Ташугыз вилаяте

Төрекмәнстан вилаяте

Ташугыз вилаяте (төрекм. Daşoguz welaýaty), элекке исемнәре Ташкавыз вилаяте, Ташауз өлкәсе ― Төрекмәнстанның төньягында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Ташугыз (Ташауз) шәһәре.

Ташугыз вилаяте
Нигезләнү датасы 14 декабрь 1992
Дәүләт  Төрекмәнстан
Башкала Ташугыз
Административ-территориаль берәмлек Төрекмәнстан
Геомәгълүматлар Data:Turkmenistan/Tashauz.map
Нәрсә белән чиктәш Каракалпакстан, Ахал вилаяте, Балкан вилаяте, Ләбап вилаяте һәм Хәрәзем вилаяте
Кулланылган тел североузбекский[d]
Мәйдан 73 430 км²
Почта индексы 746300
Харита сурәте
Җирле телефон коды 22
Номер тамгасы коды DZ
Карта
 Ташугыз вилаяте Викиҗыентыкта

Атама үзгәртү

Хәзерге рәсми версия буенча, шәһәр һәм вилаять исеме «Даш огуз» кабилә берләшмәсе исеменнән, ягъни «Деде Коркут» эпосында тасвирланган «Тышкы угызлар» исеменнән алынган. Урта гасырларда борынгы төрекмәннәр-угызлар «Ич огуз» («Эчке угызлар») һәм «Даш огуз» («Тышкы угызлар») канатларына бүленгән булган.

Тарих үзгәртү

1992 елның 14 декабрендә элеккеге Ташауз өлкәсе территориясендә оештырылган. [1].

1999 елның 10 июнендә Төрекмәнстан президенты Сәфәрморат Ниязов Ташкавыз вилаяте һәм шәһәре исемнәрен үзгәртү турындагы Указга кул куйган.

«Төрекмән халкының гасырлар дәвамында нигезләнгән борынгы милли традицияләрен торгызу максатыннан, бу җирдә элек-электән дашогуз дип аталган угыз төрекмәннәренең зур төркеме яшәвен, шулай ук бу тарихи исемнәрнең дөрес кулланылмавын һәм бозылуын искә алып, Ватаныбызның җирләре һәм территорияләре исемнәрен төзәтү, яшь буында ата-бабаларыбызның данлы тарихы белән бөек горурлану һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны угызларга хас ватандарлык, батырлык, каһарманлык рухында тәрбияләү кирәклеген ассызыклап, карар бирәм: Ташкавыз вилаяте Ташкавыз шәһәренең атамасын Ташугыз вилаятенең Ташугыз шәһәре дип үзгәртергә һәм моннан соң шулай атап йөртергә ».

География үзгәртү

Көньякта Ахал, көнбатышта Балкан һәм көнчыгышта Ләбап вилаятьләре, төньякта һәм Сарыкамыш күле(рус.) аша Үзбәкстан составындагы Каракалпакстан Республикасы һәм Хәрәзем өлкәсе белән чиктәш.

Мәйданы 73,4 мең кв.км тәшкил итә. Халык саны ― 1,370,400 кеше (2005 елга).[2] Шәһәр халкы – 33%, авыл халкы – 67%. Күпчелек халык ― төрекмәннәр. Шулай ук биредә үзбәкләр, руслар, казакълар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар, татарлар һ. б. милләт вәкилләре яши. Уртача халык тыгызлыгы 1 кв. км га 19 (18,66) кеше туры килә.

Вилаять Амудәрья елгасының түбәнге агымының сул ярында, Караком чүлендә урнашкан. Җир өсте, нигездә, тигезлектән тора. Вилаятьнең төньягы Амудәрья елгасының иске үзәне һәм дельтасына, Сарыкамыш казанлыгы, Устюрт платосының читенә туры килә.

Климат үзгәртү

Климат кискен континенталь. Җәй эссе һәм коры, кыш җылы. Июльнең уртача температурасы (Ташугызда) 29,2°С, гыйнвар –2,2°. Еллык явым-төшем 100-150 мм.

Территориянең күп өлеше ком һәм соры туфрак белән капланган һәм Арал диңгезенең экологик афәте нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохитнең җитди бозылуын кичерә. Туфракның тозлы булуы меңләгән квадрат километр авыл хуҗалыгы җирләренең җимерелүенә китергән.

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

 
Ташугыз вилаяте Төрекмәнстан картасында куе кызыл төс белән аерылган

Ташугыз вилаятенә 7 әтрап һәм 9 шәһәр керә.[3][4][5]

Шәһәрләр
7 әтрап
  • Актүбә әтрабы ― административ үзәге Актүбә шәһәре
  • Булдымсаз әтрабы ― Булдымсаз шәһәре
  • Күруглы әтрабы ― Күруглы шәһәре
  • Көһнә Үргәнеч әтрабы ― Көһнә Үргәнеч шәһәре
  • Шабат әтрабы ― Ниязов шәһәре
  • Руһубелент әтрабы ― Руһубелент бистәсе
  • Сәфәрморат Төрекмәнбашы әтрабы ― Сәфәрморат Төрекмәнбашы ис. шәһәр
 
Ниязов шәһәренә керү юлындагы áрка

Икътисад үзгәртү

Вилаять Төрекмәнстанда мамык игү һәм терлек үстерүнең төп өлкәләренең берсе булып тора. Икътисадта җиңел һәм азык-төлек сәнәгате алдынгы урында. Төп сәнәгать тармаклары: мамык чистарту, май әзерләү, ит-сөт җитештерү, металл эшкәртү (нигездә, ремонт предприятиеләре), төзелеш материаллары җитештерү предприятиеләре. Эре предприятиеләр Ташугызда урнашкан. Берничә әтрап (район) үзәгендә мамык чистарту буенча заводлар, Иске Үргәнечтә сөт заводы эшли. Регион электр энергиясен Такыяташ җылылык электр станциясеннән (Үзбәкстан) ала.

Чәчү мәйданнарында мамык, күпьеллык үләннәр, бөртекле культуралар (дөге, арпа, солы), кунжут, Яшелчә культуралары, бәрәңге игелә. Бакчачылык (өрек, алма, шәфталу, айва, армут) үсеш алган, йөзем бакчалары бар.

Терлекчелек каракүл тире үстерүдә махсуслаша. Оазисларда мөгезле эре терлек һәм ат, сарык (нигездә каракүл сарыклары), кәҗәләр, чүлдә дөяләр үстерелә. Ефәкчелек тармагы гамәлдә.

Автомобиль юлларының озынлыгы 1000 км. Аэропорты(рус.) бар. Ташугыз вилаятендә музыкаль-драма театры, Иске Үргәнч тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, гомуми белем бирү мәктәпләре, урта махсус уку йортлары, клублар, китапханәләр бар.

Ташугыз вилаятендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Көһнә Үргәнеч [6] һәм Бутентау археология һәйкәле урнашкан. [7][8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://rosreestr.ru/upload/Doc/19-upr/%D0%91%D1%8E%D0%BB%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%B5%D0%BD%D1%8C%20%D0%A1%D0%9D%D0%93.zip 2018 елның 16 апрель көнендә архивланган. Изменения географических названий Туркменистана
  2. Statistical Yearbook of Turkmenistan 2000-2004, National Institute of State Statistics and Information of Turkmenistan, Ashgabat, 2005.
  3. Türkmenistanyň Mejlisi (2010–2018). "Türkmenistanyň dolandyryş-çäk birlikleriniň Sanawy". Türkmenistanyş Mejlisiniň Karary. Ashgabat.  This document is reproduced online at https://wiki.openstreetmap.org/wiki/Districts_in_Turkmenistan.
  4. Административно-территориальное деление Туркменистана по регионам по состоянию на 1 января 2017 года. әлеге чыганактан 2018-07-08 архивланды. 2022-11-05 тикшерелгән.
  5. Изменения в административно-территориальном делении Дашогузского велаята (Changes in the Administrative-Territorial Division of Dashoguz Province) (17 June 2016).
  6. Kunya-Urgench. UNESCO World Heritage Center. UNESCO.
  7. Brummell, Paul (2005) (in en). Turkmenistan. Bradt Travel Guides. pp. 180–181. ISBN 978-1-84162-144-9. 
  8. (2003) «Arkheologicheskii Compleks Butentau». Arkheologia Priaral'ya 6: 32–59.

Сылтамалар үзгәртү