Әсгать Мохтар

татар язучысы

Әсгать Мохтар (әдәби тәхәллүсе, тулы исем-фамилиясе Әсгать (Әскад) Мохтар улы Мохтаров [1], үзб. Asqad Muxtor, Asqad Muxtorov, Асқад Мухтор, 23 декабрь 1920 — 17 апрель 1997) — Үзбәкстан ССРның халык шагыйре, язучы, тәнкыйть мәкаләләре авторы.[2]

Әсгать Мохтар
Тугач бирелгән исеме: Әсгать (Әскад) Мохтар улы Мохтаров
Туу датасы: 23 декабрь 1920(1920-12-23)
Туу урыны: СССР, Төркистан АССР, Фәрганә
Үлем датасы: 17 апрель 1997(1997-04-17) (76 яшь)
Үлем урыны: Үзбәкстан, Ташкент
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1938—1997
Юнәлеш: реализм, модернизм
Жанр: шигырь, нәсер, драма
Иҗат итү теле: үзбәк теле
Дебют: 1938
Премияләр: Хәмзә исемендәге Республика Дәүләт премиясе
Бүләкләр: Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХалыклар дуслыгы ордены«Бөек хезмәтләр өчен» ордены

Биография

үзгәртү

Әсгать Мохтар 1920 елның 23 декабрендә Фәрганәдә туа. 11 яшьтә ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1938 елда Урта Азия дәүләт университетына (1960 елдан Ташкент Дәүләт университеты, 2008 елдан Үзбәкстан милли университеты[d]) укырга керә.

Ташкентка күченгәч, 1957-69 елларда Үзбәкстан Язучылар берлегенең секретаре булып эшли, республиканың «Звезда Востока», «Гулистан» кебек үзәк басмаларында баш мөхәррир була.

1938 елдан үзенең иҗатын вакытлы матбугатта бастыра башлый. Әсгать Мохтар үзбәк әдәбиятына хезмәт кешесе темасын кертә: Әсгать Мохтар – «Булат коючы» (үзб. «Пўлат куювчи», 1947), «Зур юлда» («Катта йўлда», 1949) поэмалары, «Хөрмәтле кардәшләрем» («Ҳамшаҳарларим», 1949), «Рәхмәт, сөеклем» («Раҳмат, меҳрибоним», 1954), «99 миниатюра» (1962) шигъри җыентыклары, «Елгалар кушылган җирдә» («Дарёлар туташган жойда», 1950), «Каракалпак кыйссасы» («Қора-қалпоқ киссаси», 1958) повестьлары, «Апа-сеңелләр» («Опа-сингиллар», 1955), «Туу» («Туғилиш», 1961), «Дәвер минем тәкъдиремдә» («Давр менинг тақдиримда», 1964), «Чинар» («Чинор», Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт бүләге, 1968, татарча басмасы – 1976), «Күзгә йокы кермәгәндә...» («Тундаликлар...», 1997) романнары, берничә пьеса, А. Пушкин, М. Лермонтов, А. Блок, К. Симонов, У. Шекспир, Ф. Шиллер[d], Софокл әсәрләренең тәрҗемәләре авторы.[2] Роман-поэмаларында үзбәк хатын-кызларының «уянуы», көрәшчеләр, үзбәк халкының тарихы тасвирлана.

Әсгать Мохтарның әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә бар. А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, М.Горький, В. В. Маяковский, А. А. Блок, Т. Г. Шевченко һ. б. классикларның әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә итә.

Үзбәкстанда татар әдәбиятын пропагандалый. Җирле вакытлы матбугатта Г. Тукай, М. Җәлил, Г. Әбсәләмов, Һ. Такташ тормышын һәм иҗатын чагылдырган мәкаләләр бастыра, Тукайның (1946, 1961, 1986) һәм Җәлилнең (1958, 1982) шигырьләр җыентыкларын нәшер итүгә әзерли (җыентыкны төзүче, кереш сүз авторы һәм кайбер шигырьләрнең тәрҗемәчесе буларак).[2]

Язучының әсәрләре рус, инглиз, беларус, украин, кытай, румын, һинди, урду һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән.[2]

«Чинара» романы өчен Хәмзә исемендәге Республика Дәүләт премиясе ала. Ике орден һәм медальләргә ия була.

1997 елда Ташкентта вафат була.

Әсәрләре

үзгәртү
  • «Булат коючы» (1947) поэмасы;
  • «Хөрмәтле кардәшләрем» (1949) шигырьләр җыентыгы;
  • «Булат шәһәре» (1950) очерклар һәм хикәяләр җыентыгы;
  • «Чинара» романы һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Мохтар (Мохтаров) Әсгать (Әскад) / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 167нче бит
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Әсгать Мохтар. Татарская энциклопедия TATARICA

Сылтамалар

үзгәртү