Каньон (ингл. Grand Canyon, АКШ) (озынлыгы 446 км дан артык, тирәнлеге 1600 м). Әмма ул гаять зур Ярлунг-Цангпо, Кали-Гандаки каньоннарына озынлыкта да, тирәнлектә дә бирешә.

Перудагы Колка каньоны Зур Колорадо каньоныннан тирәнлеге буенча ике тапкыр диярлек зуррак.

Аурупада иң зур каньон — Каратаудагы (Черногория) Тара елгасы каньоны (озынлыгы 82 км, тирәнлеге 1300 м чамасы).

Озынлыгы һәм киңлеге буенча дөньяда икенче каньон — Фиш елгасы каньоны (Намибия, озынлыгы 161 км, киңлеге 27 км, тирәнлеге 550 м).

Гимры һәм Салатау (Дагстан) тау кыялары арасында Сулак елгасы белән төзелгән Сулак каньоны 1900 м тирәнлеккә якын һәм озынлыгы 53 км чамасына җитә һәм тирәнлеге буенча дөньяда иң зур каньоннарның берсе булып тора.

Әмма дөньяда иң тирән каньон булып, Перудагы Котауаси каньоны санала: аның тирәнлеге 3535 метрга тиң.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Денудация (латин телендә denudation - «ялангачлану») — тышкы көчләр тәэсиреннән җимерелгән тау токымнары продуктларының бер урыннан икенче урынга күчерелү процессы.