Эльза Исламова

җырчы (сопрано, Казан, Татарстан, Россия)

Эльза Исламова, Эльза Евгений кызы Исламова (Эльза Евгеньевна Заяри―Исламова; 1989 елның 23 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― опера җырчысы (сопрано), педагог, артист-вокалист (солист), «Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең кафедра мөдире һәм академик җырлау бүлеге укытучысы. Татарстанның атказанган артисты (2022), «Тантана» республика театр премиясе (2023) һәм халыкара дәрәҗәдәге музыка конкурслары лауреаты[1].

Эльза Исламова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Эльза Евгений кызы Заяри

Туу көне

23 февраль 1989(1989-02-23) (35 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР Казан

Эшчәнлек еллары

2007 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, педагог

Моң

сопрано

Жанрлар

опера, романслар, эстрада җырлары

Коллективлар

Мария театрының яшь опера җырчылары академиясе (Санкт-Петербург)
Казан музыка көллияте

Хезмәттәшлек

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

ТР атказанган артисты (2023)

Ellza Islamova

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Артур һәм Эльза Исламовлар. «Кави-Сәрвәр» операсыннан дуэт. Мәскәү, 2022

1989 елның 23 февралендә Татарстан АССР башкаласы Казан шәһәрендә туган. Әнисе ― башлангыч класслар укытучысы, әтисе ― рәссам, рус милләтеннән (кызына 18 яшь булганда вафат)[2][3]. 2004 елда Казанның Совет районындагы 9нчы санлы балалар сәнгать мәктәбен, 2006 елда чит телләрне тирәнтен өйрәтүче 84нче урта гомуми белем мәктәбен [4] тәмамлаган[5].

2005 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кергән. Академик вокал бүлегендә Т. М. Яковлева классында шөгыльләнгән[5]

Югары профессиональ музыкаль белеме бар: 2008 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең (академия) академик вокал факультетына укырга кергән. ТР атказанган артисты, профессор Н. П. Варшавская классында укыган. 2013 елда консерваторияне бик яхшыга тәмамлаган. КДК каршындагы опера студиясендә күп кенә спектакльләрдә һәм опера куелышларында катнашкан, чит ил, рус, татар композиторлары язган партияләрне башкарган[1].

2013 елдан ― Санкт-Петербургтагы Мария театрының яшь опера җырчылары академиясе (сәнгать җитәкчесе РФ халык артисты Лариса Гергиева[d]) стажеры һәм солисты.

2016 елда Казанга кайтып, КДК аспирантурасына, күренекле опера примасы, РФ атказанган, ТР халык артисты Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова классына укырга кергән һәм 2018 елда тәмамлаган. Фәнни эше XIX гасыр азагында Россиядә вокал сәнгатен үстерүгә кагыла. «Русская музыкальная газета»[d] материаллары буенча Россиядә вокал мәктәбенең үсешен, җырчыларын, вокал техникасын, укыту алымнарын һәм Россия җырчыларына чит илләрдә ихтыяҗ булуны анализлый[5].

2018 елның гыйнварында Харбинда (Кытай) Халыкара музыка конкурсында (ингл. International Music Competition Harbin; оештыручысы һәм генераль секретаре Петер Гроте[6]) катнашып, финалга үткән [7]. Medici.tv каналы буенча турыдан-туры трансляция алып барылган конкурста катлаулы опера партияләрен, шулай ук конкурс шартларында игълан ителгән кытай арияләре һәм романсларын һәм зур уңыш белән Рөстәм Яхин романсларын башкарган.

Зур сәхнәдә 2007 елдан бирле чыгыш ясый һәм бүгенге көндә АКШ, Кытай, Австрия, Голландия, Төркия, Азәрбайҗан, Болгария, Россия сәхнәләрендә рус һәм чит ил композиторлары әсәрләрен башкаруда зур тәҗрибәгә ия[1].

Лео Кремер[d], Павел Ландо, Ренат Салаватов, Александр Сладковский, Анатолий Шутиков, Рөстәм Абязов һәм башка күренекле дирижерлар белән эшләгән. Репертуарында лирик партияләр: «Богема»да Мими, «Турандот»тан Лиу, «Кармен»нан Микаэла, «Фауст»та Памина, Сюзанна, Иоланта, Маргарита һәм башкалар бар. Верди һәм Вагнер партияләре белән репертуарын киңәйтә. Концертмейстеры ― Татарстанның атказанган артисты Алсу Барышникова. Опера партияләре, камера әсәрләре, рус, татар һәм чит ил композиторларының романслары, халык җырларын башкара. Эстрадада актив чыгыш ясый [8].

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры опера спектакльләрендә («Кармен», «Царская невеста», «Паяцы») чакырылган солистка булып эшли, әлеге театр проектларында һәм фестивальләрдә (мәсәлән, «Үзгәреш җиле» фестивалендә) катнашып килә.

«Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире һәм академик җырлау бүлегенең 1нче квалификация категорияле укытучысы[9].

Дискография

үзгәртү

Татар опералары

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Төрле конкурсларда призлы урыннар яулаган:

  • 2009 ― «Студентлар язы» Бөтенроссия конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты
  • 2009 ― «Талантлар Берлеге» халыкара конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты
  • 2012 ― Viva Music халыкара конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты
  • 2013 ― Лисициан исемендәге халыкара конкурс (Владикавказ) ― «Камералы җырлау» номинациясендә II дәрәҗә лауреаты
  • 2015 ― TURKSOY Халыкара опера сәнгате фестивалендә катнашучы
  • 2018 ― Кытайда узган Халыкара музыка конкурсы (International Music Competition Harbin) ― дипломант
  • 2019 ― Елена Образцова исемендәге яшь опера җырчыларының Халыкара конкурсы ― лауреат
  • 2019 ― М. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы (Казан) ― II премия лауреаты («Фауст» операсыннан Маргарита ариясен башкарган)[11]
  • 2022 ― Собинов исемендәге XXXV опера җырчылары конкурсы (Сарытау) ― I премия лауреаты[12]
  • 2023 ― «Тантана» республика театр премиясе лауреаты ― музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) номинациясендә«Кави-Сәрвәр» операсында Сәрвәр роле өчен[13]
  • 2022 ― Татарстанның атказанган артисты[14]

Шәхси тормышы

үзгәртү

Кияүдә. Ире Артур Исламов (1988 елда Актанышта туган), җырчы. Кызлары Иделия[2].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Эльза Исламова. Татарстан дәүләт симфоник оркестры сайты
  2. 2,0 2,1 Рузилә Мөхәммәтова. Эльза Исламова: «Әтием әнигә Сөембикә образында портрет ясарга теләде - җитешмәде». Интертат, 4.11.2020
  3. Миляуша Кашафутдинова. Эльза Исламова-Заяри планирует организовать большой концерт. «Реальное время», 09.10.2024(рус.)
  4. МБОУ «СОШ №84 с углубленным изучением иностранных языков» Советского района г. Казани
  5. 5,0 5,1 5,2 Айрат Нигматуллин. «Сейчас дошло до того, что не осталось нормальных песен на татарском языке». Бизнес-Онлайн, 5.05.2018(рус.)
  6. Петер Гроте: «Мальтийский международный музыкальный фестиваль — подарок для острова!». Мальтийский вестник, 03.06.2019(рус.)
  7. Эльза Исламова - финал - International Music Competition Harbin (2018). Погружение в классику, 24.01.2018(рус.)
  8. Эльза Исламова. «Үзгәреш җиле» проекты сайты
  9. Исламова Эльза Евгеньевна. Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В. Аухадеева - официальный сайт
  10. Певица Исламова-Заяри рассказала о новом альбоме. RT на русском, 9.10.2024(рус.)
  11. Виктория Елфимова. Лауреат Эльза Исламова: «Я должна была доказать, что певцы из Татарстана самые лучшие». Татар-информ, 20.04.2019
  12. Конкурс конкурсов вокалистов выиграла певица из Казани. sarbc.ru, 30.05.2022(рус.)
  13. Рузилә Мөхәммәтова. «Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023
  14. На заседании коллегии Министерства культуры Президент РТ отметил государственными наградами лучших работников отрасли. Министерство культуры Республики Татарстан, 1.02.2023

Сылтамалар

үзгәртү