Имәнле (Зәй кушылдыгы)

елга (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Имәнле (рус. Именлинка[1], Мельнинская[2][3], Мильнинка[4]) ― Татарстанның Зәй районы территориясеннән агучы кече елга, Дала Зәе елгасының сулъяк кушылдыгы. Озынлыгы 11,8 км. Су бассейны мәйданы 42,6 кв. км.

Имәнле
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°23'11.0"тн, 51°51'59.4"кнч
РДСР 10010101512111100029690
Нинди сулыкка коя Дала Зәе Edit this on Wikidata
Карта

География үзгәртү

Елга Имәнлебаш авылыннан көньяк-көнбатышка таба 5 км читтә, Бөгелмә платосының Уратма урманында диңгез өсте тигезлегеннән 150 метр биеклектә башлана. Дала Зәе елгасына, аның 42нче километрында, Иске Пальчиково авылын узгач, сул яктан килеп ушыла. Елга башының абсолют биеклеге ― 160 м, елга тамагының абсолют биеклеге – 57 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы ― 36%.

Елга агымының юнәлеше — көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба. Ярлары сөзәк, кәсләнгән. Елга башы белән тамагы биеклекләре арасында аерма зур булу сәбәпле, агымы шактый көчле. Җир асты һәм кар сулары, яңгыр суы белән туена. Елга агымы барышында аңа озынлыклары 2,8 һәм 4,9 км булган ике инеш кушыла. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 98 мм, ташу вакытында агым катламы 69 мм. Язгы ташу гадәттә март азагы – апрель башында башлана [5]. Елганың югары агымында урман һәм уң ярында куаклыклар бар. Төбе күбесенчә комлы, сирәк кенә борынгы катламнарга атмосфера явым-төшемен фильтрацияләүче су үткәрмәүчән катлам да очрый. Елга бассейнында шактый тирәндә (900―1400 метр тирәнлектә) Уратма ташкүмер (соры ташкүмер) чыганагының дәвамы булган, сыйфаты белән Мәскәү асты һәм Киҗел бассейннары күмере белән охшаш булган күмер яткылыклары табылган. Шулай ук нефть яткылыгы катламы да бар[6].

Суы бик каты: 9-12 мг-экв/л язын һәм 12-20 мг-л кышын һәм җәен. Гомуми минерализация 300-400 мг/л язын һәм 1000 мг/лдан артык кышын һәм җәен. Су ресурслары хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла[7].

Объектлар үзгәртү

Имәнле елгасы буенда Зәй районы Югары Шепкә авыл җирлегенә караучы Имәнлебаш (126 хуҗалыклы авыл), Самарцево (1 хуҗалыклы авыл), Кече Пальчиково (18 хуҗалыклы авыл) авыллары урнашкан[8]. 1917 елгы революциягә кадәр Имәнле елгасы уйсулыкларында Минзәлә өязе дворяннарының соңгы предводителе алпавыт Б. В. Пальчиковның утары булган. 1877 елда Самарцево авылы янында Имәнле елгасында су тегермәне булган[9].

Елга бассейнындагы авыл хуҗалыгы җирләре элекке «Татарстан» күмәк хуҗалыгына (үзәге Югары Шепкә авылы), 1997 елдан «Имәнлебаш» СХПКга[10] караган. 2004 елдан ― «Зәй» агрофирмасы җирләре[11].

Имәнлебаш авылы янында кечкенә буа урнашкан.

Елганы Имәнлебаш авылы янында Сокрау (← Чистай, Түбән Кама →) ― Зәй асфальт юлы кисеп үтә.

Гидроним үзгәртү

Имәнле елгасы атамасы татар телендәге агач үсемлеген белдерүче Имән сүзеннән (фитоним) ясалган[12].

Чыганаклар үзгәртү

  • Имянлебаш (Имәнлебаш). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 224. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  • Именлинка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 119.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Имянлебаш (Имәнлебаш). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 224. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Имянлебаш. Tatarica. Татарская энциклопедия
  3. Река Мельнинская. verum.wiki/
  4. Токмакская волость. Пальчикоко / Отрада. Генеалогический форум ВГД, 8.07.2020
  5. Именлинка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  6. Именлинка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 119
  7. Гидроним Именлинка. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
  8. Верхнешипкинское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-08-12, retrieved 2021-08-13 
  9. Токмакская волость. Самарцево /Степановка. forum.vgd.ru, 15.11.2018(рус.)
  10. Югары Шепкә авыл җирлеге. 2021 елның 12 август көнендә архивланган. Зәй муниципаль районы порталы, 6.07.2020
  11. Верхние Шипки. Tatarica. Татарская энциклопедия
  12. Имянлебаш. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ