Фазыл Искәндәр, Фазыл Абдул улы Искәндәр, (абх. Фазиль Абдул-иҧа Искандер, рус. Фазиль Искандер (1929 елның 6 марты, Абхазия ССР, Сухуми — 2016 елның 31 июле, Мәскәү, Переделкино) — абхаз милләтеннән, әсәрләрен рус телендә иҗат итүче совет һәм РФ язучысы. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе (1989), РФ дәүләт премияләре (1994, 2013) лауреаты.

Фазыл Искәндәр

Ф.А. Искәндәр (1929-2016)
Тугач бирелгән исеме: Фазыл Абдул улы Искәндәр
Туу датасы: 6 март 1929(1929-03-06)
Туу урыны: Сухуми, Абхазия ССР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Үлем датасы: 31 июль 2016(2016-07-31) (87 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Ватандашлык: Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Русия Русия
Эшчәнлек төре: шагыйрь, прозаик
Иҗат итү еллары: 1956-2016
Юнәлеш: реализм
Жанр: сатира, истәлекләр, шигырь, пьеса, роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Тау сукмаклары» (рус. Горные тропы) (1957)
Бүләкләр:
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Имза: Култамга

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1929 елның 6 мартында Абхазия ССР Сухуми шәһәрендә туган. Әтисе Абдулны —Иран чыгышлы кирпеч заводы хуҗасын — 1938 елда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦедан сөргәч, абхаз милләтле әнисенең туганнарында – Чегем авылында үсә. Рус мәктәбен алтын медальгә тәмамлагач, Мәскәүгә китапханә институтына укырга керә. 3 курс укыгач, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына күчә һәм аны тәмамлый (1954).

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре «Тау сукмаклары» (рус. Горные торпы) китабында (Сухуми, 1957), «Юность» (Мәскәү) журналында басыла. 1962 елдан проза әсәрләре яза башлый. 1966 елда «Новый мир» журналында басылган «Кәҗәүгез йолдызлыгы» (рус. Созвездие Козлотура) повесте танылу китерә.

«Чегемнан Сандро» (рус. Сандро из Чегема) роман-эпопеясын, «Чикның балачагы» (рус. Детство Чика) эпосын, «Кроликлар һәм буар еланнар» (рус. Кролики и удавы) повестен, «Россия турында уйлаучы һәм америкалы» (рус. Думающий о России и американец) эссесын язган. «Кеше һәм аның тирә-ягы» (рус. Человек и его окрестности), «Мәктәп вальсы, яки Оятның көче» (рус. Школьный вальс, или Энергия стыда), «Шагыйрь» (рус. Поэт), «Кеше кую урыны» (рус. Стоянка человека), «Софичка» повестьлары, «Гераклның унөченче батырлыгы» (рус. Тринадцатый подвиг Геракла), «Башлану» (рус. Начало), «Әтәч» (рус. Петух), «Диңгез турында хикәя» (рус. Рассказ о море), «Бабакай» (рус. Дедушка) хикәяләре һ.б. әсәрләре игътибарга лаек.

Әсәрләре «Литературная Абхазия», «Новый мир», «Неделя» басмаларында дөнья күрә. «Метрополь» бәйсез әлманахында «Зур сексның бәләкәй гиганты» (рус. Маленький гигант большого секса) повесте басыла. Күп кенә әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән.

Карашлары үзгәртү

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе югары шурасы депутаты булып сайлана (1989-1991). Башкача сәясәт белән шөгыльләнми. Абхазия бәйсезлеген яклап, сүз әйтмәве өчен, Абхазия лидеры Владимир Ардзинба белән аралары киеренке була[1].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Антонина Хлебникова, шагыйрә.

  • улы, кызы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ермолин Е. Последние классики. М.: Совпадение, 2016. ISBN 978-5-903060-36-2.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү