Самарцево (Зәй районы)

Татарстанның Зәй районы авылы, Россия
(Самарсау битеннән юнәлтелде)

Самарцево (рус. Самарцево) ― Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авыл советына караучы, хәзер юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2020 елда 1 хуҗалыкта 1 кеше исәптә тора[1].

Самарсау
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Координатлар 55°19'тн, 51°51'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423518
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Самарцево

Почта индексы — 423518.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3]

География үзгәртү

Авыл Дала Зәе елгасының сулъяк кушылдыгы Имәнле елгасының урта агымында, аның сул ярында, Имәнлебаш һәм Кече Пальчиково авыллары арасында, Зәй тимер юл станциясеннән 15 км, Яр Чаллы пристаненнән 75 км ераклыкта урнашкан. Координаталар: киңлек 55.365325, озынлык 51.852920[4].

Демография үзгәртү

Халык саны [5][6]
1858 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2020
77 273 269 119 141 159 112 49 19 6 3 1[1]

Төп халык ― руслар.

Тарих үзгәртү

Авылның беренче исеме Степановка булган. Аны XIX гасыр башында ук җирбиләүче алпавыт Е. С. Самарцева тарафыннан Идел елгасының уңъяк ярыннан күчерелгән крестьяннар нигезләгән. Башта авыл халкы алпавыт крестьяннары категориясенә керә. XIX гасыр башында, 1803 елның 20 феврале канунына нигезләнеп, Е. С. Самарцева үз инициативасы белән, күчереп утыртылган крестьяннарының бер өлешен крепостнойлыктан азат иткән, аларга хуҗалык башына 11әр дисәтинәдән җир бүлеп биргән. Әлеге категориягә керүче крестьяннарны ирекле иген игүчеләр (рус. вольные хлебопашцы) дип атаганнар. Ирекле икмәк игүчеләр разрядына күчерелмәгәннәре XIX гасырның беренче яртысында коллежский асессор А. С. Самарцев, майор А. П. Макеевныкы була [6].

Соңрак яңа оешкан торак пунктка җирле крестьяннар (мәсәлән, Югары Уратмадан) күчеп утыра башлый.

1858 елда уздырылган X ревизия мәгълүматлары буенча, авылда 15 хуҗалыкта ике җенестән 77 кеше яшәгән.

1870 елда 14 хуҗалыкта ике җенестән 95 кеше (55/40) яши, авылның су тегермәне булган.

Самарцево авылы ― Имәнле елгасының тегермәннәр кору өчен яраклы биек ярында урнашкан; җирнең көнчыгыш чиге буйлап Зәй елгасы ага. Имана җирләре ревизиядә исәпкә алынган 45 кешегә атап бирелгән. Әлеге җирләр 1 генә урында тупланган, авыл үзе имана җирләренең көньягында урнашкан. Җирләрдәге үзгәрешләр: көтүлек һәм болыннарның бер өлеше сөрелгән. Басулар Имәнле һәм Зәй елгаларының авыш битләвендә урнашкан, авылдан 2 чакрымга кадәр ераклыкта. Туфрагы – кара туфрак. Кырларда ел саен чокырлар тирәнәя бара. Авылда 3 җилгәргеч бар. Мал-туар бөтен болыннарда йөртеп көтелә, көтү көтәргә һәрберсенә 1,5 сум түләү шарты белән 8 яшүсмер яллана. Авыл кешеләренең игенчелектән тыш кайбер кәсепләре: авылга күрше алпавыт утарларында түләүле эшләр башкару: язын ― 20-25 тиен, җәен ― 30-35 тиен, көзен һәм кышын ― 15-20 тиен түләү шарты белән; кайбер хуҗалыклар йөк ташу (извоз) белән шөгыльләнә, алар 30 километрга 18-20 пот йөк илткән өчен 45-55 тиен ала[7].

1906 елда авылда икмәк запасы магазины, 2 бакалея кибете булган, 35 хуҗалыкта ике җенестән 221 (111/110) кеше яшәгән.

1914 елдагы хуҗалык буенча исәпкә алу вакытында Никольское авыл җәмгыятенә караган Самарцево (Степановка) авылында 49 крестьян хуҗалыгы исәпләнгән, авыл халкы ике җенестән 273 (133/140) кеше булган, ирекле иген игүчеләр категориясендә, милләте буенча руслар[7].

Авылда җирсез хуҗалыклар булмаган. XX гасыр башында авыл җәмгыятенең 370 дисәтинә җире булган[5]. 3 хуҗалыкка 3 дисәтинә, 7 хуҗалыкка 3-5, 30 хуҗалыкка 5-10, 7 хуҗалыкка 10-15, 2 сенә 15-20 дисәтинә җир кишәрлеге (сөрүлек җирләр, болын һ. б.) туры килгән. Чынбарлыкта, 4 хуҗалык 3 дисәтинә, 8 хуҗалык 3-5, 28 хуҗалык 5-10, 7 хуҗалык 10-15, 2 хуҗалык 15-20 дисәтинә җиргә ия булган. Имана җиренең зурлыгы гаиләдә ничә ир-ат җенесеннән кеше теркәлүгә бәйле булган.

Аты булмаган 13 хуҗалык, 1 аты булган 29, 2 аты булган 7 хуҗалык исәпкә алынган. 11 хуҗалыкның сыеры булмаган, 34 хуҗалык 1 әр, 4 хуҗалык 2 шәр сыер асраган. Авылда умартачылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар булмаган. 8 хуҗалыктан 9 эшче кулы читкә йөреп эшләгән, йөк ташу яки урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрчелек белән шөгыльләнгән[8].

1910 елда ике сыйныфлы катнаш мәктәп ачыла (беренче укытучы ― А. И. Котлова). Авыл Иске Пальчиково авылының Никольский чиркәве мәхәлләсенә караган[6].

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Тәкмәк волостена, 1920 елдан соң Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннарына караган. 1930 елдан Ширәмәт, 1935 елдан Зәй, 1963 елдан Чаллы, 1972 елдан Зәй районнары составында[5].

1929―1930 елларда авылда Семён Будённый исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оеша.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка киткән 102 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала, сан Иске һәм Кече Пальчиково авыллары белән бергә).

1950 елның июлендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, Буденный исемендәге (Самарцево), «Объединение» (Иске Пәлчикәү), «Кызыл Зәй» (Кече Пальчиково), «Кызыл Юл» (Кызыл Юл) колхозлары бер хуҗалыкка берләштерелә, яңа хуҗалыкка «Объединение» исеме бирелә.

1958 елның апрелендә Самарцево «Коммунизмга юл» (1992 елдан «Татарстан», үзәге Югары Шепкә авылы) күмәк хуҗалыгына керә. Беренче рәисе – В. Сабанаев.

Авыл юкка чыгу стадиясендә: 2020 елның июлендә авылда 1 хуҗалыкта 1 кеше яши дип теркәлгән[9].

Кызыклы факт үзгәртү

1977 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты экспедициясе Самарцево янында өч урында бура (ru) һәм имәнкискә (ru) мәдәниятләренә караучы борынгы керамика фрагментлары таба[10].

Әдәбият үзгәртү

  • Самарцево. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 206-207.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Верхнешипкинское сельское поселение. О поселении. 2021 елның 12 август көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы
  2. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  3. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  4. Урочище Самарцево. Заинск на карте
  5. 5,0 5,1 5,2 История деревни Самарцево. Татары без границ
  6. 6,0 6,1 6,2 Самарцево. Tatarica. Татарская энциклопедия
  7. 7,0 7,1 Самарцево / Степанока. Всероссийское генеалогическое древо(рус.)
  8. Подворная перепись крестьянского хозяйства Уфимской губернии. Мензелинский уезд / Зав. стат. отделом М. П. Красильников. Уфа: Электр. типография тов. «Печать», 1913. — 264 с.
  9. Верхнешипкинское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-08-12, retrieved 2021-09-22 
  10. Самарцево. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С. 206-207